Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420107, Республика Татарстан, г. Казань, Вахитовский район, ул. Спартаковская, д. 53 |
| Телефон: | +7(843)-238-90-64 |
| E-Mail: | Aygyul.Mardanova@tatar.ru, mbdou24vahit@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №24" |
| Руководитель: | Марданова Айгюль Абдельганиевна |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 60 воспитанников, иностранных граждан 0 |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Быел Муса Җәлил тууына 120 ел!⠀⠀
16.02.2026
Шагыйрь 1906 нчы елның 15нче февралендә дөньга килә. Бу атнаны "Җәлил атналыгы" дип игълан итәбез!⠀⠀ Атна дәвамында, балаларның, Муса Җәлил шигырьләрен яттан сөйләп төшкән видеоларын урнаштырачакбыз.⠀ Башлыйбыз!⠀Бүген сезнең каршыда⠀ Фәхруллина Сәидә
Муса Җәлилнең "Сәгать" шигырен сөйли.
-
Аитов Гаяз
16.02.2026
Муса Җәлил шигыре "Кәккүк"
-
Муса Җәлил⠀ 15.02.1906 – 25.08.1944⠀
14.02.2026
"Сәгать", "Әтәч", "Кызыл ромашка" һәм тагын күп кенә шигырьләрне инде ничәнче буын балалары яттан өйрәнә✨⠀ Җиңел тел белән, укыйсы һәм өйрәнәсе килә торган итеп язылган шигырьләр!⠀ Шагыйрьнең тормыш юлы гына андый җиңел булмый.⠀Сугыш...Әсирлек һәм үлем җәзасы...⠀ Бакчабызда Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган чара булып узды.Балалар белән шагыйрь турында белгәннәрне искә төшердек, яңа мәгълүматлар да белдек. Чарабызны Җәлилнең сүзләренә язылган җырларга кушылып җырлап тәмамладык.⠀ ⠀
"Рәхмәт, сиңа Муса Җәлил,⠀⠀ Рәхмәт, иң яшь буыннан!"⠀
-
«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә IV «Гәүһәр» балалар фестивале узды.
13.02.2026
Бер сәхнәдә 500дән артык бала чыгыш ясады. Дүрт ай дәвамында балалар татар биюе хәрәкәтләренә, сөйләм осталыгына, татар милли уен коралларында уйнарга һәм җырларга өйрәнде. Безнең бакчабызның остазы, "Алтын битлек" премиясе лауреаты – Булат Гатауллин иде.⠀ Балаларны фестивальгә әзерләшкән һәммә кешегә: остазыбыз - Булат Гатауллинга, бакчабыз коллективына, ата-аналарга, балаларның үзләренә:⠀ – АФӘРИН!, - диясе килә. ⠀
Без булдырдык! Шундый дәрәҗәдәге фестивальдә катнашу үзе горурлык!⠀ Һәрчак шулай бердәм, актив булыйк!⠀ ⠀
P.S. фестивальдә, 10 еллап элек, безнең бакчага йөргән Мәрьям белән Бәхтиярне күрергә бик тә шат идек! ⠀ "Безнең балалар" - дип сокланып утырдык
Бакчабызның һәр баласы да күңелгә якын, аларның уңышларына сөенеп, алга таба тагын да югарырак үрләр яулауларын телибез!
⠀ -
Уртанчылар төркемендә иҗади күнегү
11.02.2026
Балалар санау таякчыкларын кулланып, ирекле фигуралар ясадылар. ⠀ Һәр бала фантазиясен эшкә җигеп, үзенчәлекле композиция тудырды.⠀ ⠀ ✅ Күнегүнең файдасы:⠀
иҗади фикерләүне үстерә ⠀
вак моториканы ныгыта ⠀
игътибарлылыкны һәм сабырлыкны арттыра ⠀
балаларның күзаллаү һәм фикерләү сәләтләрен баета.⠀
-
Кечкенәләр төркеменнән кызыклы уен!⠀ ⠀
10.02.2026
Балалар кәгазьдә ясалган фигураларга туры китереп, конструктор детальләрен табып урнаштырдылар. ⠀
⠀
Мондый төр уеннар:⠀
игътибарлылыкны һәм күзәтүчәнлекне үстерә ⠀
логик фикерләүне камилләштерә ⠀ форма һәм зурлыкны аерырга өйрәтә ⠀
вак моториканы ныгыта ⠀
мөстәкыйльлек тәрбияли ⠀
⠀ -
Декабрьдә кар юк дип аптыраган халык, хәзер карны кая куярга белми
09.02.2026
Бу карлы иртәдә барасы җирләрегезгә имин генә барып җитүегезне теләп калабыз.⠀
Яңа эш атнасын матур һәм мәгънәле җырдан башлыйк.⠀
Тиздән тулы вариантта да ишетә алачаксыз.⠀
⠀ -
Кышкы тәҗрибәләрне кечкенәләр төркеме дә үткәрде!
06.02.2026
Тәҗрибә өчен кирәкле әйберләр:⠀
- табак белән кар⠀
- стаканнар⠀
- гуашь/төсле буяулар⠀
- лимон кислотасы⠀
- сода⠀
⠀
Тәҗрибә барышы видеода. -
Тәҗрибә
06.02.2026
Бу атнада балалар белән Алдынгылар хәрәкәтенең "Сәяхәт башлана" эш дәфтәрендә "Фән һәм технологияләр"юнәлеше буенча эшләдек.⠀
⠀
Күп төрле кызыклы фактлар белеп, күп кенә күренешләрнең асылына төшендек бу атна барышында. Атнабызга йомгак ясап, мәктәпкә әзерлек төркеменең тәҗрибә үткәрү мизгелләре белән бүлешәбез.⠀
⠀
Ә киләсе атнадан яңа тема, яңа белемнәр, яңа вакыйгалар!
Һәммәгезгә дә имин яллар телибез! -
Уенчыклар ясадык!
04.02.2026
Кыш тәҗрибәләр үткәрер, фантазияне бар көченә эшкә җигәр өчен бик кулай вакыт.⠀
Безнең чираттагы тәҗрибәбез – үз кулларыбыз белән чыршы уенчыклары ясадык.
Моның өчен кирәк булган әйберләр:⠀
- су⠀
- төсле буяулар⠀
- төрле формачкалар⠀
- җеп⠀
Тәҗрибә барышы видеода.⠀
Әзер уенчыклар белән бакчабыз ишегалдындагы агачларны бизәп тә куйдык.










