Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420107, Республика Татарстан, г. Казань, Вахитовский район, ул. Спартаковская, д. 53 |
| Телефон: | +7(843)-238-90-64 |
| E-Mail: | Aygyul.Mardanova@tatar.ru, mbdou24vahit@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №24" |
| Руководитель: | Марданова Айгюль Абдельганиевна |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 60 воспитанников, иностранных граждан 0 |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
"Җиңү шатлыгы" акциясе
30.05.2025
Музыка җитәкчебез – Саттарова Зәлия Фәнисовна үзе язган "Өмет" шигырен укый
-
Чыгарылыш - 2025 кунаклары:
30.05.2025

Засыпкина Ләйсән Рифкатовна–
Татарстан Республикасы "Алдынгылар хәрәкәте"нең төбәк бүлеге Советы рәисе урынбасары;
27нче гимназия укучылары – "Алдынгылар хәрәкәте" активистлары.
Ләйсән Рифкатовна бакчабызның "Алдынгылар" хәрәкәте белән хезмәттәшлегенә еллык нәтиҗә ясап, алга таба да уңышлар теләде һәм балалар белән ата-аналарга рәхмәт хатлары тапшырды.
Икенче елга да эшчәнлегебезне шул юнәлештә дәвам итеп, яңа уңышларга ирешергә язсын! -
Үткән елгы чыгарылыш балалары бакчабызда кунакта!
30.05.2025

Узган уку елында алар ГТО* нормаларын тапшырганнар иде. ⠀Ә быел, Нормаларны уңышлы тапшырганнары өчен, алтын түштамгалар белән бүләкләнделәр!

Сезне кабат күрүгә шат идек, балалар! ⠀
Яңадан-яңа үрләр яулап, һәрчак алга барырга язсын!
*ГТО – халыкның физик әзерлеген бәяләү һәм физик культураны үстерү максатыннан булдырылган Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы.⠀ -
Чыгарылыш - 2025!
29.05.2025

Янәдән бер төркем балаларны мәктәпкә, яңа белем дөньясына озатабыз.
Аларның һәрберсе уникаль, һәрберсенең үз хыялы, һәрберсе — якты киләчәккә ачылган яңа бит!
Кадерле балалар, тормыш юлларыгызда бары тик изге күңелле, яхшы кешеләр генә очрасын
Мәктәптә укуларыгыз җиңел, мавыктыргыч булсын, туплаган белемнәрегез тормышыгызда ныклы таяныч булып
хезмәт итсен!
Әти-әниләрегезне уңышларыгыз белән һәрвакыт сөендереп торырга язсын!
Хәерле, имин юллар сезгә!
-
Чыгарылыш төркеменнән истәлекле бүләк!
29.05.2025

Бакчабыз ишегалдында яңа матурлык өстәлде. Чыгарылыш балалары белән бергәләп, гортензиялар утырттык
2025 нче елгы чыгарылыш турында искә төшереп, һәр җәй саен бакчабызга ямь өстәп, тирә-юньгә хуш ис таратып утырачаклар
алар хәзер
⠀ -
"Җиңү шатлыгы" акциясе
28.05.2025
Гомәр белән Гаязның әнисе –
Аитова Венера Рамилевна
Рәзил Вәлиевның
"Мәңгелек ут" шигырен укый. -
Форсайт - сессия "Информационно - технологическое обеспечение безопасности жизнедеятельности человека"⠀
28.05.2025


"Мәрҗән" ансамбле Татарстан Республикасының фәннәр академиясендә үткәрелгән форсайт - сессиядә чыгыш ясады

Балаларның чыгышын тамашачылар бик җылы кабул иттеләр һәм ахырда аларны алкышларга күмделәр
-
Бакчабыз балалары төрле бәйгеләрдә катнаша!⠀
27.05.2025


20 нче май көнне Шамсутдинов Данэль мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында, Республика күләмендә үткәрелгән, шахмат турнирында катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирешкән.⠀
⠀
КФУ хезмәткәрләре, мөгаллимнәре һәм шәкертләренең балалары арасында үткәрелгән талантлар бәйгесендә – Фахруллин Шамил
I урынга лаек була!⠀
⠀
Данэль белән Шамилне котлыйбыз!⠀
Алга таба да уңышлар телибез!⠀ -
Шәҗәрә агачы
27.05.2025

"Сәяхәт башлана" эш дәфтәре буенча, ел дәвамында, эчтәлекле һәм кызыклы биремнәр эшләп бардык.
Шундый биремнәрнең берсе –нәсел шәҗәрәсен ясау иде.
Нәтиҗәсе сезнең алдаБиремгә һәркем дә иҗади якын килгән, бер-берсенә охшаган шәҗәрәләр юк иде.⠀
Һәрберсе төрле, кабатланмас.⠀
⠀
Ә иң мөһиме хәзер балалар үзләренең әби-бабалары, аларның язмышлары хакында тагын да күбрәк беләләр -
"Җиңү шатлыгы" акциясе
26.05.2025
Бакчабызның шәфкать туташы – Фәрдиева Әминә Әмирҗановна
Муса Җәлилнең
"Яулык" шигырен укый.










