МБДОУ «Шеморданский детский сад общеразвивающего вида №3 «Салават купере» с.Шемордан Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан.ул.Хади Такташа, дом 1 |
| Телефон: | +7(843)-623-25-92 |
| E-Mail: | Dsadshem3.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Шеморданский детский сад №3 "Салават купере" |
| Руководитель: | Хамзина Равиля Рашитовна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 198 воспитанников |
| У нас учат: | 20 педагога |
МБДОУ «Шеморданский детский сад общеразвивающего вида №3 «Салават купере» с.Шемордан Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
С днём защитника Отечества! Ватанны саклаучылар көне белән! 23.02.2023

Поздравляем с Днём защитника Отечества! От всего сердца желаем тепла, улыбок и замечательного настроения! Пусть здоровье будет крепким, а сила неиссякаемой. Пусть в сердце всегда горит огонь любви к близким, родной земле, друзьям, пусть оно будет полно мужества, веры и мудрости. С праздником!
Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! Чын күңелдән җылылык, елмаюлар һәм искиткеч кәеф телибез! Сәламәтлек нык булсын, ә көч бетмәс булсын. Якыннарыгызга, туган җирегезгә мәхәббәт уты янсын, ул батырлык, иман һәм зирәклек белән тулы булсын. Бәйрәм белән!
-
Экскурсия в пожарную часть. Янгын сүндерү бүлегенә экскурсия. 22.02.2023

Экскурсия в пожарную часть – это увлекательное, незабываемое путешествие, которое понравится каждому ребенку и запомнится надолго. Рассмотреть настоящую пожарную машину, оборудование, защитные костюмы, особенно интересно детям любого возраста. Дети старших групп №1, №2 побывали в гостях у пожарных село Шемордан. Сотрудники радушно приняли ребят и организовали познавательную экскурсию. Они рассказали детям как выглядит пожарная машина изнутри, где находится бак, который заполняется водой, какими приспособлениями пользуются пожарные, как выглядят пожарные рукава и другие, столь нужные спасателям инструменты, необходимые при пожаре, рассказал об их назначении. Дети увидели спасательные аппараты, которые огнеборцы используют в задымленных местах. Закрепили знания о том, как надо вести себя при возникновении пожара, правила пожарной безопасности и поведения, как правильно набирать номер телефона и сообщать о пожаре. Ребятам даже разрешили посидеть в пожарной машине. В ходе этой интересной встречи дети получили массу полезных сведений о профессии пожарного и особенностях этой важной работы.
Янгын сүндерү бүлегенә экскурсия-кызыклы, һәр балага ошый һәм бик озакка истә кала торган онытылмас сәяхәт. Чын янгын сүндерү машинасын, җиһазларны, саклагыч костюмнарны карау аеруча төрле яшьтәге балаларга кызыклы. Беренче һәм икенче өлкәннәр төркемнәрендәге балалар Шәмәрдән авылында урнашкан янгын сүнднерү бүлегендә кунакта булдылар. Хезмәткәрләр балаларны җылы кабул иттеләр һәм танып белү экскурсиясен оештырдылар. Алар балаларга янгын сүндерү машинасының эчтән нинди булуы, су белән тутырыла торган бакның кайда булуы, янгын сүндерүчеләрнең нинди җайланмалардан файдалануы, коткаручыларга янгын вакытында кирәкле башка коралларның нинди булуы турында сөйләделәр. Балалар коткару аппаратларын күрделәр, аларны янгын сүндерүчеләр төтенле урыннарда куллануларын белделәр. Балалар янгын чыкканда үзеңне ничек тотарга кирәклеге, янгын куркынычсызлыгы һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белемнәрен ныгытылар. Дөрес телефон номерын ничек җыярга һәм янгын турында хәбәр итәргә кирәклеге турында сөйләштеләр. Балаларга хәтта янгын сүндерү машинасында утырырга рөхсәт иттеләр. Бу кызыклы очрашу барышында балалар янгын сүндерү һөнәре һәм бу мөһим эшнең үзенчәлекләре турында бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.
-
Футбольная викторина. Футбол буенча викторина. 22.02.2023

