Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423520, г. Заинск, ул. Ленина, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)-587-50-08 |
| E-Mail: | Gt.Zai@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» |
| Руководитель: | Мухаметханов Марат Фаимович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 372 обучающихся |
| У нас учат: | 28 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Кояшкай" мәктәп яны лагере 27.06.2025

Буген лагерьга йөруче балалар өчен "Бәхетле гаилә - бәхетле киләчәк" дигән бәйге уздырылды . Төшке аштан соң концерт номерлары, дискотека оештырылды. Балаларга призлар, бүләкләр тапшырылды. Лагерь сменасы тәмамланды.
-
Конкурс "Вместе против коррупции!" 27.06.2025

Генеральной прокуратурой Российской Федерации организовано проведение Международного молодежного конкурса социальной антикоррупционной рекламы «Вместе против коррупции!», в котором участвует молодежь из всех государств мира.
Прием конкурсных работ осуществляется с 1 мая по 1 октября 2025 года на сайте конкурса (www.anticorruption.life).
На указанном сайте размещены Правила проведения конкурса, которые доступны на всех официальных языках Организации Объединенных Наций.
Подведение итогов конкурса планируется приурочить к Международному дню борьбы с коррупцией (9декабря).
Согласно п. 6.1 Правил проведения конкурса победители и призеры награждаются почетными медалями с соответствующей символикой, сувенирной продукцией, электронными сертификатами, а также иными призами, определяемыми организатором и соорганизаторами конкурса.
Учитывая изложенное, Казанская межрайонная прокуратура информирует о возможности принять участие в данном мероприятии. -
"Кояшкай" мәктәп яны лагере 25.06.2025

"Кояшкай" мәктәп яны лагере буген "Җәйге нурлар" темасы астында узды. Балалар өчен 41 нче янгын сүндерү частена экскурсия оештырылды. Төшке аштан соң, шахмат буенча турнир, ә вожатыйлар өчен "Интуиция" дигән уен үтте.
-
Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г. Кәримов БДИда 100 балл җыйган укучылар белән тантаналы очрашу үткәрде 25.06.2025

2025 елның 25 июнендә Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г. Кәримов МБГБУ «Р. Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе»нең БДИда 100 балл җыйган Сираҗиева Азалия, Әхмәтҗанова Алсу, аларның әти-әниләре һәм укытучылары белән тантаналы очрашу үткәрде.
Яшь талантлар үзләренең тәэсирләре һәм киләчәккә планнары белән уртаклаштылар. Рәзиф Галиевич кызларның югары әзерлек дәрәҗәсен һәм тырышлыгын билгеләп үтте, мондый казанышлар бөтен яшьләр өчен үрнәк, шәһәребез һәм районыбызның горурлыгы булып тора, дип ассызыклады.
Ата-аналар һәм укытучылар талантлы укучыларга ярдәм күрсәткәннәре һәм аларны үстерү өчен шартлар тудырганнары өчен рәхмәт белдерделәр.
Чара тантаналы рәвештә бүләкләр тапшыру һәм яңа җиңүләр һәм уңышлар теләү белән тәмамланды. -
"Кояшкай" мәктәп яны лагере 24.06.2025

Бүген, 24 нче июньдә мәктәп яны лагере "Дуслык нурлары" темасы астында үтә. Иртәнге линейкада "Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз!" дигән тема буенча әңгәмә узды. Шулай ук, "Без наркотикларга каршы!" дигән рәсем бәйгесе оештырылды.Балалар өчен вожатыйлар куркынычсызлык кагыйдәләре буенча видеороликлар күрсәтте. Төшке аштан соң, "Яшәү мәгънәсе-сәламәт булу!" дигән спорт уеннары үтте.
-
"Кояшкай" мәктәп яны лагере 23.06.2025

Бүген мәктәп яны лагеренда линейка РФ һәм ТР гимннарын җырлаудан башланып китте. Һәр отрядның командиры рапорт тапшырды, аннары, зарядкадан соң, балалар иртәнге ашны ашарга барды. Шулай ук, көн дәвамында балалар "Дулкын" бассейнына су коенырга, балалар иҗат йортына һәм "Ялкын" музеена экскурсиягә бардылар.
-
22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне 21.06.2025

22 июнь - тарихыбызның иң фаҗигале даталарының берсе.
1941 елның 22 июне кешелек тарихында иң дәһшәтле сугыш - Бөек Ватан сугышы бащланган көн. Быел фашистлар Германиясен тар - мар итүнең 80 еллыгы билгеләп үтелде. Дүрт ел дәвам иткән сугыш Җиңү белән тәмамланса да , сугыш башланган көн илебезгә Хәтер һәм кайгы көне буларак ел саен билгеләп үтелә.
Шул уңайдан , ял һәм хезмәт лагерена йөрүче укучылар белән , һәйкәл янында булдык. Һәйкәл яны җирлеген чистарттык, тырмаладык , чәчәклектән чүпләр утадык.
Батырларыбызны искә алып, бер минут тынлык оештырдык, алар истәлегенә чәчәкләр куйдык. -
"Кояшкай" мәктәп яны лагере 20.06.2025

Буген лагерь "Җиңү нурлары" дигән темага багышланган иде. Иртәнге линейка һәм зарядкадан соң, вожатыйлар балалар өчен Интернет буенча куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде. "Энергетик" мәдәният йортында Хәтер көненә багышланган чарада катнаштылар. Аннары балалар саф һавада уеннар уйнады.
-
"Кояшкай" мәктәп яны лагере 19.06.2025

Буген лагерь "Юлдаш нурлары" дип аталды. Балалар өчен юлда йөрү һәм җәмгыять урыннарында үз - үзеңне тоту кагыйдәләре буенча әңгәмә узды. "Энергетик" мәдәният йортында чара узды. Төшке аштан соң балалар "Космос "кинотеатрына фильм карарга барды.
-
"Кояшкай" мәктәп яны лагере 18.06.2025

"Кояшкай" исемле мәктәп яны лагере "Сәламәтлек нурлары" темасы астында үтте. Иртәнге линейка сәламләү һәм котлаудан башланды. Төшке ашка кадәр шахмат буенча турнир узды. Аннары "Тылсымлы сандык" дигән викторина булды . Балалар халык әкиятләрен сәхнәләштерде. Төрле сорауларга җавап бирде.











