муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
| E-Mail: | Svsim.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 59 обучающихся |
| У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
Бәрәңге уңышы җыелды. 08.09.2018

Мәктәбебез бакчасында ел саен укучыларны ел буе ашатырлык күләмдә бәрәңге үстерелә. Быел да бәрәңге утыртылды һәм бүген укучылар, укытучылар, техник хезмәткәрләр ярдәмендә әлеге уңышны җыеп алдык. Уңыш бик мул.
-
Игътибар, балалар! 07.09.2018

"Игътибар, балалар!" акциясе кысаларында башлангыч классларда "Юл кагыйдәләрен төгәл үтә!" дигән темага әңгәмә узды.
-
Янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр. 04.09.2018

Янгын сүзе һәркем өчен дә өшеткеч яңгырый. Тормыш булгач бәла-казалар да чыгып тора. Шундый хәлләрдә калганда, үз-үзеңне дөрес тоту, каушап калмас өчен, һәрдаим кагыйдәләрне истә тотарга, төрле өйрәнү чаралары үткәрү кирәк. Шундый чараларны без бүген мәктәбебезнең хезмәткәрләре белән үткәрдек, ут сүндерү җайланмасы белән эшләү күнекмәләрен искә төшердек.
-
Грипптан сакланыгыз! 03.09.2018

Көз җитте. Грипп һәм ОРВИ авырулары башланган чорда, аларга каршы торыр өчен, авырудан саклану һәм каршы тору чараларын вакытында башларга кирәк. Шул уңайдан мәктәбебездә Түбән Симет авылы фельдшеры Нуриева М.Ф. белщн очрашу үткәрдек. Ул укучыларга гриппның нинди юллар белән эләгүен, аннан саклану өчен нинди чаралар кулланырга кирәклеген әйтте. Вакцина ясату иң мөһим саклану чарасы икәнен аңлатты.
-
Белем бәйрәме 01.09.2018

Чакыра, тагын чакыра
Кыңгырау классларга
Бүгеннән-белем көненнән
Уку елын башлана.
1 сентябрь-Белем бәйрәме,беренче кыңгырау бәйрәме. Бүген мәктәбебездә 2018-2019 нчы уку елына старт бирелде. Мәктәбебездә барлыгы 64 бала белем алачак, шуның 10сы мәктәбебез бусагансын бүген тәүге тапкыр алтап керде. Яңа уку елында мәктәп коллективына яңа уңышлар, зур җиңүләр юлдаш булсын.
-
О приеме заявлений в 1 класс 31.08.2018

Уважаемые родители!
МБОУ "Верхнесиметская СОШ" информирует о начале приёма заявлений в 1 класс 2018-2019 учебного года с 1 февраля 2017-2018 учебного года (ежедневно, кроме воскресенья, с 8.00 до 15.00).Информацию о правилах приёма в школу, образцы заявлений, постановление Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ "О закреплении территории" вы сможете найт на нашем сайте.
А также с 1 февраля начинает работу "Школа будущего первоклассника".
-
Лагерьның 14 нче көне 15.06.2018

Лагерьның бүгенге көнен "Башваткычлар иленә сәяхәт" дип атадык. Укучылар белән төрле авырлыктагы кроссвордлар, ребуслар, чиштек.
-
Лагерьның 13 нче көне 14.06.2018

Бүген без каенлыкка экскурсиягә бардык. Шакиров А. бик матур итеп эшләнгән ял базасында булдык. таганнарда атындык, су буйларында фотоларга төштек. Рәхәтләнеп урман һавалары сулап, ял итеп кайттык.
-
Лагерьның 11 нче көне 12.06.2018

12 июнь -Россия көне. Шул уңайдан укучылар белән әлеге бәйрәмгә карата төрле чаралар уздырылды.
-
Лагерьның 10 нчы көне 11.06.2018

Укучыларыбыз математик викторинада катнаштылар. Ребуслар, кроссвордлар чиштеләр. Саннардан кеше фигуралары ясадылар. Математиканы буенча белемнәрен ныгыттылар.









