Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | РТ, г. Казань, ул. Хади Такташа, д. 89а |
| Телефон: | 223-01-32; 237-56-08 |
| E-Mail: | Mbdoy.89@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Вахитовского района |
| Руководитель: | Халиуллина Лейсан Ришатовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 114 ,иностранных граждан 3 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
ҮТКӘРЕЛГӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕНӘ 02.02.2018

9 февраль көнне безнең балалар бакчасы “Коймак” бәйрәмен билгеләп үтте. Аларга бу бәйрәмнең килеп чыгуы, ничек бәйрәм ителүе турында тәрбиячеләр әңгәмә аша белем бирде. Ә инде урамга чыгып шигырьләр сөйләп, уеннар уйнау кәефләрне тагын да күтәреп китте. Мәйданда хатын-кыз итеп киендерелгән карачкы басып тора, өстәл өстендә самовар һәм әлбәттә инде бәйрәмнең төп сюрпризы – челтәрләнеп пешкән коймак иде. Ул- җылы нур сибеп торучы кояш символы булып тора. Тәмле коймак белән чәй эчкәннән соң, бәйрәмәбезнең яме тагын да күтәрелде. Тәрбиячеләр, мөгаллимнәр һәм балалар буген бәйрәм рухы бүләк итте.
-
«ШИГЫРЬ СӨЙЛӘҮ» БӘЙГЕСЕНӘ 29.01.2018

29 нчы гыйнвар көнне безнең балалар бакчасында “Шигырь сөйләү” бәйгесе оештырылды. Әлеге бәйгедә балалар бик теләп катнаштылар. Һәр катнашучы шигырьләрнең авторын, исемен әйтеп, сәләтле сөйләүләре белән жюри әгъзаларын үзләренә җәлеп иттеләр. Рус гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар татар телендә шигырь сөйләделәр. Ә җинүне 6 нчы төркемдә тәрбияләнүче Галлямов Айдан яулады.Тәрбиячеләре – Гыйлманова Г.М. һәм Еремина Г.Г.
-
ПДД 26.01.2018

26 гыйнварда, 49 нчы номерлы балалар бакчасында “Яшел ут” район күләм конкурсы үтте.
Анда безнең тәрбияче Сибгатуллина Г.Ф икенче кечкенә төркем балалары белән ачык шөгыль күрсәтте “ Светофор безнең дустыбыз”. Кунакка куянкай килде.Балалар аңа юлны дөрес итеп чыгу күнекмәләрен аңлатыллар һәм светофор белән таныштырдылар. Тәрбияче әзерләгән макетта светофор утларын пластилиннан ябыштырдылар һәм җюрига бүләк иттеләр.
Ә куянкай рәхмәт әйтеп үзенең “Юл кагыйдәләре” китабын балаларга таратты.
Барысы да канәгать булып калдылар!
- 22.01.2018
-
Мастер класс 15.01.2018

Бъген безнең балалар бакчасында, мөгаллимнәр арасында, уртанчылар төркеме тәрбиячесе Хузина Раниля Хаматгали кызы тарафыннан, "Матур чәчәк" дигән мастер класс оештырылды.Мастер классның максаты: традиөион булмаган ысуллар аша, тоз белән рәсем ясауда балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү.Мастер класс барышында , берничә материал кулланып (тоз, клей, буягычлар) эш ителде. Ахырда "Матур чәчәк" сүрәте барлыкка килде. Мастер класс бик үзенчәлекле үтте.
-
«ИКЕ ЙОЛДЫЗ» БӘЙГЕСЕ 11.01.2018

11 гыйнвар көнне Вахит районы балалар бакчалары арасында “Ике йолдыз” дип аталган бәйге оештырылды. Әлеге бәйгедә “Әни кирәк” (Р.Миңнуллин сүзләре, М.Шамсетдинова көе) җыры белән бакча мөдире Хафизова Алсу Раиф кызы һәм зурлар төркемендә тәрбияләнүче кызыбыз Хидиятуллина Сафина чыгыш ясады.
-
САУБУЛ, ЧЫРШЫКАЙ! 09.01.2018

Яңа ел каникулларыннан сон, 9 гыйнвар көнне янәдән бакчабызга җыелдык. Бәйрәмнәрдән сон ял иттек тә, буген чыршыбыз белән саубуллаштык. Чыршы тирәли әйләнеп җырлар яңарттык, шигырьләрне искә төшердек, биедек һәм уйнадык. Чыршыбыз белән кабаттан күңелле очрашулар көтеп калдык. Балалар әлеге бәйрәмнән кәнагать калдылар.
-
Балалар бакчасында яңа ел иртәләре 28.12.2017

27-28 декабрь коннәрендә безнең балалар бакчасында гөрләп яңа ел иртәләре утте.Зал уртасында матур чыршы бизәлгән.Ә тирә-ягын шат елмаюлары, могҗизалар көткән күз карашлары белән балалар биләп алган. Менә тиздән кыш бабай белән кар кызы килеп җитәчәкләр. Алар өчен дип әзерләнгән шигырьләрне, җырларны тизерәк җиткерәсе иде.Бәйрәмебезне узып баручы ел- әтәч белән, каршылыйсы ел- эт башлап җибәрде. Бәйрәмне бозмакчы булып шүрәле белән убырлының килеп чыгуы балаларны уйга калдырды.Ләкин кыш бабай барысын да дуслаштырды һәм куянкай дуслык турында җыр да башкарды.Әлеге бәйрәмдә тәрбиячеләр дә, мөгаллимнәр дә катнашты.Яңа ел иртәсе бик күңелле үтте.
-
LION-твой путь в Чемпионы! 22.12.2017

Сегодня в наш детский сад пришли тренеры с детского футбольного клуба FC LION - Андрей Емельянов и Руслан Яруллин. Они показали нашим детям мастер класс по футболу, где дети с удовольствием приняли участие.
-
Районкүләм ветеран җитәкчеләр очрашуы 13.12.2017

Бүген 13 декабрь көнне безнең балалар бакчасына, моннан күп еллар элек Казан шәһәре Вахит районы балалар бакчасында җитәкче вазифасын башкарган шәхесләр җыелды. Бу бит җитәкчеләр белән генә күрешү түгел, үткән еллар белән, эшләү дәверендә булган кичерешләр белән очрашу. Сөйләшеп сүзләр бетәрлек түгел, хатирәләр... бихисап. Бер очрашу – бер гомер, дип белми әйтмиләр шул. Күңелләрдә хатирәләр яңара, һәркемнең кичерешләре белән уртаклашасы килә. Өстәл артында утырган олы шәхесләребез өчен бәйрәм концерты оештырылды, элек төшкән фотосүрәтләрне күреп, күзләре чыланды. Әлеге бәйрәмдә Вахитов районының төрле балалар бакчасынан килеп чыгыш ясадылар,алар арасында тәрбиячеләр, мөгалимнәр дә бар иде. Балалар бакчасында тәрбияләнеп, гимназиядә белем алучы балалар да катнашты. Сөйләшер сүзләр күп җыелган иде. Вахитов һәм Идел буе муниципаль белем бирү идарәсенең башлыгы Закирова Минзәлия Зәгриевна күңелләрдә якты эз калдырырлык сүзләр җиткерде, киләчәккә яңа өметләр уятты. Һәрберебез кичәдән үзенә яңа көч, яшәргә яңа энергия һәм тормыш яме алып китте.










