Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420107, Республика Татарстан, г. Казань, Вахитовский район, ул. Спартаковская, д. 53 |
| Телефон: | +7(843)-238-90-64 |
| E-Mail: | Aygyul.Mardanova@tatar.ru, mbdou24vahit@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №24" |
| Руководитель: | Марданова Айгюль Абдельганиевна |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 60 воспитанников, иностранных граждан 0 |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне!⠀
08.07.2025
Безнең бакчабыз да үзе бер зур гаилә кебек!⠀
Балалар, тәрбиячеләре – Фәнзия Мансуровна белән бәйрәм плакаты ясаганнар.⠀
Бәйрәм белән сезне!⠀
Гаиләләрегездә – үзара хөрмәт, мәхәббәт, балаларның шат авазы яңгырап торсын! -
Самолетлар ясадык
03.07.2025

Моның өчен безгә:⠀
төсле кәгазьләр⠀
кайчы⠀
җилем кирәк булды⠀Кәгазьдән кисеп-ябыштырып, төрле предметлар ясау:вак моториканы камилләштерә, балаларның әйләнә-тирә турында күзаллауларын үстерә, мөстәкыйльлек, түземлек кебек сыйфатларны тәрбияләргә дә этәргеч бирә.⠀
-
Ишегалды уеннары
02.07.2025
"Аучылы – үрдәкле" (вышибалы), "Кайнар бәрәңге" уеннарын уйнадык балалар белән.⠀
⠀
Саф һавада хәрәкәтле уеннар: ⠀
балаларның физик активлыгын арттыра, мускулларын ныгыта⠀

үзара аралашу һәм хезмәттәшлек күнекмәләрен үстерүгә этәргеч бирә⠀

яңа кагыйдәләр үзләштерү, аларны истә калдыру һәм үтәү баш мие эшчәнлегенә уңай йогынты ясый⠀

уеннар барышында килеп туган аңлашылмаучанлыкларны чишәргә һәм үзара хәл итәргә дә өйрәнәләр балалар⠀
-
Бакчабыз ишегалдында
01.07.2025


Кечкенә генә ишегалдыбызда барсы да бар: яшелчә, җиләк - җимешләр, файдалы
үсемлекләр һ.б.⠀Балалар белән ишегалдында үскән җимеш агачларын карадык: аларның файдалы яклары, тәрбияләү һәм үстерү нечкәлекләре белән таныштык.⠀
Әле тагын суган кыягы (яшел суган) белән шөет (туран уты) да җыйдык.⠀
Җәй көне күбрәк файдалы үләннәр, яшелчә, җиләк-җимешләр ашап калырга тырышабыз.⠀ -
Бездә – спектакль!⠀
28.06.2025
Бакчабызда чын театр туды! Балалар үз тырышлыклары һәм үз теләкләре белән "Шалкан" әкиятен сәхнәләштерделәр.⠀
⠀
Тамашаны караган һәркем – кечкенә артистларыбыз белән горурланып, елмаеп утырды.⠀
-
Балалар белән ортопедик сукмак буйлап йөрдек!⠀
27.06.2025



Файдалы яклары:⠀
Аяк мускулларын ныгыта⠀Табан формасын дөрес итеп формалаштырырга этәргеч бирә⠀

Вестибуляр аппаратны активлаштыра⠀

Гәүдә тотышын яхшырта⠀
Боларның барсына саф һава һәм табигатьне дә өстәсәк, сәламәтлекне ныгыту өчен идеаль комплекс килеп чыга.
-
Кемнәр хәтерли?⠀
26.06.2025
Кышкы озын кич.⠀
Әбиләр, әниләр кич утырырга җыелалар.
Һәрберсе үзенең кул эше белән.⠀
Кемдер оекбаш бәйли, кемдер бияләй.⠀
⠀
Ә кемдер йон эрли...
Каба артына утырып, орчыкны зыр-зыр бөтереп йон эрлиләр. ⠀
Орчыктагы җепне йомгак итеп чорныйлар аннары. ⠀
Шул орчыкның баш-башларын уч төпләре белән кысып утырасың, ә әбиең җитез хәрәкәтләр белән зур бер йомгак чорнап та куя.Үсеп килүче буын каба бн орчыкны музейда гына күргән заманда, җепне йомгакка чорнау эшен искә төшердек балалар белән.⠀
Мондый шөгыль вак моторика, җитезлек кебек сыйфатларны үстерергә булыша.⠀
⠀
Балалар сынатмадылар!⠀
Уңган-булганнар барсы да! -
Җәәй
23.06.2025


Җиләк-җимеш, яшелчәләр, үләннәр чоры.
Нәкъ менә үләннәр һәм аларның файдалы үзлекләре хакында сөйләштек бүген.
Сөйләшеп кенә калмыйча, бакчабыз ишегалдында файдалы үләннәрне табып, үз кулларыбыз белән тотып та карадык.⠀
Хәзер үләннәр җыяр өчен кулай вакыт.⠀
Тиздән июль, Питрау.
⠀
"Питрауга кадәр үләннең шифасы – яфракта, Питраудан соң тамырда" диләр.⠀ -
Сабантуйны гөрләттек!
20.06.2025




Чып - чын Сабантуй булды!⠀
Уеннар, җырлар - биюләр, бүләкләр һәм кунаклар белән.
Кунакларыбыз –27нче гимназия укучылары, "Алдынгылар" хәрәкәте активистлары иде.
⠀
Бәйрәм видеоларын караганда, балаларга кушылып уйныйсы, җырлыйсы килә.⠀
⠀
Тәмам кызып кына киткәндә бәйрәме генә бетеп куйды.⠀
Бүләкләр өләшенгәннән соң, бакчабызның гимны – "Без татар балалары" җыры белән тәмамладык Сабантуйны -
Көндезге ашларыгыз тәмле булсын!
20.06.2025
Кичә бәйрәмнән соң, шундый тәмле Сабантуй коймаклары көтә иде безне!
⠀
Пешекчеләребезгә рәхмәт!⠀










