Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420107, Республика Татарстан, г. Казань, Вахитовский район, ул. Спартаковская, д. 53 |
| Телефон: | +7(843)-238-90-64 |
| E-Mail: | Aygyul.Mardanova@tatar.ru, mbdou24vahit@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №24" |
| Руководитель: | Марданова Айгюль Абдельганиевна |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 60 воспитанников, иностранных граждан 0 |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
Сөенче!⠀⠀
15.04.2026
Бүгеннән бакчабызның ишекләре ачылды
Барыбыз да көткән көн!⠀⠀ Уртак тырышлык белән, тиз арада эшләнелгән ремонт эшләре! Бакчабыз әле озак еллар эшләсен, тагын да күбрәк милли җанлы гаиләләрне берләштерсен дип телибез!
Барыгызны да, үз бинабызда күрүебезгә шатбыз!⠀ Һәр көнебез яңа нәтиҗәләр, яңа уңышлар һәм яңа шатлык-куанычлар белән тулы булсын дигән теләктә, эшчәнлегебезне башлыйбыз.
⠀
-
12 нче апрель – Космонавтика көне!⠀
12.04.2026
Төркемнәрдә Галәм, космонавтлар турында әңгәмәләр үткәрелде. Белемнәрен ныгытып, балалар менә шундый тематик кул эшләнмәләре дә эшләделәр.
-
Фәхруллин Шамил үзенең укыган китабы турында сөйли!⠀ ⠀
10.04.2026
Габдулла Тукайның әсәрләрен укып чыккан ул. Һәм шуларның берсе белән сезне дә таныштыра. Шагыйрьнең тууына 140 ел була быел!⠀ Шамил инде аның иҗаты белән яхшы таныш.⠀ Афәрин аңа!
Ә сез Тукайның кайсы әсәрләрен яратып укыйсыз?⠀
-
Безнең "Мәрҗән" ансамбле "ШАЯН ТВ"да!⠀
10.04.2026
Урамда сыерчык бураны, ә бездә былбыллар сайрый!⠀ Безнең "Мәрҗән" ансамбле "ШАЯН ТВ"да!⠀
-
Котлыйбыз!⠀
07.04.2026
Юнусова Чулпан Пермь шәһәрендә үткәрелгән күмәк спорт фестивалендә командасы белән I урын яулаган!⠀ ⠀
Котлыйбыз!⠀ Афәрин!
Алга таба да уңышлар телибез сиңа Чулпан!


-
Шамсутдинов Данэль шахмат буенча Россия кубогы ярышында катнашкан!
06.04.2026


Мәскәү, Санкт-Петербург, Марий Эл, Иркустк шәһәрләреннән килгән спортчылар белән көч сынаша һәм 9 турның 4сендә җиңү яулый ул!⠀ ⠀ Шахмат буенча 3нче спорт разрядын алу өчен, аңа нибары ярты балл гына җитми кала.⠀ ⠀
Афәрин, Данэль!⠀ Алдагы ярышларда тагын да зуррак җиңүләр яуларга язсын!
-
1 нче апрель – көлке көне
01.04.2026
Мәктәпкә әзерлек төркеме менә шундый кул эшләнмәләре ясап үткәрде бәйрәмне!⠀ ⠀ Кәефләр дә күтәрелде, вакытны да файдалы итеп үткәрдек.⠀ ⠀ Тәрбиячеләре: Лилия Фаизовна⠀ ⠀
P.S. Ә сезне бүген алдадылармы әле? Ә бәлки үзегез алдагансыздыр?⠀

.jpg)
-
"Милли музыка театры җәүһәрләре" фестивале! ⠀
27.03.2026
Кичәге кичебезне милли моңнар, шигърият дулкынында үткәрдек.⠀ Чыгышларның күбесендә безнең бакчабыз балалары да катнашты!⠀ Аларның уңышына сөенеп, горурланып утырдык.⠀ ⠀
Кичәне оештыручылар бер сәхнәдә күпме талантны җыеп, тирән эчтәлекле, ихласлык бөркелеп торган чын бәйрәм ясадылар!⠀ Һәммәгезгә дә, афәрин!
-
Татар малае, татар кызчыгы – 2026!⠀
19.03.2026
Бакчабыздан Мәдинә һәм Ясминә Сөләймановалар катнашты быелгы бәйгедә.⠀ Кызлар үзләренең гаилә шәҗәрәләре белән таныштырды. Һәр буынга аерым тукталып, игътибар биреп сөйләде алар .⠀ Жюри әгъзалары аларның яхшы әзерлек белән килүләрен әйтеп үттеләр
Бәйгедә чыгыш ясаучы балалар барсы да бик көчле иде. Моны күреп, сөенеп утырдык.⠀
Быелга безнең өчен бәйге тәмам.⠀ Мәдинә белән Ясминәне лаеклы чыгышлары белән котлыйбыз! Афәрин, сезгә кызлар!⠀ Алга таба да уңышлар телибез!⠀
-
Курай белән таныштык
14.03.2026
Алдынгылар хәрәкәтенең " Сәяхәт башлана" эш дәфтәрендә "Мәдәният һәм сәнгать" юнәлеше буенча эшли башладык.⠀ ⠀ Әлеге юнәлеш кысаларында курай уен коралы белән танышу мастер классын оештырдык. ⠀ ⠀ Мастер классны – курайлар ясаучы һәм үзе дә курайда уйнаучы – Гайзетдинов Рафаэль Гайнетдинович үткәрде.⠀ Ул балаларны курай уен коралының тарихы, килеп чыгышы белән таныштырды.⠀ Балалар үзләре дә курайда уйнап карадылар.










