Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420107, Республика Татарстан, г. Казань, Вахитовский район, ул. Спартаковская, д. 53 |
| Телефон: | +7(843)-238-90-64 |
| E-Mail: | Aygyul.Mardanova@tatar.ru, mbdou24vahit@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №24" |
| Руководитель: | Марданова Айгюль Абдельганиевна |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 60 воспитанников, иностранных граждан 0 |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
Казанга яңгырлы - болытлы көннәр килде⠀
25.07.2025
Ә без һәр төрле һава торышын да яратабыз!⠀
Кичә менә болытларны күзәттек
Төрле материаллар кулланып, аларның үзләрен ясап та карадык.⠀Пластилиннан тамчыларын элдек.
Уеннар уйнадык.⠀
Ахырдан болытларны беседкабызга элеп куйдык -
Уңыш җыябыз
23.07.2025

Үзебез утыртып, тәрбияләп үстергән яшелчә, җиләк-җимешләрне җыяр чак та җитте.⠀
"Кай арада гына үтте соң бу вакыт?" - диясе килә
Әле утыртып кына йөри идек, инде табак тутырып җыеп алып та кердек.⠀
⠀
Үзең үстергән тәмлерәк тә,
файдалырак та була! -
Тәбрикләмәләр ясадык
23.07.2025
Кәгазьгә төсле фломастерлар белән сызыклар сыздык та, шул сызыклырга су тидердек... һәм бизәкләр үзләреннән үзләре барлыкка
килделәрБалаларның үз куллары белән, күңел җылысы биреп ясалган тәбрикләмәләр.
Бәйрәмнәрдә бүләк итешер өчен менә дигән вариант!⠀

⠀
⠀ -
Кичә алган белемнәребезне асфальтка рәсемнәр ясап ныгыттык
18.07.2025
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен дә кабатлау, рәсем ясап, күңел ачу да булды балалар өчен.
Алда яллар!⠀
Хәерле имин яллар телибез сезгә! -
Җәй
17.07.2025
.jpg)
Балалар күп вакытларын урамда үткәрәләр.
Шуңа да юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәрчак искә төшереп тору кирәк!Бакчабызга "Юл хәрәкәте иминлеге" Дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәре - Зөлфия Вагыйзовна килеп, балалар белән әңгәмә үткәрде.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатлап, юлда һәм транспортта үзеңне имин тоту кагыйдәләрен искә төшереп үтте.

Һәркемгә хәерле имин юллар теләп калабыз
-
Әвәләү
15.07.2025
Пластилин, мамыклы таякчыклар һәм балаларның фантазияләрен эшкә җиктек тә, һәркем үзе теләгән фигуралар ясап карады
Һәм болар барсы да саф һавада!⠀
Җәйнең шунсы рәхәт тә.⠀
Балалар белән урамда күп төрле уеннар, тәҗрибәләр үткәрергә була
Шуннан булдыра алганча файдаланып калабыз
-
Су һәм капкачлар белән уен
14.07.2025
Парлашып бастык та, җитезлектә сынаштык.⠀
Уенның кагыйдәләре буенча, капкачларны бер савыттан икенчесенә мөмкин кадәр тизрәк күчереп бетерергә кирәк иде.⠀
Балалар сынатмадылар. ⠀
Ә җанатарлар уенчыларга көч биреп тордыДуслык, бер-береңә терәк булу һәр эштә дә уңышка ирешергә
ярдәм итә! -
Тәҗрибә
11.07.2025
Кирәкле әйберләр:⠀
- чыжылдавык таблетка⠀
- сыек май⠀
- гуашь⠀
- су⠀Фәнзия Мансуровна тәҗрибә үткәрү тәртибен тәфсилләп аңлата видеода.
Балалар өчен дә, үзебез өчен дә кызыклы һәм мавыктыргыч тәҗрибә килеп чыкты -
Тартмада нәрсә?
11.07.2025
Бу уенны күпләрегез белә, уйнап та караганыгыз бардыр.⠀
Балалар өчен аеруча да мавыктыргыч булып чыкты ул.⠀Шуның өстенә аларның үсеше өчен күп кенә уңай яклары да бар:⠀
сөйләм үсеше⠀
вак моторика ⠀
әйләнә - тирә белән якыннанрак танышу⠀
логик фикерләү үсеше, хәтерне камилләштерү⠀
Гаилә белән бергә җыелып вакыт үткәрү өчен дә менә дигән
-
Чәчәкле – күбәләкле һәм җиләкле июль ае җитте
08.07.2025

Ә без, кызлар белән, саф һавада, җәйге беләзекләр ясадык!
Беләзекләребезгә аллы-гөлле күбәләкләр кундырдык. ⠀
Үзебез теләгән төсләргә буядык һәм тагып куйдык!⠀










