Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420107, Республика Татарстан, г. Казань, Вахитовский район, ул. Спартаковская, д. 53 |
| Телефон: | +7(843)-238-90-64 |
| E-Mail: | Aygyul.Mardanova@tatar.ru, mbdou24vahit@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №24" |
| Руководитель: | Марданова Айгюль Абдельганиевна |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 60 воспитанников, иностранных граждан 0 |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
Көз бәйрәме.⠀ Уртанчылар төркеме
01.11.2025
Җырлап-биеп, күңел ачып үткәрдек бәйрәмебезне.⠀
Уеннар да уйнадык, шигырь дә сөйләдек.⠀
⠀
Витаминнарга бай винегреттан да авыз иттек.⠀
Барсы да видеода. -
Гәүһәр проекты
31.10.2025
Балалар үзләрен сәхнәдә тотарга, сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнәләр.
Репетицияларда шулай күңелле бездә. -
Барлык һөнәрләр дә яхшы!⠀
30.10.2025
Әлеге атнада шушы тема буенча эшлибез.⠀
Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме, тәрбиячеләре – Лилия Фаизовна белән кухняга экскурсия ясадылар.⠀
⠀Экскурсияне максаты:⠀
- балаларның бакча пешекчесенең хезмәте турында күзаллауларын баету;⠀
- бу һөнәргә хөрмәт хисе тәрбияләү.⠀Шәфкать туташы, Әминә Әмирҗановна, балаларга азык-төлекне дөрес саклау, табак-савытларны юу һәм саклау кагыйдәләре турында сөйлә үтте. ⠀
Пешекчебез Вера Витальевна кухнядагы кирәк - яракларны, аларның ничек эшләгәнен күрсәтте.⠀
Өстәлгә тәмле сый-нигъмәт килгәнче, нинди юллар үткәне, пешекче һөнәренең җаваплылыгы турында тагын да күбрәк белә хәзер балалар! -
Кечкенәләребездә көз бәйрәме
29.10.2025
Җырлап-биеп, шигырьләр сөйләп, уйнап, шаярып һәм көлеп үткәрдек бәйрәмне!⠀
⠀
Күңелле булды! -
I урынны яуладык
25.10.2025
Сара Садыйкова исемендәге "Калфаклы сандугач" татар җыры һәм музыка уен коралларының XIII төбәкара ачык фестиваль - конкурсында чыгыш ясадык.⠀Зәлия Фәнисовна җитәкчелегендәге "Мәрҗән" ансамбле "Туган авылыма" җыры белән чыгыш ясап, I дәрәҗәле диплом белән бүләкләнделәр.⠀Махсус бүләк тә тапшырдылар аларга: ⠀"Шәһри Казан" газетасына ярты еллык язылу!⠀
⠀
Чын күңелдән котлыйбыз!⠀
Иҗади уңышлар, яңадан-яңа үрләр яулауларын телибез!⠀



-
Кечкенәләребездә музыка шөгыле
15.10.2025
Ничек сөенеп, шатланып кабатлый алар апалары артыннан.
Самими һәм ихлас балачак. -
Сәхнәдә һәм сәхнә артында
15.10.2025
Сәхнә артындагы тормыш кызыграк та була күп вакыт.
Бәйгеләргә әзерлек менә шулай күңелле үтә бездә!
Мавыктыргыч, файдалы, рәхәт яллар телибез сезгә.Яңа эш атнасына җитәрлек көч туплап, бөтен булган эшне паузага куеп ял итегез. -
"Юный грамотей" түгәрәге.⠀ Җитәкчесе – Лилия Фаизовна.⠀
14.10.2025
Түгәрәктә балалар:⠀
хәрефләр һәм авазлар белән уен формасында танышалар,
сүзләрдәге авазларны ишетергә һәм аерырга өйрәнәләр (уку өчен төп күнекмә!)⠀
сүз байлыгын арттыралар
бәйләнешле һәм дөрес сөйләм формалаштыру өстендә эшлиләр⠀
фикерләү һәм хәтер үсеше
анализлау һәм чагыштыру сәләтен үстерү һ.б.⠀
⠀
Балаларны мәктәпкә әзерләү, аларның белем һәм күнекмәләрен баету өстендә эш алып барыла биредә.⠀
Барсы да уен аша, балаларга аңлаешлы телдә үткәрелә. ⠀ -
Хореография түгәрәге.⠀ Җитәкчесе – Зәлия Фәнисовна.⠀ ⠀
13.10.2025
Хореография ул:⠀
координация һәм тигезлек, ⠀
җитезлек һәм сыгылмалылык, ⠀
ритм хисе⠀
хәтер һәм игътибар һ.б.⠀
Хореография белән шөгыльләнү физик һәм акыл үсешенә дә уңай йогынты ясый!⠀
Яхшы кәеф чыганагы булып та тора. -
"Гәүһәр" проекты кысаларында беренче дәрес!
11.10.2025
Проект барышында, бакчабызның остазы, Кариев театры артисты Булат Гатауллин булачак.
Беренче дәрестә балалар белән танышу, кемнең нинди һөнәре, нинди осталыклары булуы хакында әңгәмә булды. Балалалар биеде, җырлады, музыка уен коралларында уйнап күрсәтте.Барсы бергә тизәйткеч тә өйрәнеп алдылар.
Ахырда Булат абыйлары аларга үзенең җырын бүләк итте.
Беренче дәресебез шулай үтте.


Алга таба да яңалыклар белән таныштырып барырбыз сезне.










