муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
| E-Mail: | Svsim.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 59 обучающихся |
| У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
"Кызыл ромашка чуклары" 11.02.2019

Иртәнге таң нурыннан
Уянды ромашкалар.
Елмаеп, хәл сорашып,
Күзгә-күз караштылар.Назлады җил аларны,
Тибрәтеп ак чукларын,
Таң сипте өсләренә
Хуш исле саф чыкларын.2нче сыйныфта Герой - шагыйрь М.Җәлилгә багышлап "Кызыл ромашка чуклары" дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрелде
-
Чаңгы юлы - 2019 08.02.2019

Спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, яхшы чаңгычыларны барлау максатынна уздырылган "Россия чаңгы юлы-2019"-"Татарстан чаңгы юлы-2019" ярышларында мәктәбебезнең барлык укучылары, укытучылары актив катнашты. Җиңүчеләр Югары Симет авыл җирлеге тарафыннан Грамоталар һәм акчалата бүләк белән бүләкләнделәр.
-
Әлифба бәйрәме 07.02.2019

Әлифба бәйрәме_ кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул үзенең юлын әлибадан башлаган, ул зур дулкынлану белән үзенең һәм кулларына тәүге тапкыр алган әлифбасын искә төшерә. Әле кайчан гына 1 сентябрьне гаилә белән көтеп алган, тәүге мәртәбә мәктәп бусагасын атлап кергән нәни балалар белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр. Безнең мәктәптә дә әлеге бәйрзм зур әзерлекләр белән, бик күңелле үтте.
Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме,
Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме.
Бу матур бәйрәмгә кушыл, дус, әйдәле,
Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме.
-
Кышкы урманга сәяхәт. 02.02.2019

"Саф һава-тәнгә дәва" дигән девиз астында, укытучылар коллективы, чаңгы белән кышкы урманга сәяхәт итте.
-
Ленинград блокадасы-каһарманлык символы 26.01.2019

Сугышың 79 нчы көнендә, ягъни 1941 елның 8 сентябрендә, немеө фашистлары, Ленинград шәһәрен чолгап алып, аның илебез белән элемтәсен өзгән. Шәһәр өчен авыр көннәр башланган, ләкин завод-фабрикалар эшләвен дәвам иттергән. 12нче сентябрь мәгълүматлары буенча, шәһәрдә икмәк, ярма һәм ит 30-35 көнгә, май-45, шикәр 60 көнгә генә җитәрлек, ә ташкүмер, бик саклап тотканда да, ноябрьгә, сыек ягулык сентябрь ахырларына кадәр генә кулланырлык калган була. Ләкин алда -29 ай, 900көн..Бик салкын кыш һәм азык-төлек җитешмәве нәтиҗәсендә 700мең диярлек кеше ачлыктан үлә. Сугыш чоры балаларының каһарманлыклары белән таныштыру, сугыш чоры балаларына карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан бүген укучыларга Ленинград блокадасы турында мәгълүмат бирелде, фильм күрсәтелде.
-
"Авылым чишмәләре" тәрбия сәгате 21.01.2019

7нче сыйныф укучылары белән "Авылым чишмәләре" темасына тәрбия сәгате үтте.
-
"Отцовский патруль. Мы ГоТОвы!" акциясе 19.01.2019

Бүген 19 январь көнне район күләмендә үткәрелгән "Отцовский патруль. Мы ГоТОвы!" ГТО нормаларын тапшыру акциясендә, 4нче сыйныф укучысы Ахмадуллин Булат әтисе белән кактнашып, 1нче урынга лаек булдылар. Мәктәп тормышындагы чараларда актив катнашканыгыз өчен, рәхмәт белдерәбез.
-
Әти-әниләр җыелышы 18.01.2019

18нче январь көнне 1нче яртыеллык нәтиҗәләр буенча ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышта "Семицветик" психологик хезмәт күрсәтү үзәгеннән психологлар катнашты, әти-әниләр белән "Мин балама күпме вакыт сарыф итәм" темасына тренинглар үткәрделәр. Соңыннан әти-әниләр белән индивидуаль сөйләшүләр алып барылды.
-
"Ромашка" балалар бакчасында кунакта 15.01.2019

Бүген 3нче сыйныф (кл.җит.Гарифуллина Д.Г.) укучылары балалар бакчасында кунакта булдылар. Алар нәниләргә А.Алишның "Куян кызы" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Әлеге әкият балаларга бик ошады.
-
"Үзең эшләгән эшкә, җавап бирә бел"темасына класс сәгате 14.01.2019

Бүген 6-7нче сыйныфта "Үзең эшләгән эшкә, җавап бирә бел" темасына класс сәгате узды.









