Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420107, Республика Татарстан, г. Казань, Вахитовский район, ул. Спартаковская, д. 53 |
| Телефон: | +7(843)-238-90-64 |
| E-Mail: | Aygyul.Mardanova@tatar.ru, mbdou24vahit@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №24" |
| Руководитель: | Марданова Айгюль Абдельганиевна |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 60 воспитанников, иностранных граждан 0 |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
Беренче дәрәҗә лауреатлар!
19.06.2025

"Мәрҗән" вокаль ансамбле
"Казан йолдызчыклары – 2025" шәһәр бәйгесендә шундый җиңүгә иреште!Балаларны һәм җитәкчеләре –Зәлия Фәнисовнаны котлыйбыз.
Алга таба да уңышлар телибез! -
Республикабызда Сабантуй бәйрәмнәре гөрли!
18.06.2025
Безнең бакчабызның да үз Сабан туе булачак. ⠀
Бәйрәмгә дип бүләк/бирнә/сөлге дә җыйдык! (сезнең якта ничек атыйлар бу гореф-гадәтне?)Хөрмәтле әти-әниләр!⠀
Бәйрәмебезгә бүләкләр алып килгәнегез, активлык күрсәткәнегез өчен рәхмәт сезгә!⠀Бакчабызда Сабантуй үткәрү вакыты:⠀

19 нчы июнь⠀
10:00⠀
Бәйрәмнән һәрбер бала да, күтәренке кәеф һәм бүләкләр белән кайтып китәчәк!
Котлы булсын Сабантуйлар!⠀ -
Җырладык, биедек, уйнадык
18.06.2025



Сабантуйга бүләк җыю – милли уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды.
27нче гимназия укучылары, "Алдынгылар хәрәкәте активистлары да катнашты бүләк җыюда!
Сабантуйга да чакырдык аларны.
⠀
Бакчабыз ишегалдында үзе бер бәйрәм булды!⠀
Күңелле, милли, ихлас -
Озын бәйрәм яллары дәвам итә
13.06.2025
Ялларны кемдер эшләп, кемдер кунакка йөреп, кемдер авылга кайтып үткәрә.⠀
⠀
Татарстан буйлап сәяхәткә чыгар өчен дә яхшы мөмкинлек. Республикабызда матур, истәлекле урыннар күпаКамалетдинова Мира сезгә Татарстанның матурлыгы турында шигырь сөйли.⠀
"Мой Татарстан" шигыреннән өзек⠀
авторы Афанасьева Ксения⠀ -
12 июнь – Россия көне!⠀
12.06.2025
Россия флагы белән бәйле кул эшләнмәләре, иҗади эшләр эшләп, бәйрәм кәефе булдырдык
бакчабызда.Бәйрәм белән сезне!⠀
-
Җәйге сумкалар
10.06.2025
.jpg)
Безнең нәни оста куллар җәйне хәтерләтүче сумкалар ясадылар

Кемнеңдер сумкасы
диңгез дулкыннары төсендә,
кемнекедер кояшлы көн шикелле, ә кемнәрнекедер чәчәкле болынга охшаган иде. ⠀
⠀
Кәгазьдән кисеп-ябыштырып, сумкалар ясау – балаларның иҗади фикерләүләрен, вак моторикаларын үстерүгә һәм җәй турында белемнәрен баетуга да бер этәргеч булды. -
Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе Г. Камал театрының яңа бинасында Нәҗип Җиһановның легендар «Җәлил» операсын тәкъдим итте.
05.06.2025
Ватанны саклаучылар елына, Җиңүнең 80 еллыгына һәм Казан консерваториясенең юбилеена багышланган бу вакыйга, күренекле татар композиторы Нәҗип Җиһановның якты истәлегенә багышлап, аның вафат булган көнендә (Нәҗип Җиһанов 1988 елның 2 июнендә вафат булган) кабат сәхнәгә куелды.
Әхмәт Фәйзи либреттосына язылган «Җәлил» операсы күренекле татар шагыйре Муса Җәлилнең — Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгына багышлана.
Ватанга мәхәббәт һәм тугрылык, Бөек Ватан сугышы елларында илебез халкы күрсәткән батырлык һәм ныклык үрнәкләрен күрергә була әлеге операда.
Аеруча да сөендергәне – тамашачылар арасында элек һәм бүгенге көндә бакчабызга йөрүче балаларны һәм аларның ата-аналарын күрү иде.
Тарих, Ватанга мәхәббәт, милли сәнгать белән якыннан таныш булган яшь буын үсеп килә дигән сүз!
Буыннар арасындагы бәйләнешне һәрвакыт дәвам итеп, шушы рухи кыйммәтләрне киләчәккә дә тапшыра алсак иде!
-
Быел беренче тапкыр балалар китабы атналыгына багышланган «Укы һәм уртаклаш» (Читай и делись) республика конкурсы уздырылды
04.06.2025


Бүләкләү тантанасы Р. Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә оештырылган иде.
Фәхруллин Шамил "Сәлам, микроб!" китабы хакында сөйләп җиңү яулый бу бәйгедә. Чын күңелдән котлыйбыз!⠀
Алга таба да яңадан-яңа үрләр яуларга язсын, Шамил!
P.S.Видеолар Р. Миңнуллин исемендәге балалар китапханәсенең телеграм каналыннан https://t.me/rdb_rt81 һәм Шамилләрнең гаилә архивыннан алынды.⠀
-
Арсентьев Тимур беговел белән ярышларда беренче урынны алган
02.06.2025
Җиңүчебезгә медаль, грамотадан тыш бер букча бүләк тә тапшыралар. ⠀
Бүләкне алуга балаларның нишлисе килә?⠀
Дөрес, тизрәк ачып карыйсыТимур да шулай эшли.⠀
Бүләкнең "распаковка"сын видеода карый аласыз.⠀
⠀
Ә Тимурга алга таба да уңышлар телибез!
-
Халыкара балаларны яклау көне белән
01.06.2025
Бәхетле, әти-әниле, әби-бабайлы балачак телибез һәрбер балага да
Республикабыз рәисе @rustamminnikhanov телеграм каналында урнаштырылган әлеге роликта бакчабыз балаларын да күрергә мөмкин)










