Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | РТ, г. Казань, ул. Хади Такташа, д. 89а |
Телефон: | 223-01-32; 237-56-08 |
E-Mail: | mbdou89a@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Вахитовского района |
Руководитель: | Халиуллина Лейсан Ришатовна |
Год основания учреждения: | 2014 |
У нас учатся: | 128 ,иностранных граждан 6 |
У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
"Эвакуация тренировкалары" 07.04.2017
Балалар бакчасында бүген махсус янгынга каршы эвакуация тренировкалары булып узды. Педагоглар, тәрбиячеләр Һәм балалар янгынга каршы практик белемнәрен якшы күрсәттеләр!
-
"Юлда сак бул!" 03.04.2017
Бакчабызда Һәр төркемдә атнага бер тапкыр "Юлда йөрү кагыйдәләре" белән танышу шөгылләре үтә. Тәрбиячеләр Һәр берсе билгеләнгән вакытларында, салкын вакытта спортзалда, ә көннәр җылынгач, урамда кызыклы итеп юл кагыйдәләрен өйрәтү өстендә актив эш алып баралар. Балаларга бу дәресләр бик ошый! Алар төрле ролләргә кереп уйныйлар Һәм белем алалар!
-
Көлке көне 31.03.2017
Бүген бездә колке көне! Балалар бер - берсенә Һәм тәрбияче апаларына кызыклы хикәяләр сөйләп, үзләре дә клоуннар ролендә уйнадылар, бер - берсен көлдерделәр! Ә ахырдан, иң ошаган клоунны төсле кәгәздән дә кисеп ябыштырдылар!
-
30.03.2017Сегодня в нашем детском саду был презентован фильм про «Исламское государство» (ИГ, ИГИЛ, ДАИШ) – организацию, признанную террористической и запрещенную на территории РФ. На просмотр фильма были приглашены родители.
-
Китап көне 30.03.2017
Еллык план буенча бездә бүген "Китап көне" булып узды. Балалардан: - Нәрсә ул китап? - дип сорагач. Алар шуның кадәр куп мәгълүмат белгәннәрен аңладык.
- Китаплар элек- электән язылган; алар гасырдан гасырга күчеп бара; китаплар кешегә ихтыяр көчен арттыра,, мәгълүматны туплый; китапларның төрле жанрда булуын да белә балалар.
Балалар белән тәрбиячеләр әкият, шигырьләр, мәкалләрне дә искә төшерделәр.
Безнең балалар бакчасында Һәр төркемдә кечкенә генә китапханәләр бар. Ә фойеда "Балачак китапханәсе" почмагы Һәр кешене елмаеп каршы алып тора.
-
Китапханәгә кунакка 29.03.2017
Бүген безнен бакчабыз балаларын Вахит районы Үзәк китапханәсенә кунакка чакырдылар. Чөнки анда бүген зур бәйрәм булып узды. Балалар язучысы К.И. Чуковскийның - 135 еллыгына багышланган чара үткәрелде.
Китапханә хезмәткәрләре бик күңелле, эчтәлекле "В гостях у дядюшки Корнея" дигән бәйрәм күрсәттеләр. Без дә буш бармадык - язучының "Муха Цокотуха" әкиятен сәхнәләштереп кайттык.
Чара бик күңелле үтте! Балалар, әти - әниләр, пеедагоглар, тәрбиячеләр ял итеп кайттылар.
Китапханә хезмәткәрләренә бик зур рәхмәт әйтәсебез килә!
-
Бадминтон буенча мастер класс 28.03.2017
Бүген бездә кунакта УСК "Центр бадминтона". Өлкән инструктор - методист Самбукова Елена Сергеевна үзенең укучылары белән безгә мастер - класс күрсәттеләр. Балаларга бадминтонның тарихын сөйләп, ничек ракетканы дөрес тотарга Һәм гомүмән, ни өчен бадминтоннын безгә кирәк икәнең сөйләп үттеләр. Очрашу бик күңелле атмосферада үтте. Балалар төрле ярыш - конкурсларда катнаштылар!
Хөрмәтле кунакларга рәхмәт әйтәсе килә Һәм янә кунакк котеп калабыз!
-
Cъемкалар дәвам итә 28.03.2017
Буген бездә янә съемка. Укытучы - логопед Буданова З.В. балалар язучысы К. Чуковскийның туган көненә әзерләгән инсценировкасын видео тасмага тошерә. Балалар бик теләп катнашалар. Әти - әниләрнең балаларга матур костюмнар әзерләвенә дә - без бик шат! Димәк, без эшлибез!
-
Коррупции нет! 25.03.2017Уважаемые родители! Просим вас ознакомиться с важной информацией по противодействию коррупционных нарушений в образовательных организациях г.Казани ( ссылка для скачивания и просмотра -"Казань против коррупции!")
-
Ачык шөгыль 24.03.2017
Мәктәпкә әзерлек төркемендә ачык шөгыль үткәрелде. Тәрбияче Зияутдинова И.Ф. математика шөгыленә карата куелган максатларына тулысынча иреште. Балалрга шөгылгә карата кызыксынучанлык уятты, Һәм балалар бирелгән биремнәрне дөрес үтәделәр. Шөгыль ахырында өлкән тәрбияче уңай нәтиҗә ясады.