муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
| E-Mail: | Svsim.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 59 обучающихся |
| У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Математика иленә сәяхәт 09.04.2019

Мәктәп күләмендә барган математика атналыгы кысаларында, 5-7 нче сыйныф укучылары арасында "Математика иленә сәяхәт" дип исемләнгән бәйге-ярыш үткәрелде.
-
World Skills Kazan-2019 08.04.2019

В Верхнесиметской СОШ прошли классные часы, посвященные предстоящему чемпионату WorldSkills-2019, который пройдет в Казани в августе 2019 года. Учащиеся познакомились с историей возникновения и проведения Чемпионата, с профессиями, которые представлены на нём, с возрастом конкурсантов и местами проведения.
-
Сәламәт тәндә-сәламәт акыл. 08.04.2019

“Саулык – иң зур байлык”, диләр. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннардан, бию һәм физик күнегүләрдән канәгатьлек ала. Кешенең сәламәтлеге – аның шәхси эше, дип әйтү дөрес түгел. Кеше бары тик сау-сәламәт булганда гына җәмгыятькә файда китерә. Хөкүмәт табигатьне саклауга, хезмәт шартларын, куркынычсызлык техникасын яхшыртуга зур чыгымнар тота. Сәламәтлекне саклау даими рәвештә камилләшә. Сәламәтлек ул – һәркем үзе күтәрелергә тиешле биеклек. Без укытучылар да укучыларда сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләргә тиешбез. шул максатны күздә тотып, 7 апрель "Сәламәтлек көне" уңаеннан 4 нче сыйныфларда ачык тәрбия сәгате үтте.
-
Фестиваль иностранных языков 04.04.2019

Ученицы 5 класса, стали призерами Фестиваля иностранных языков в номинации "Песня"(рук. Сафина Л.К.).
-
Без бергә фестивале 02.04.2019

Бүген Теләче районында "Без бергә" фестиваль конкурсының зона этабы үтте. Әлеге фестивальдә, "Иҗади гаилә" номинациясендә Имамиевлар гаиләсе бик матур чыгыш ясадылар.
-
Көлегез, файдасы күп белегез! 01.04.2019

Күп илләрдә 1 апрельдә көлү, шаяру, дусларча алдашу көнен билгеләп узалар. Аның барлыкка килүен беркем дә төгәл генә әйтә алмый. Кайберәүләр аның тарихы Борынгы Рим чорына ук барып тоташа, ди. Һиндстанда исә йола буларак такмаклар бәйрәмендә күңел ачканнар. Элек 1 апрельдә кояшның язгы торгынлыгы бәйрәм ителгән, гадәттә, төрле күңелле уеннар оештырылган. Өченче версиясе календарь алышыну белән бәйле. XVI гасырда Яңа ел 1 гыйнварда түгел, ә 1 апрельдә билгеләнгән. Яңа ел каникуллары 25 мартта башланып 1 апрельдә тәмамланган. Ул вакытта да елны озатканда шау-гөр килеп күңел ачканнар. Бәйрәмдә шаяру гадәтләрен кешеләр табигатьтән алган, диючеләр дә бар. Яз көне һава торышы төрлечә була, әле кояш чыга, аннары суытып та җибәрергә күп сорамый.
Безнең илдә дә бу көн шаярту, кызык хәлләр һәм күңелле уеннар белән билгеләп үтелә. 1 апрель көнне дусларыбыз белән бер-беребезне шаяртабыз, көләбез, уйныйбыз.
Бүген 5нче сыйныф укучылары да, укучыларга һәм укытучыларга күңелле кәеф бүләк иттеләр.
-
Әбрар Кәримуллин исемендәге V республикакүләм фәнни – гамәли конференциядә уңышларыбыз 27.03.2019

Күренекле галим, тел белгече Әбрар Каримуллин иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференциянең "Тарих" секциясендә катнашып, 11 нче сыйныф укучысы Шарафиева Алсу призлы урынга лаек булды (җитәкчесе Нургалиева Г.М.).
-
Әти-әниләр җыелышы 25.03.2019

Бүген мәктәбебездә 3нче чиреккә йомгак ясап, гомуми ата-аналар җыелышы үтте. Фельдшер Нуриева М.Р. әти-әниләр каршында "Сәламәт тормыш рәвеше" дигән темага чыгыш ясады. Шулай ук уку-укыту, тәрбия өлкәсенә караган мәсьәләләргә анализлар ясалды. "Гаиләдәге мөнәсәбәтләр, баланы мактау, җәза бирү"дигән темага анкеталар үткәрелде.
-
Математической бой 22.03.2019

-
"Әдәби уку" фәненнән ачык дәрес 15.03.2019

Дөньяда иң-иң матур ил,
Ул – минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел,
Ул – минем туган телем.Бүген 3нче сыйныфта "Әдәби уку" фәненнән ачык дәрес үткәрелде.









