МБДОУ «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420107, Республика Татарстан, г. Казань, Вахитовский район, ул. Спартаковская, д. 53 |
Телефон: | +7(843)-238-90-64 |
E-Mail: | mbdou24vahit@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №24" |
Руководитель: | Марданова Айгюль Абдельганиевна |
Год основания учреждения: | 1962 |
У нас учатся: | 60 воспитанников, иностранных граждан 0 |
У нас учат: | 4 педагога |
МБДОУ «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"ШАЯН ТВ" да кунакта!
23.04.2025
Хәтерлисезме?
Яңа җыр өйрәнәбез дип язган идек.
Өйрәнеп бетереп, "ШАЯН ТВ" каналы өчен яздырып кайттык ул композициянеҖиңү шатлыгы
Эльвира Сафина сүзләре
Ләйсән Арсентьева көе
"Мәрҗән" ансамбле башкара
Безнең балаларны "Сәйлән" проекты кысаларында күрергә мөмкин булачак. -
Безнең балалар "Шаян ТВ" да!
22.04.2025
"ШАЯН ТВ" – балалар өчен, татар телендә эшләүче телеканал.⠀
Мультфильмнар, кызыклы бәйгеләр, мәдәни һәм фәнни тематикадагы тапшырулар – барсы да
"ШАЯН ТВ"да.⠀
⠀
Бакчабыз балалары анда еш кунак.⠀
Фотодагы малайлар һәм кызларның шигырь сөйләгәннәрен, бәлки сез дә күргәнсездер.⠀
⠀
Әле күптән түгел генә без кабат "ШАЯН ТВ" студиясендә булып кайттык.⠀ -
ИЗО түгәрәге
22.04.2025
Уртанчылар түгәрәктә гадәти булмаган ысуллар ярдәмендә ваза һәм чәчәкләр ясадылар
Төрле кул эшләнмәләре, рәсемнәр ясау - балаларның иҗади фикерләвенә, вак моторика үсешенә, бер урында утырып тора алу күнекмәләрен формалаштыруга, матурлыкны күрә һәм тоя белү сәләтен үстерүгә уңай йогынты ясый.⠀
⠀
Түгәрәкнең җитәкчесе:⠀
Фазуллина Ландыш Хәмитовна⠀ -
Казанга Тукай кайткан!
21.04.2025
Коллективыбыз һәм бакчабыз ата-аналары белән әлеге спектакльне карап кайттык.
Барсын да беләбез кебек иде шагыйрь турында...спектакль барышында, күпчелек бу фикереннән кире кайткандыр.⠀
Тамашачы өчен гадәти булмаган Тукай образы ачыла.⠀
Гадәти булмаган...ләкин тормышчан һәм чын.
Кемдер мондый Тукайны кабул итә, кемдер әле әзер түгел...⠀
⠀
Барып карамаганнар, барыгыз!⠀
Үкенмәссез!⠀ -
"Яшь талантлар" концерты
21.04.2025
Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары иҗади номерлар әзерләп, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.
"Сәяхәт башлана" эш дәфтәрендәге биремнәрнең берсе иде бу.⠀
⠀
Җыр, бию, шигырь сөйләү, хәтта фокус күрсәтүчеләр дә булдыБалалар көче белән оештырылган тулы бер концерт карадык
Балаларга, аларны әзерләгән тәрбиячеләргә һәм ата-аналарга - һәммәсенә дә афәрин
-
12 нче апрель - космонавтика көне буларак билгеләп үтелә!
18.04.2025
Шул уңайдан бакчабызда төрле чаралар булып узды.
Төркемнәрдә әлеге тематика белән бәйле шөгыльләр, уеннар, әңгәмәләр оештырылды.Кечкенәләр төркеме тәрбиячеләре Фәнзия Мансуровна белән космонавтика көне турында алган белемнәрен тематик уен ярдәмендә ныгыталар.
-
Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме галәм белән танышуларын рәсем ясап йомгакладылар
18.04.2025
Планеталар турында кайбер кызыклы фактлар белән дә таныштылар
Юпитер планетасы шулкадәр зур ки, аның эченә Кояш системасындагы барлык башка планеталар сыяр иде!
Сатурн планетасының боҗралары боз кисәкчәләреннән һәм ташлардан тора. Бу боҗраларның калынлыгы 20 метр!
Марс планетасында Кояш системасындагы иң биек тау урнашкан – Олимп тавы. Аның биеклеге 25 километр! -
"Идел буе варислары" бәйгесе⠀ ⠀
17.04.2025
Әзерлек мизгелләре белән бүлешкән идек. ⠀
Бәйге көне килеп җитеп, чыгыш ясарга да өлгердек.⠀
.... һәәм нәтиҗәләре дә билгеле -
Бармаклар гимнастикасы!
16.04.2025
Сөйләм үсешенә ярдәм итә.
Бармак хәрәкәтләре өчен җаваплы булган баш мие өлкәләре, сөйләм үсеше өчен җаваплы өлкәләр белән тыгыз бәйләнештә.Игътибарлылыкны һәм хәтерне яхшырта.
Гимнастика вакытында бала хәрәкәтләр эзлеклелеген истә тотарга, игътибарын тупларга тиеш.Баш мие эшчәнлеген яхшырту.
Бармакларның хәрәкәте баш мие эшчәнлеген стимуллаштыра, шулай ук, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерә.
Бармак уеннары балаларга да, олыларга да файдалы.
Лилия Фаизовна күрсәткән күнегүләрне өйгә кайткач, барыгыз бергә эшләп карагыз.
Вакытны күңелле итеп үткәрү һәм сәламәтлекне ныгыту өчен яхшы этәргеч булачак! -
Кер кыстыргычлары белән уен. (командаларга бүленеп) 14.04.2025
Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме кер кыстыргычлары белән уенның икенче вариантын тәкъдим итә.