Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420107, Республика Татарстан, г. Казань, Вахитовский район, ул. Спартаковская, д. 53 |
| Телефон: | +7(843)-238-90-64 |
| E-Mail: | Aygyul.Mardanova@tatar.ru, mbdou24vahit@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №24" |
| Руководитель: | Марданова Айгюль Абдельганиевна |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 60 воспитанников, иностранных граждан 0 |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Кичә менә шундый беләзекләр ясадык. ⠀
26.06.2026
Төрле - төрле төстә. Җәйге болынның үзе төсле.

-
Диңгез хайваннары белән таныштык⠀ ...һәм сигезаяклар ясадык.⠀
26.06.2026
Аларның тән төзелеше, яшәү рәвеше турында сөйләштек. Төсле кәгазьләрдән кисеп, сигезаякларның үзләрен ясадык аннары.⠀ ⠀ Диңгез төбендә йөзеп йөрүче, бик тә үзенчәлекле һәм серле бу җан ияләрен якыннан беләбез хәзер.



-
Күңелле стартлар
24.06.2026
Кичә урамда ишеп яңгыр яуганда, бакчабызда күңелле стартлар оештырдык.⠀ Балалар үзара җитезлектә, төгәллектә көч сынаштылар.⠀ ⠀ Җәйнең тагын бер көнен күңелле һәм файдалы итеп үткәрдек.
-
Ә бүген ташбакалар ясадык
24.06.2026
Ташбакалар турында әңгәмә үткәрдек. Балалар ташбака рәсемнәрен үзләре теләгәнчә буяп, кисеп тә куйдылар! Һәрберсенең үзенең шәхси ташбакасы бар хәзер.

-
22 июнь – Хәтер көне⠀
23.06.2026
Балалар белән әңгәмә үткәрдек, мәңгелек ут рәсемен ясадык. Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын!

-
Сабантуй 2026!⠀
20.06.2026
Килә ява, килә ява,⠀⠀ Ияләшкән бер болыт...⠀⠀ Бу арада көннәр гел җырдагыча)⠀Шуңа бакчабыз Сабан туен музыка залында үткәрдек.⠀Җырлар-биюләр, күңелле уеннар белән үрелеп барды ул. Балалар үзара җитезлектә, өлгерлектә, осталыкта көч сынаштылар.Тулысынча милли киемнәрдән килгән балаларга дипломнар да тапшырдык
Ә бүген Казан Сабан туе! Барыгызны да бәйрәм белән!⠀

⠀ ⠀⠀
-
Ашрапова Хәят «Алтын-Золото» хореография мәктәбенең йомгаклау концертында!
18.06.2026
Уку елын йомгаклап, матур һәм эчтәлекле чыгышлары белән сөендерде яшь биючеләр! Хәятне котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!⠀

-
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшердек
18.06.2026
Җәй көне, урамда самокат-велосипедлар күбәйгән вакытта, юлда үзеңне имин тоту кагыйдәләрен истә тоту аеруча да мөһим. ⠀ Балалар белән кагыйдәләрне искә төшердек.⠀ Юл хәрәкәте белән бәйле өстәл уеннары уйнадык.⠀

-
Сабантуйга дип бүләк/бирнә җыйдык!⠀
18.06.2026
Җырлар-биюләр, уеннар белән башлап җибәрдек көнебезне!⠀ Һәр килгән бала, Сабантуйга дип бүләк алып килде бүген.
Ә бәйрәмдә шул бүләкләрне алыр өчен ярышачаклар, көч сынашачаклар!Сабан туенда җиңүче-җиңелүчеләр булмый!Димәк, бүләксез берәү дә калмаячак!⠀



-
Җәйге киемнәр турында сөйләштек
17.06.2026
Аларның төрләре турында, урамнан кергәч киемнәрне алыштыру, шкафта тәртипне саклау һәм киемнәрне төреп кую хакында әңгәмә үткәрдек.⠀ Аннары балалар кисеп, үзләре теләгәнчә бизәп, майка ясадылар.⠀











