Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420107, Республика Татарстан, г. Казань, Вахитовский район, ул. Спартаковская, д. 53 |
| Телефон: | +7(843)-238-90-64 |
| E-Mail: | Aygyul.Mardanova@tatar.ru, mbdou24vahit@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №24" |
| Руководитель: | Марданова Айгюль Абдельганиевна |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 60 воспитанников, иностранных граждан 0 |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
Әлеге атнабыз волонтерлык һәм игелеклелек темаларына багышлана.⠀⠀
26.11.2025
(Алдынгылар хәрәкәтенең "Сәяхәт башлана" дәфтәре буенча эшлибез)⠀⠀
⠀⠀
Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме кабаттан кечкенәләр төркемендә.⠀⠀
Бу юлы аларны табын янына утыртырга, ашатырга булыштылар.⠀
⠀⠀
Мондый төр эшчәнлекнең зурлар һәм мәктәпкә әзерлек балалары өчен уңай яклары:⠀
Җаваплылык хисе үсә⠀
Эмпатия һәм кайгыртучанлык формалаша⠀
Лидерлык сыйфатлары ныгый⠀
Үз-үзләренә ышаныч арта⠀

Социаль күнекмәләр камилләшә⠀
⠀
Кечкенәләр төркеме:⠀
Өлкәнрәк дусларына карап, алардан үрнәк алалар ⠀Төрле яшьтәге балалар белән аралашу социальләшү процессына уңай йогынты ясый.⠀
Көндәлек режимга җиңелрәк җайлашалар. Өлкәнрәкләрнең ярдәме белән ашау кебек көндәлек процесслар җиңелрәк һәм күңеллерәк уза.⠀

Игелеклелек, ярдәмчеллек кебек сыйфатларны кече яшьтән үк күреп үсәләр.⠀

-
Алдынгылар хәрәкәтенең "Сәяхәт башлана" эш дәфтәрендә "Волонтёрлык һәм игелеклелек" юнәлеше буенча эшләделәр зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме.⠀
25.11.2025
Тәрбиячеләре Лилия Фаизовна белән⠀
"Кемнәр алар волонтёрлар?" темасына әңгәмә үткәрделәр.⠀
Үзләрен волонтерлар буларак та сынап карадылар: кечкенә төркем балалары өчен "Теремкәй" әкиятен куйдылар.
Әкиятнең тулы видеосын вконтактедагы төркемебездә карый аласыз!
https://vk.com/wall-216825070_1282 -
Бәйге
24.11.2025
Музыка җитәкчеләре арасында мастер-класс бәйгесенең район этабы.⠀
Безнең Зәлия Фәнисовна чыгышы.
⠀
Нәтиҗәләрне көтәбез!⠀ -
Алияр белән Данэльның бергә футболга йөрүләре хакында язган идек.⠀
24.11.2025
Үткән ялларда аларның командасы футбол буенча ярышларда, 14 команда арасында,
II урынга лаек булган.⠀
⠀
Алияр, Данэль котлыйбыз сезне!⠀
Һәрчак уңышлар, һәрчак алга!
-
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл!⠀ Саулык иң зур байлык.⠀
22.11.2025
Сәламәтлек турында тагын нинди мәкаль - әйтемнәр беләсез?⠀
Бу атнабыз сәламәтлек темасына багышланган иде.⠀
Сәламәтлекне ничек сакларга кирәклеге, витаминнарның үзлекләре, кайсы ризыкта, нинди витаминнар һәм файдалы микроэлементлар барлыгы хакында сөйләштек.⠀Темабызны йомгаклап суган да утыртып куйдык. ⠀
Шул суганнарны күзәтеп,су сибеп үстерәсе калды хәзер!⠀
Нәтиҗәсе белән бүлешербез!⠀
⠀ -
Олимпиада нәтиҗәләре
19.11.2025
"Шәкерт" һәм "Умка" онлайн олимпиадаларында катнашкан балалар дипломнар белән бүләкләнделәр. ⠀
⠀
Җитәкчеләре: Фәнзия Мансуровна.⠀
⠀⠀
Чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә яңа уңышларга ирешүләрен телибез!
⠀ -
Спектакль карадык!
17.11.2025
"Апуш" балалар театр студиясе куйган "Кечтүк" спектаклен тамаша кылдык!⠀
⠀
Сәхнәдә чып-чын артистлар, чып-чын эмоцияләр...барсы да чын иде!
Спектакльне уйнаучыларның әле мәктәп яшендәге балалар гына булуына ышанасы да килми...
Афәрин сезгә "Апуш"лылар!⠀
-
Татарча диктант 2025.
15.11.2025
Быел 14 - 16 нчы ноябрь көннәрендә үткәрелә.⠀
⠀
Бакчабыз коллективы белән инде берничә ел рәттән "Татарча диктант" акциясендә катнашабыз.⠀
⠀
Быел да диктант яздык!⠀
Диктантны кайда, ничек язып булуы турында сылтама аша үтеп таныша аласыз.
https://diktant.tatar/⠀ -
Премьера белән!
14.11.2025
"Алдынгылар" хәрәкәте тарафыннан эшләнгән "Сәяхәт башлана" эш дәфтәрендәге әкиятне сәхнәләштердек
Әкиятнең эчтәлеге Идел буе халыкларының гореф-гадәтләренә, йолаларына, милли каһарманнарына багышланган иде.Ә артистлар – балаларның әти-әниләре, әби-бабайлары
булды. Балалар өчен чын сюрприз килеп чыкты. Алар ахырга кадәр сәхнәдә, пәрдә артындагы артистларның кемнәр икәнен белмәделәр.
Әкияттән соң милли, җырлы-биюле уеннарыбызны уйнадык.
Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чарабызда Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтыннан студентлар да чыгыш ясады.
Алар балаларны Идел буе халыкларының милли киемнәре, сәнгате белән таныштырдылар.
P.S. Әкиятнең тулы видеосын вк төркемебездә карый аласыз
https://vk.com/wall-216825070_1267 -
Алдынгылар хәрәкәтенең "Сәяхәт башлана" эш дәфтәрендә "Дипломатия һәм халыкара мөнәсәбәтләр" юнәлеше буенча эшебез дәвам итә.
13.11.2025
Әти-әниләр, әби-бабайлар белән балалар өчен сюрприз әзерлибез!⠀
Видеода репетиция мизгелләре!⠀
Тиздән барсы белән дә тулырак бүлешербез сезнең белән.










