Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422865, Республика Татарстан, Спасский район, с. Иске- Рязап, ул. Ленина ,д.36 |
| Телефон: | +7(843)-473-32-78 |
| E-Mail: | Sisr.Sps@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Иске Рязяпская СОШ" |
| Руководитель: | Файзиев Ильнур Гаммарович |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 22 обучающихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Урта һәм өлкән класслар өчен чыршы бәйрәме. 28.12.2013

Ә кич белән мәктәптә урта һәм өлкән класслар өчен “Яңа ел балы” үткәрелде. Әкиятче “Яңа ел балы”ның программасын игълан итте. Мәктәп иленең президенты Булатова Әнисә Нуретдиновна мәктәп илендә яшәүчеләргә үзенең мөрәҗәгате белән чыгыш ясады – укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне, килгән кунакларны бәйрәм белән тәбрикләде, кытай календаре буенча “Зәңгәр ат елының гел уңышлар гына китерүен, укучыларга яхшы укырга, сәламәт булуларын теләде.
-
Кышкы лагерь. 27.12.2013

Каникулның беренче көннәреннән үк мәктәптә 9 нчы класс укучылары өчен кышкы лагерь оештырылды. Укучылар лагерьда ял иттеләр.
-
“Чыршы” операциясе. 25.12.2013

5-25 нче декабрьга кадәр мәктәптә “Чыршы” операциясе үткәрелде. Традиция буенча “Чыршы” операциясе ел саен үткәрелә. Укучыларга тәрбия дәресләрендә “Яңа ел бәйрәме кайдан килеп чыккан?”, “Беренче чыршы һәм аны бизәү гадәте”, “Яңа елны башка илләрдә ничек каршылыйлар?” дигән темаларга әңгәмәләр үткәрелде.
-
“Яшьләр фәнни эзләнүдә” республика фәнни-гамәли укучылар конференциясе 21.12.2013

21 декабрьдә Шәйдуллина Рузилә, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе белән берлектә Яр Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатында,“Яшьләр фәнни эзләнүдә” республика фәнни-гамәли укучылар конференциясендә инглиз филологиясе секциясендә катнашты. Рузиләгә катнашучы шаһәдәтнамәсе тапшырылды. Рузиләне әзерләгән җитәкчесе Сәмигуллина Ч.Ф. киләчәктә аңа иҗади уңышлар тели. Афәрин, Рузилә!
-
Кар сыннар. 20.12.2013

Яңа ел бәйрәме алдыннан мәктәбебезнең барлык укучылары, класс җитәкчеләре белән берлектә кардан төрле-төрле сыннар ясадык. 9-10 класс “Кыш бабай белән Кар кызы”, 8 нче класс – “Куян кызы”, 7 класс – күлдә йөзә торган ике “Аккош”, 6 нчы класс – “Өстәл белән утыргычлар”, 4-5 нче класс “Ат”, 3 нче класс – “Снеговик”, 1 нче класс – кардан “Чыршы”. Аларны төрле төсләр белән буяп чыктык. Мәктәп ишегалды матураеп китте.
-
«Урок чистоты» 20.12.2013

В Иске Рязяпской СОШ 20 декабря 2013 года провели «Урок чистоты», приуроченному к Году охраны окружающей среды в Российской Федерации и Году экологической культуры и охраны окружающей среды в Республике Татарстан. Урок провела учитель биологии Зиганшина Гульфия Галимзяновна.В своём выступлении она рассказала о значении охраны окружающей среды и призывала каждого ответственно относиться к природным ресурсам и окружающей среде.
-
Безнең яраткан класс җитәкчесе! 15.12.2013

ютер презентациясе конкурсында мәктәбебезнең 5 нче класс җитәкчесе Хамидуллина Равилә Мингәрәевна катнашты. Укучылары аның турында “Безнең яраткан класс җитәкчебез!” дигән презентация әзерләделәр.
-
Россия Федерациясе Конституциясенең 20 еллыгы 12.12.2013

12 нче декабрь көнне Россия Федерациясе Конституциясенең 20 еллыгына багышлап мәктәпкүләм сыйныф сәгате үткәрелде.
-
“Иң матур яңа ел уенчыгы” 11.12.2013

-
Инвалидлар декадасы.
10.12.2013
Декабрь аеның 1еннән 10сына кадәр Җөмһүриятебездә һәм Россия Федерациясендә физик мөмкинлеләре чикләнгән кешеләр(инвалидлар) декадасы үткәрелә. 3 декарь исә - Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләнеп үтелә.
















