Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 556 учащихся, из них 4 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 139 ( 140 ) >>
-
"Гимназия хәбәрләре"нең яңа номеры 03.12.2021

“Гимназия хәбәрләре” электрон газетаның яңа саны дөнья күрде. Бу сан, күбесенчә, барыбызга да якын булган Әниләр көненә багышланган. Газетаның ноябрь саны белән https://gazeta.tgim1.ru/89/ сылтамасы аша таныша аласыз.
-
Бүген Билгесез солдат көне билгеләп үтелде 03.12.2021

3 нче декабрь көне Билгесез солдат көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле көннең мәгънәсе – сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган сугышчыларның сугышчан һәм үлемсез батырлыкларын мәңгеләштерү. Безнең гимназиядә бүген Билгесез солдат көненә багышланган радиоэфир үтте. Укучылар әлеге истәлекле көннең тарихы белән таныштырдылар һәм сугыш кырларында ятып калган ватандашларыбызга багышлап шигырьләр укыдылар.
-
Дуслык дәресе бик кызыклы үтте 03.12.2021

3 нче декабрь көне 5А сыйныфында “Син дус була беләсеңме?” дип аталган сыйныф сәгате үтте. Укучылар яхшы дус булуның серләренә төшенделәр, дуслык кагыйдәләрен укыдылар. Шулай ук тормыштан алынган төрле хәлләрне тикшереп, үзләренең нинди дус булуларын ачыкладылар.
-
Гимназиянең 9 нчы сыйныф укучысы "Лев Толстой исемендәге конференция"дә катнашты 02.12.2021

2 декабрь көнне Казан федераль университетында “Лев Толстой исемендәге конференция”нең икенче этабы үтте. Әлеге конкурста Казан шәһәренең төрле районнарыннан егетләр һәм кызлар катнашты. 9 нчы сыйныф укучысы Закирова Ильвина “Халкыбызның гүзәл энҗеләрен беләсезме?”, дип аталган фәнни-эзләнү эшен яклады һәм диплом белән бүләкләнде.
-
Бездә "Кеше хокуклары" Бөтенроссия бердәм дәресе үтте 01.12.2021

Ел саен, Халыкара Кеше хокуклары көнен бәйрәм итү кысаларында, “Кеше хокуклары” Бөтенроссия бердәм дәресе үткәрелә. Шушы көннәрдә гимназиябездә Кеше хокуклары буенча бердәм дәрес узды. Быел ул гражданлык һәм сәяси хокуклар турында Халыкара пактка кул куелуга 55 ел тулуга багышлана. Дәрес барышында укучылар күптөрле таныш булмаган төшенчәләр белән таныштылар һәм күп кенә файдалы мәгълүмат тупладылар.
-
"Сәламәтлекне яшьтән сакла!" 01.12.2021

Мәгълүмати стенд укучыларга мөһим мәгълүматларны, белешмәләрне җиткерү ысулларының берсе булып тора. Укучылар бик теләп әлеге белешмәләр белән кызыксыналар. Стендка урнаштырылган мәгълүматлар һәрдаим яңартылып тора. Шушы көннәрдә стендка "Сәламәтлекне яшьтән сакла!" дигән белешмә урнаштырылды. Биредә сәламәт булу өчен укучыларга киңәшләр бирелгән.
-
Хокук дәресләре үтте 30.11.2021

Бүген гимназиябездә Халыкара кеше хокуклары көне уңаеннан, Бөтенроссия бердәм хокук дәресләре, викториналар, интеллектуаль уеннар үтте.
Тематик дәрес вакытында укучылар «Кеше хокуклары» тарихы турында сөйләштеләр, Кеше хокуклары гомум декларациясенең кыскартылган варианты турында фикер алыштылар, кызыклы сорауларга җавап бирделәр.
-
3 нче В сыйныфында Әниләр көненә карата бәйрәм үтте 30.11.2021

3В сыйныфында Әниләр көненә багышланган бик матур чара үтте. Укучылар әниләре турында сөйләделәр, аларга шигырьләр, җырлар багышладылар, әкиятләрдән өзекләр күрсәттеләр. Шулай ук үз куллары белән матур открытка ясадылар. Әниләренең портретларыннан күргәзмә дә оештырылган иде.
-
Без спортта сынатмыйбыз... 30.11.2021

Сәламәтлекне ныгытуны балачактан башларга кирәк. Шуны күз уңында тотып, башлангыч сыйныф укучылары өчен физкультура дәресләрендә кызыклы спорт уеннары оештырыла. Укучылар бик теләп спортта көчләрен сыныйлар, вакытларын файдалы үткәрергә өйрәнәләр.
-
"Террорчылык акты өчен җинаять җаваплылыгы"... 29.11.2021

Терроризм белән көрәшү, аны булдырмый калу – һәр кешенең бурычы ул. Терроризм кешелек өчен зур куркыныч тудыра. Бүген гимназиядә, террорчылык акты турында ялган хәбәрләр өчен җинаять җаваплылыгы турында, сыйныф сәгатьләре үтте.













