Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 5 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
"Күңелле стартлар" дәвам итә... 24.02.2022

“Күңелле стартлар” ярышлары дәвам итә. Бүген биредә 3 нче һәм 4 нче сыйныф укучылары көч сынашты. Укучыларга скакалкада сикерү, йөгерү, аркан тартышу, туплар белән эстафета кебек кызыклы ярышлар тәкъдим ителде. Спорт уеннары беркемне дә битараф калдырмады. Укучылар кызыклы эстафеталарда актив катнаштылар.
-
“Без Бөек Ватан сугышы елъязмасында” күргәзмәсе 24.02.2022

Гражданлык-патриотик тәрбия бирү айлыгы кысаларында, гимназиядә сыйныфтан тыш чаралар оештырыла. Гимназия музеенда “Без Бөек Ватан сугышы елъязмасында” дип аталган фотокүргәзмә эшли. Биредә Бөек Ватан сугышы елларында зур батырлык күрсәткән Яңа татар бистәсе батырлары турында зур материал тупланган. Укучылар әлеге материаллар белән һәрдаим танышып торалар.
-
Рус теле һәм әдәбияты ункөнлеге дәвам итә 24.02.2022

Рус теле һәм әдәбияты ункөнлеге кысаларында, гимназиядә ачык дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар үтә. Һәр көн тәнәфесләрдә укучылар радиотапшыруда чыгыш ясыйлар. Алар укучыларны рус теле һәм әдәбияты белән бәйле кызыклы фактлар белән таныштыралар.
-
Ватанны саклаучылар көне белән!!! 22.02.2022

23 нче февраль көнне илебез Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан гимназиядә ир-егетләрне котлап радиотапшыру оештырылды. Көн дәвамында радиодан күңелле җырлар, батырлык һәм туган илгә мәхәббәт турында шигырьләр яңгырады.
-
Котлаулар дәвам итә... 22.02.2022

Бәйрәм алдыннан котлаулар сыйныфларда да дәвам итте. Укучы кызлар ир-егетләргә матур котлау сүзләре җиткереп, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
-
Гимназиядә рус теле һәм әдәбияты ункөнлеге башланды 22.02.2022

Бүген гимназиядә рус теле һәм әдәбияты фәннәре ункөнлеге башланып китте. Укучылар рус әдәбияты белән бәйле истәлекле даталарга багышлап стенгазеталар эшләделәр, кызыклы радиотапшырулар оештырдылар. Ункөнлек дәвамында укучыларны тагын да кызыклы чаралар көтә.
-
Котлыйбыз!!! 21.02.2022

Олимпиадаларның республика этабы дәвам итә. 17 нче февраль көнне рус теленнән республика олимпиадасында гимназиянең 7 нче А сыйныфы укучысы Шкурко Ксения призёр булды. Укучы кызыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә дә укуында уңышлар теләп калабыз.
-
Туган телем - иркә гөлем... 21.02.2022

21 нче февраль – һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн, чөнки бүген Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Гимназиядә туган тел көненә карата күп кенә чаралар узды. Укучылар өчен төрле бәйгеләр, викториналар оештырылды. Көн дәвамында радиодан туган тел турында матур шигырьләр һәм җырлар яңгырады.
-
"Тылсымлы әкият иле" рәсем бәйгесе 21.02.2022

Туган телләр көненә карата “Тылсымлы әкият иле” рәсем бәйгесе үтте. Укучылар бик теләп татар һәм рус халык әкиятләренә иллюстрацияләр ясадылар.
-
"Пушкин картасы” үсмерләрне мәдәниятле булырга өйрәтә 21.02.2022

Бүген 8 нче Б сыйныфы укучылары "Пушкин картасы" буенча “Чемпион мира” фильмын карап кайттылар. Әлеге фильм дөнья чемпионы А. Карпов турында иде.













