Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 556 учащихся, из них 4 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Ватаныбыздан читтә хезмәт бурычын үтәгән ватандашларыбызны искә алу көне 15.02.2022

15 февральдә, Россиядә, Ватаныбыздан читтә хезмәт бурычын үтәгән ватандашларыбызны искә алу көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле датаның 15 февральгә туры килүе юкка гына түгел, чөнки нәкъ шушы көнне 1989 елда Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару тәмамлана. Шул уңайдан гимназиядә радиотапшыру узды. Тапшыру “кайнар нокталарда” батырлык күрсәтеп һәлак булган, армия сафларында хезмәт иткәндә яшь гомерләре вакытсыз өзелгән Татарстан улларының якты истәлегенә багышланган иде.
-
Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне 15.02.2022

Бүген гимназиядә Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, патриотик шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган радиотапшыру узды. Муса Җәлил – татар халкының горурлыгы, йөз аклыгы һәм намусы. Радиодан, көн дәвамында, Муса Җәлилнең шигырьләре, җырлары яңгырады.
-
"Аралашу көне"... 15.02.2022

Бүгенге көндә аралашуның төрле формалары, алымнары бар. Психологик сәламәтлек атналыгы кысаларында, башлангыч сыйныфларда “Аралашу көне” узды. Гимназия психологы укучыларны коллективта аралашу кагыйдәләре белән таныштырды һәм алар бергәләп кул эшләнмәләре ясадылар.
-
Муса Җәлил - патриот шагыйрь 14.02.2022

15 нче февраль көнне татар халкы сөекле улы, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан гимназиядә кызыклы чаралар уза. 4 нче Б сыйныфында Муса Җәлилнең туган көненә багышланган шигырь бәйгесе үтте. Укучылар бик теләп шагыйрьнең балалар өчен язылган шигырьләрен сөйләделәр.
-
Гимназиядә психологик сәламәтлек атналыгы башланып китте 14.02.2022

Гимназиядә психологик сәламәтлек атналыгы белән бәйле кызыклы чаралар уза. Башлангыч сыйныфларда “Нәрсә ул бәхет?” дип аталган рәсем конкурсы үтте. Укучылар бәхет төшенчәсен ничек аңлауларын рәсемнәрендә сурәтләделәр.
-
"Алга - үткәнгә" акциясенә без дә кушылдык 14.02.2022

Гражданлык – патриотик тәрбия бирү айлыгы кысаларында узучы “Алга – үткәнгә” акциясенә без дә кушылдык. Сыйныфларда “Города-герои России”, “Великие сражения ВОВ”, “Оружия военных лет” темалары буенча сыйныфтан тыш чаралар оештырылды. Телдән журнал формасында үткән әлеге чараларда укучылар Бөек Ватан сугушында батырлыклар күрсәткән герой-шәһәрләр, сугышның төп этаплары, сугыш кораллары турында тулы мәгълүмат ала алдылар.
-
Котлыйбыз! 11.02.2022

Гимназиянең “Дуслык” вокаль ансамбле “Балалар һәм яшүсмерләр иҗат коллективларының XIV нче Идел буе эстрада осталыгы бәйгесе”ндә катнашып, “Татар телендә эстрада вокалы” номинациясендә 3 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Укучыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә иҗади уңышлар теләп калабыз!
-
"Бөек Ватан сугышы минем гаиләм тарихында" проекты үз эшен дәвам итә 11.02.2022

Гимназиядә ничә еллар “Бөек Ватан сугышы минем гаиләм тарихында” проекты эшләп килә. Гражданлык-патриотик тәрбия бирү айлыгы кысаларында, проект өстендә эш быел да дәвам итте. Проектның максаты - укучыларны Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының батырлыклары белән якынрак таныштыру, аларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү.
-
Романовлар нәселе тарихы белән танышу 10.02.2022

8Б сыйныфы укучылары “Романовлар” мультимедиа экспозициясендә булдылар. “Казан ярминкәсендә” узган чарада, бер сәгать эчендә, укучыларны Романовлар нәселенең 300 еллык тарихы белән таныштырдылар. Интерактив җайланмалар, мультимедиале экспозицияләр укучыларга бик ошады. Макетларда сугышларның ничек барганын, патша сарайларын, шул елларда уйлап табылган әйберләрне, илдә булган вакыйгаларны үзең кереп карарга, тылсымлы китаплар белән үзең идарә итәргә мөмкин иде.
-
Парламент дәресе - 2022 09.02.2022

Шушы көннәрдә гимназиядә Парламент дәресе үтте. Дәреснең кунагы Татарстан Республикасының халык артисты, Габдулла тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Дәүләт Советы депутаты Рамил Чыңгыз улы Төхвәтуллин иде. Ул укучыларга дәүләт һәм мәдәниятыбыз турында файдалы мәгълүмат бирде. Укучылар шулай ук үзләрен кызыксындырган сорауларга да тулы җавап ала алдылар. Очрашу бик җанлы, нәтиҗәле һәм кызыклы үтте. Мондый очрашулар соңгысы булмасын иде дигән теләктә калабыз.













