МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Казанда-ярминкәдә! 25.09.2016

Шимбә көнне Казанда уку йортларының авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Әлеге чарада безнең мәктәп тә үз бакчасында үстергән яшелчә, җиләк-җимешләре белән катнашты. Казан халкы бигрәк тә безнең алмаларны яратып, бик тиз арада алып та бетерде.
-
Мәдәни көндәлек 16.09.2016

Башлангыч класс укытучылары Замалиева Ф., Шигабетдинова Г. "Мәдәни көндәлек" дәресе уздырды. Укучылар Татарстан, Яшел Үзән ягы мәдәнияте турында сөйләштеләр. Дәрес ахырында китапханәче Шәйхиева Г. укучыларга мәдәни көндәлекләрне өләште. Әлеге көндәлекләр укучыларга туган ягыбызның мәдәниятен тагын да тирәнтенрәк өйрәнергә, якыннанрак танышырга мөмкинлек бирер.
-
Белем көне белән! 01.09.2016

Барлык укытучыларны, укучыларны яңа уку елы белән тәбрик итәбез. Эшегездә һәм укуларыгызда уңышлар телибез!
-
Мәктәп дәрәҗәле кунаклар кабул итте 26.08.2016

Укытучыларның август киңәшмәсе кысаларында шәһәр һәм район мәктәпләре директорлары безнең мәктәптә кунак булдылар. Алар мәктәп тормышы белән якыннан таныштылар. Кабинетларда булдылар, күргәзмә белән таныштылар, мәктәп бакчасы буенча экскурсия ясадылар.
-
15 май-СПИД корбаннарын искә алу көне 17.05.2016

Бүген мәктәптә "СПИД-замана афәте" дигән тема астында ачык класс сәгате узды. Класс җитәкчесе Абзалина Л.Р. укучыларга кызыклы мәгълүматлар җиткерде, видеофильмнардан өзекләр күрсәтте. Шулай ук "СТОПСПИД" дигән хэштек астында акция узды.
-
"Минем гаиләм" - башлангыч классларда тәрбия сәгате 13.05.2016

Башлангыс класс укытучылары Замалиева Ф.Г., Шигабетдинова Г.Ф. "15 май- гаилә көне" нә карата тәрбия сәгате уздырды. Укучылар укытучылары сөйләгәнне генә тыңлап калмыйча, үзләре дә гаиләләренең шәҗәрәләрен төзеп карадылар.
-
Республиканский урок "Урок семьи" 13.05.2016

Сегодня в школе прошел Единый урок на тему "Семья и семейные ценности".
-
Татар әдәбиятыннан ачык дәрес 29.04.2016

Татар теле укытучысы Кәбирова Г.Р. 7 класс укучылары белән мәктәп укытучылары өчен ачык дәрес күрсәтте.
-
Урок "Хартия Земли" 27.04.2016

В школе прошли классные часы под темой "Хартия Земли в Татарстане"
-
"Тукай безнең йөрәкләрдә" - мәктәп эчендә сәнгать смотры 21.04.2016

Бүген мәктәп укучылары Г.Тукайның тууына 130 еллыгына багышланган әдәби-сәнгать бәйге-смотрында көчләрен сынады. Һәр класс бәйгегә Г.Тукай әсәрләре буенча үзенчәлекле чыгышлар әзерләгән иде. Монда Тукайның шигырьләре дә, җырлары да, әкиятләре дә яңгырады, Тукайга багышлап театраль күренешләр дә күрсәтелде, биюләр дә куелды.
Гомумән алганда һәр класс уйланылган, эчтәлекле чыгышлар күрсәтте. Ә жюри исә иң-иңнәрне билгеләп барып, 26 апрель көнне аларга җиңүче диплом, грамоталарын тапшырачак.












