МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2017

Бүген Халыкара укытучылар көне! Барлык укытучыларыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез. Сезгә сәламәтлек, гаилә бәхете, эшегездә сабырлык һәм иҗади уңышлар, тырыш һәм аңлаучан укучылар телибез.
-
Өлкәннәрне котлау! 04.10.2017

Мәктәп укучылары үзләренә беркетелгән ялгыз өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләделәр. Ярдәм акциясе уздырдылар
-
Өлкәннәр белән очрашу! 04.10.2017

Бүген мәктәп укучылары мәчеткә йөрүче өлкәнннәр белән очрашу оештырды. Мәчет имам хатыйбы Кадыйров Равил абый укучыларга бик тә гыйбрәтле вәгазләр сөйләде, әхлаклылык турында бәян итте. Очрашу бергәләп чәй өстәле янында тәмамланды.
-
Туризм буенча ярышта 28.09.2017

Мәктәпнең яшь туристлары Яшел Үзән шәһәрендә узган җәяүле туризм буенча ярышларда катнашып кайттылар. 8-9 класс укучыларыннан торган 8 кешелек команда призлы урын ала алмасалар да, ирешелгән нәтиҗәләре куанырлык - 4-5 урыннар. Әлбәттә туризм белән җитди шөгыльләнүче "Бригантина", спорт мәктәпләре белән көрәшүе авыррак шул. Шулай да 6 кыз, 2 егеттән торган командабыз үзләрен көчлеләр рәтендә булуын күрсәтә алды. Афәрин, укучылар!
-
Чишмәләр чистарту акциясе бара 22.09.2017

Мәктәбебезнең 8 класс укучылары һәр эштә актив. Менә чишмә яннарын чистарту акциясенә дә алар беренчеләрдән булып кушылды. Класс җитәкчеләре Гафиятуллина Ә.Г җитәкчелегендә "Бәйрәш" чишмәсе буен чистартты алар. Афәрин, кызлар, егетләр! Чират кайсы класста булыр икән?
-
Белем көне 02.09.2017

1 нче сентябрь - Белем көне. Безнең мәктәптә дә әлеге бәйрәм тантаналы төстә узды. Гомуми бәйрәм чарасыннан соң классларда Белем дәресләре узды.
-
Бөтенрәсәй семинарында катнашучыларны каршы алдык 08.08.2017

Кичә авылыбызда татар теле укытучыларының Бөтенрәсәй семинарында катнашучылар кунакта, экскурсиядә булып китте. Алар К.Насыйри исемендәге архитектура этнография музеенда булдылар. Кунакларны каршы алу һәм чәй белән кунак итүдә мәктәп коллективы да актив катнашты.
-
Мәктәп бакчасында эш җәен дә гөрли 02.08.2017

Укучылар график нигезендә мәктәп бакчасында җәйге практика узалар. Үзләренә кышын ашарлык яшелчә үстерәләр. Мәктәп территориясендә матур чәчәкләр үстерәләр. Өлгергән җиләк-җимешне җыюда катнашалар.
-
Балалар сабантуе
14.07.2017
Мәктәп укучылары авыл мәдәният йорты оештырган балалар сабантуенда катнаштылар. Укучылар уеннарда гына гына катнашып калмыйча, килгән кунакларга әкият-тамаша да күрсәттеләр. Бәйрәм күңелле узды!
-
Чыгарылыш кичәсе узды 23.06.2017

Бүген 9 класс укучыларына аттестатлар тапшырылды. Барлык укучылар да имтиханнарын уңышлы тапшырып документлы булдылар. Чыгарылыш кичәсенә җыелган укучылар, әти-әниләр, укытучылар матур оештырылган кичәнең шаһите булдылар.












