муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
| E-Mail: | Svsim.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 59 обучающихся |
| У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
Лагерьның 9 нчы көне 09.06.2018

Бүген лагерьда укучылар арасында шахмат ярышы үткәрелде. Шулай ук Нургалиева Г.М. "Табигать һәм без" исемле уен үткәрде, Гатауллина З.Р. табигый материаллардан төрле уенчыклар ясатты
-
Лагерьның 8 нче көне 08.06.2018

Лагерьның бүгенге көнен саф һавада татар халкының милли уеннарын уйнап үткәрдек.
-
Лагерьның 7 нче көне 07.06.2018

Зарядка һәм иртәнге аштан соң укучылар белән су буена юнәлдек. Укучылар үзләренең балык тотуга булган сәләтләрен күрсәттеләр, берсеннән-берсе уздырып, бик күп балык тоттылар.
-
Лагерьның 6 нчы көне 06.06.2018

Лагерьдагы бүгенге көнебез "Нарат" боз сараена сәяхәткә барып үтте. Укучыларыбыз рәхәтләнеп тимераякларда шуып, үзләренең сәламәтлекләрен ныгыттылар, күңел ачтылар.
-
Лагерьның 5 нче көне 05.06.2018

5 июнь- экологлар көне. Бүгенге көнебез "Экология" темасы буенча үтте. Укучылар белән кемнәр ул экологлар, аларның хезмәтләре турында сөйләштек. Хезмәт лагеренда ял итүче укучылар белән чишмә буйларын җыештырдык, тирә-ягына агачлар утырттык.
-
Лагерьның 4 нче көне 04.06.2018

Бүгенге көнебез һөнәрләргә багышланды. Иртәнге гимнастика, иртәнге аштан соң укучылар квест-уенга җыелдылар. Төрле һөнәр ияләре булып, бирелгән биремнәрне үтәделәр. Шулай ук авыл җирлегендә эшләүче оешмаларда булдылар, төрле өлкәләрдә эшләгән авылдашлар белән очраштылар.
-
Лагерьның 3 нче көне 03.06.2018

Бүген лагерыбыз "Сәламәт тәндә-сәламәт акыл" девизы белән башланып китте. Иртәнге аштан соң "Сәламәтлек" темасына әңгәмәләр үткәрделәр, көнебезне командалар арасында "Пионербол" уены уйнап дәвам иттек. Шулай ук "Таяк тартышу", "Бияләй киеп төймә җыю" уеннарын да укучыларыбыз яратып уйнадылар
-
Лагерьның 2 нче көне 02.06.2018

Лагерның бүгенге көне туган авылга, аның истәлекле урыннарына багышланды. Матур урыннарга сәяхәтләр оештырылды. Соңыннан туган якның матурлыгын рәсем дәфтәрләренә төшерделәр.
-
"Кояшкай" лагере эшен башлады 01.06.2018

Бүген мәктәбебездә 20 балага исәпләнгән "Кояшкай" ял һәм сәламәтләндерү лагере, 10 балага исәпләнгән хезмәт һәм ял легере үз эшен башлап җибәрде. Балалар "Күбәләкләр" һәм "Сәләт Симет" отрядларына бүленделәр. Куркынычсызлык кагыйдәләрен буенча инструктажлар үткәрелде, отряд почмаклары эшләнде. Лагерь программасы балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелде. Программага төрле акцияләр, рухи-әхлакый , сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган чаралар, конкурс-ярышлар кергән.
-
Горячая линия 11.05.2018










