Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 556 учащихся, из них 4 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 141 ) 142 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
"Татар кызы, татар егете 2021" бәйгесендә җиңү белән котлыйбыз 29.11.2021

29 ноябрь көне В.И.Ленин исемендәге Мәдәният сараенда “Татар кызы, татар егете – 2021” бәйгесенең шәһәр этабы үтте. Әлеге бәйгедә Казан шәһәренең 7 районыннан егетләр һәм кызлар катнашты. Вахитов районы данын безнең гимназиянең 11А сыйныфы укучысы Зиннәтова Гүзәл һәм 27 нче гимназия укучысы Шакиров Рүзәл яклады. Алар “Таныш булыйк”, “Драматургия” һәм “Милли ашлар”ны тәкъдим итү бәйгеләрендә көч сынаштылар. Чыгышларын бик оста итеп башкарып, алар 3 нче урынга лаек булдылар. Гүзәлне зур җиңүе белән котлыйбыз, укуында һәм иҗатында зур уңышларга ирешүен телибез.
-
М. Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркына сәяхәт 26.11.2021

7А сыйныфы укучылары М.Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркында булдылар. Алар сугышта һәлак булганнарга куелган һәйкәл янында батырларны 1 минут тынлык белән искә алдылар. Аннан соң бер-берсенә паркның тарихы турында сөйләделәр, соңыннан саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
Табигатьнең дусты бул! 26.11.2021

Әйләнә-тирә дөньяга сакчыл караш тәрбияләү максатыннан, 2 нче сыйныфта "Табигатьнең дусты бул " темасы буенча сыйныфтан тыш чара үтте. Укучылар "Табигать" темасы буенча белемнәрен күрсәттеләр, кешенең табигатькә йогынтысы турында фикер алыштылар. Кызыклы биремнәрне чишү аларга бик ошады.
-
"Начар гадәтләрдән сакланыйк!" 26.11.2021

Начар гадәтләрне профилактикалау мәсьәләләре буенча белем бирү мохитендә эшне оештыру - бу белем бирү оешмасының җаваплылыгының аерылгысыз өлеше. Шул уңайдан, гимназиядә начар гадәтләрне профилатикалау максатында, 8-10 сыйныф укучылары арасында тест үткәрелде. Укучылар әлеге өлкәдә үзләренең белем дәрәҗәләрен күрсәттеләр.
-
Ачык дәресләр дәвам итә 25.11.2021

1В сыйныфында математикадан "2 санын алу һәм кушу таблицасы" темасына ачык дәрес узды. Укучылар дәрестә 2 саны кергән мисаллар чиштеләр, кызыклы биремнәр башкардылар.
-
"Балалар терроризмга каршы!"... 25.11.2021

Бездә “Балалар терроризмга каршы” дип аталган рәсем конкурсы үтте. Балалар рәсемнәр аша бу тискәре күренешкә үз карашларын белдерделәр һәм терроризм идеологиясенә каршы көрәшкә үзләренең кечкенә өлешләрен керттеләр.
-
Гимназиядә әниләр көненә багышланган чаралар үтә 24.11.2021

2А сыйныфында әниләр көненә багышланган чара үтте. Укучылар матур җырлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр.
-
"Өлкән сыйныф укучылары тормышында компания" 24.11.2021

Коллектив, яшьләрнең тирәлеге үсеп килүче буынның тормышында бик зур роль уйный. Бүген гимназиядә әлеге тема буенча сыйныф сәгатьләре үтте. Укучылар яшьләр берләшмәләренең үзенчәлекләре һәм гореф-гадәтләре белән таныштылар, командада аралашу күнекмәләрен ныгыттылар. Шулай ук авыр тормыш проблемаларын хәл итү юлларын табарга өйрәнделәр.
-
Бездә экологик диктант акциясе үтте 20.11.2021

Экологик грамоталык һәм халык арасында экологик культура булдыру максатыннан, 14-21 ноябрь көннәрендә, Бөтенроссия экологик диктант акциясе үткәрелә. Бүген гимназиябезнең 9Б сыйныфы укучылары да әлеге акциядә катнаштылар.
-
Финанс грамоталыгы буенча онлайн-дәресләр дәвам итә 19.11.2021

Гимназиябездә “Финанс грамоталыгы буенча онлайн-дәресләр” проекты буенча дәресләр үткәрү дәвам итә. Бүген “Инфляция турында нәрсә белергә кирәк?” дигән темага онлайн-дәрес үтте.













