Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | РТ, г. Казань, ул. Хади Такташа, д. 89а |
| Телефон: | 223-01-32; 237-56-08 |
| E-Mail: | Mbdoy.89@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Вахитовского района |
| Руководитель: | Халиуллина Лейсан Ришатовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 114 ,иностранных граждан 3 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
"Туган телем - Тукай теле" 22.04.2017

22 апрельдә "ЮНОСТЬ" мәдәният йортында "Туган телем - Тукай теле" I Ботенроссия фестиваль- конкурсы булып узды. Анда безнең балалар бакчасында тәрбия алучы Миниахметова Әминә катнашты. Ул вокал - соло наминациясендә, I дәрәҗәдәге лауреат исемен яулады. Җитәкче: Гыйлметдинова Р.А.
22 апреля в ДК "ЮНОСТь" прошел I Всероссийский фестиваль - конкурс "Туган телем - Тукай теле", где воспитанница средней группы Миниахметова Амина в номинации вокал - соло стала лауреатом I степени. Руководитель: Гильмутдинова Р.А.
-
ТУКАЙ ИЛЕНДӘ 17.04.2017

Бүген безнең бакча Тукай әкиятләренә күменде. Чонки, Һәр бала, Г.Тукай шигырләре - әсәрләре буенча, үзенең әти - әнисе белән ясалган кул эшләрен алып килде.
Һәр бала җинүче булды! Диплом - грамота белән бүләкләнде!
-
СРЕДНИК 12.04.2017

-
Космонавтика көне 12.04.2017

Бүген бездә косманавтика көне үтте. Балалар тәрбияче апалары белән, космос темасына әнгәмә кордылар, торле ярышлар, уеннар уйнадылар, пазллар җыйдылар. Балалар өйдә ата - аналары белән бергә әзерләгән кул эшләре алып килделәр. Һәр бер төркем үзенең космик илен төзеде!
-
"Эвакуация тренировкалары" 07.04.2017

Балалар бакчасында бүген махсус янгынга каршы эвакуация тренировкалары булып узды. Педагоглар, тәрбиячеләр Һәм балалар янгынга каршы практик белемнәрен якшы күрсәттеләр!
-
"Юлда сак бул!" 03.04.2017

Бакчабызда Һәр төркемдә атнага бер тапкыр "Юлда йөрү кагыйдәләре" белән танышу шөгылләре үтә. Тәрбиячеләр Һәр берсе билгеләнгән вакытларында, салкын вакытта спортзалда, ә көннәр җылынгач, урамда кызыклы итеп юл кагыйдәләрен өйрәтү өстендә актив эш алып баралар. Балаларга бу дәресләр бик ошый! Алар төрле ролләргә кереп уйныйлар Һәм белем алалар!
-
Көлке көне 31.03.2017

Бүген бездә колке көне! Балалар бер - берсенә Һәм тәрбияче апаларына кызыклы хикәяләр сөйләп, үзләре дә клоуннар ролендә уйнадылар, бер - берсен көлдерделәр! Ә ахырдан, иң ошаган клоунны төсле кәгәздән дә кисеп ябыштырдылар!
-
30.03.2017
Сегодня в нашем детском саду был презентован фильм про «Исламское государство» (ИГ, ИГИЛ, ДАИШ) – организацию, признанную террористической и запрещенную на территории РФ. На просмотр фильма были приглашены родители. -
Китап көне 30.03.2017

Еллык план буенча бездә бүген "Китап көне" булып узды. Балалардан: - Нәрсә ул китап? - дип сорагач. Алар шуның кадәр куп мәгълүмат белгәннәрен аңладык.
- Китаплар элек- электән язылган; алар гасырдан гасырга күчеп бара; китаплар кешегә ихтыяр көчен арттыра,, мәгълүматны туплый; китапларның төрле жанрда булуын да белә балалар.
Балалар белән тәрбиячеләр әкият, шигырьләр, мәкалләрне дә искә төшерделәр.
Безнең балалар бакчасында Һәр төркемдә кечкенә генә китапханәләр бар. Ә фойеда "Балачак китапханәсе" почмагы Һәр кешене елмаеп каршы алып тора.
-
Китапханәгә кунакка 29.03.2017

Бүген безнен бакчабыз балаларын Вахит районы Үзәк китапханәсенә кунакка чакырдылар. Чөнки анда бүген зур бәйрәм булып узды. Балалар язучысы К.И. Чуковскийның - 135 еллыгына багышланган чара үткәрелде.
Китапханә хезмәткәрләре бик күңелле, эчтәлекле "В гостях у дядюшки Корнея" дигән бәйрәм күрсәттеләр. Без дә буш бармадык - язучының "Муха Цокотуха" әкиятен сәхнәләштереп кайттык.
Чара бик күңелле үтте! Балалар, әти - әниләр, пеедагоглар, тәрбиячеләр ял итеп кайттылар.
Китапханә хезмәткәрләренә бик зур рәхмәт әйтәсебез килә!










