Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420107, Республика Татарстан, г. Казань, Вахитовский район, ул. Спартаковская, д. 53 |
| Телефон: | +7(843)-238-90-64 |
| E-Mail: | Aygyul.Mardanova@tatar.ru, mbdou24vahit@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №24" |
| Руководитель: | Марданова Айгюль Абдельганиевна |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 60 воспитанников, иностранных граждан 0 |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Тынычлык күгәрчене
07.05.2025
.jpg)
"Сәяхәт башлана" дәфтәрендә берничә юнәлеш буенча эш каралган.⠀
⠀
Шуларның берсе - Ватанпәрвәрлек һәм тарихи хәтер юнәлеше.⠀
Әлеге юнәлеш буенча бирелгән биремнәрнең берсендә тынычлык символы – күгәрченне ясарга кирәк иде.⠀
⠀
Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме,
тәрбиячеләре – Лилия Фаизовна
белән бергә, кәгазъдән әлеге күгәрченне ясадылар -
"Җиңү шатлыгы" акциясе!
06.05.2025

Безнең беренче катнашучыбыз, бакчабыз мөдире⠀
– Марданова Айгөл Әбделганиевна.
⠀
Айгөл Әбделганиевна
Муса Җәлилнең⠀
"Ышанма" шигырен укый.⠀ -
"Путь победы не забудем мы!"⠀
06.05.2025
).jpg)
Бөек Ватан сугышында җиңүгә 80 ел тулуга багышланган Республика күләм бәйгедә катнаштык.⠀
⠀
Безнең "Мәрҗән" ансамбле "Җиңү шатлыгы" җыры белән чыгыш ясады!⠀
Афәрин сезгә, балалар! -
Уңышларыбыз белән уртаклашабыз
05.05.2025
.jpg)

Габдулла Тукай туган көне уңаеннан үткәрелгән бәйгеләрдә яхшы нәтиҗәләргә иреште балаларыбыз.
Сөйләмне төзәтү төркеменә йөрүче балалар арасында, Республика күләмендә үткәрелгән "Тукай безнең күңелләрдә" бәйгесендә Вәлиева Мәдинә һәм Биккинеев Таһир "Видеоролик" номинациясендә җиңү яуладылар!Бәйгенең шартлары буенча Тукай әсәрләрен артикуляцион хаталарсыз сөйләргә кирәк иде.
Мәдинә белән Таһир барсын да җиренә җиткереп башкардылар!
Афәрин аларга!
Алга таба да уңышлар телибез -
"Мәңгелек шигърият" бәйгесе
05.05.2025
.jpg)
Фәхруллин Шамил "Мәңгелек шигърият" бәйгесендә катнашып рәхмәт хаты белән бүләкләнде!⠀
⠀
Габдулла Тукайның берничә әсәрен яттан сөйләп, видеоязма итеп яздырып, бәйгегә юллый алар.⠀
⠀
Шамил, котлыйбыз сине!⠀
Алга таба да уңышлар телибез -
Акция игълан итәбез!
05.05.2025

Җиңү көне алдыннан ата-аналар, бакчабыз хезмәткәрләре һәм барлык теләүчеләр арасында
"Җиңү шатлыгы" акциясен башлыйбыз

Бөек Ватан сугышы турында шигырь укып, кечкенә видео төшерергә (~1минутлык);
Әлеге видеолар безнең социаль челтәрләрдә урнаштырылып барачак.
Максатыбыз – халкыбыз батырлыгы турындагы хәтерне саклау һәм яшь буынга тапшыру.
Видеоларны май ае дәвамында, төркем тәрбиячеләренә җибәрергә кирәк булачак.
Барыгызны да акциядә катнашырга чакырабыз! -
71нче бакчада кунакта!
30.04.2025
.jpg)
Казан шәһәре 71нче бакчада кунакта булдык!
⠀
Бөек Җиңүгә багышланган чара уздырылды биредә.
Сугыш ачысын татыган буын, бакча хезмәткәрләре һәм балалары чыгышлары аша, шул еллар ачысын һәм авырлыгын тойгандыр һәркем...
Чара ахырында бакчабызга "Хәтер шәме" тапшырылды

Әлеге шәм, ел дәвамында, бакчадан-бакчага, җиңү символы буларак, йөриячәк!⠀
-
Имин булсын Туган ил генә!
30.04.2025
.jpg)
Бакчабызда Бөек Җиңүгә 80 ел тулуга багышланган музыкаль кичә үткәрелде.
Балалар, артистлар чыгышы, композитор - Сара Садыйкова җырлары белән үрелеп барган, җылы, хатирәләргә бай чара булды.
Кичәбезнең махсус кунаклары:
- сугыш ветераны, Сара Садыйкованың кызы – Әлфия Айдарская;
- һәм гомер буе 24нче балалар бакчасында фидакарь хезмәт куйган – Маһиәнвәр Әхмәтгалиева иделәр.
Кичәбез ахырында безгә 71нче бакча тарафыннан тапшырылган "Хәтер шәмен" 89нчы балалар бакчасына бирдек.Илебез иминлеге өчен көрәшкән әби-бабаларыбызга чиксез рәхмәтләребез!
-
«Асыл гаилә җыены"
28.04.2025



"Сәләт" яшьләр үзәге асыл гаиләләрне бергә җыйды.️⠀
⠀
Габдулла Тукайның туган көненә һәм Туган тел көненә багышланган «Асыл гаилә җыенында" булдык. ⠀
⠀
Кунакларга Тукай әсәрләренең геройлары образында яки милли костюмнар киеп килү шарт иде.⠀
⠀
Үзара күчтәнәчләр алышу, ярминкәдә төрле эшләнмәләр сату-алу, остаханәләрдә катнашу һәм тагын күп кенә күңел ачу чаралары оештырылды бу көнне.
Безнең бакчабыз гаиләләрен бу күркәм чарада күрү аеруча да күңелле иде!
Өйдәгечә рәхәт мохиттә, ял итеп, көч җыеп кайттык! ⠀
Оештыручыларга, катнашучыларга афәрин! -
Габдулла Тукайга –139!⠀ ⠀
26.04.2025

Бакчабызда Габдулла Тукайның туган көненә багышланган бәйрәм чарасы оештырдык. ⠀
Тукайның тормыш юлы, әсәрләре белән таныштык.⠀
Балалар ятлаган шигырьләрен сөйләделәр.⠀
Ахырда, барыбыз бергә, "Туган тел"не җырладык

Туган көнең белән, Тукай!⠀
⠀