Среди старших групп была организована футбольная викторина в рамках Всероссийского фестиваля "Футбол в школе" среди обучающихся образовательных организаций Российской Федерации 2022-2023 учебного года. В ходе мероприятия ребята отвечали на вопросы о фактах, легендах и мифах на футбольную тему, играли в игры "Ложь или правда", "Собери картинку". По итогам счёт оказался равным. Обе команды были награждены грамотой за активное участие. Данное мероприятие позволило организовать познавательный и развивающий досуг, а соревновательный характер не дал скучать участникам игры.
Өлкәннәр төркемнәре арасында 2022-2023 уку елында Россия Федерациясе мәгариф оешмалары укучылары арасында "Мәктәптә Футбол" Бөтенроссия фестивале кысаларында "Футбол буенча викторина" оештырылды. Чара барышында балалар футбол темасына фактлар, риваятьләр һәм мифлар турындагы сорауларга җавап бирделәр, "Ялган яки дөрес", "Рәсемне җый" уеннарында уйнадылар. Нәтиҗәдә, исәп тигез булды. Ике команда да актив катнашканнары өчен грамота белән бүләкләнде. Бу чара балаларның танып белү сәләтләрен үстереп яллларын оештырырга мөмкинлек бирде, ә ярыш характеры уенда катнашучыларга күңелсезләнергә ирек бирмәде.
-
Чемпионат по волейболу. Волейбол буенча чемпионат. 21.02.2023

Волейбольная команда нашего детского сада "Салават купере" участвуе в чемпионате Сабинского муниципального района по волейболу среди женских команд трудовых коллективов. Сегодня состоялась первая игра с командой "Теремок" и победа была за нами. От всей души поздравляем наших девочек с достойной победой и в дальнейшем желаем успехов!!!
Безнең балалар бакчасының "Салават күпере" волейбол командасы хезмәт коллективларының хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатында катнаша. Бүген "Теремок" командасы белән беренче уен булды һәм җиңү безнең якта иде. Кызларыбызны чын күңелдән лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!!!
-
Международный день родного языка. Халыкара туган тел көне. 21.02.2023

Ежегодно 21 февраля отмечается Международный день родного языка. Он направлен на защиту исчезающих языков, для содействия языковому и культурному разнообразию и многоязычию людей. В рамках этой знаменательной даты с воспитанниками нашего детского сада были организованы беседы "Мой родной язык", "Чем богат родной язык", "Мой край родной". В беседах с детьми было отмечено, что необходимо бережно относиться к национальному языку, уважать традиции и обычаи. Педагоги знакомили детей с понятием "родной язык" , объясняли, почему его называют родным, рассказали о значении родного языка в жизни каждого человека. Также дети с удовольствием играли в народные игры, читали художественную литературу, инсценировали сказки и стихи. Наша задача: развивать у детей любознательность и интерес к языкам; воспитывать уважение и любовь к родному языку,
Ел саен 21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Ул юкка чыккан телләрне яклауга, тел һәм мәдәниятнең төрлелегенең, кешеләрнең күп теллегенең үсешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Әлеге истәлекле дата кысаларында безнең балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән "Нәрсә белән бай nуган телем", "Минем туган телем", "Минем туган ягым" дигән темаларга әңгәмәләр оештырылды. Балалар белән әңгәмә барышында милли телгә сакчыл карарга, гореф-гадәтләрне хөрмәт итәргә кирәклеген билгеләп үтелде. Педагоглар балаларны «туган тел» төшенчәсе белән таныштырдылар, ни өчен аны туган тел дип атыйлар, һәр кеше тормышында туган телнең әһәмияте турында сөйләделәр. Балалар шулай ук рәхәтләнеп халык уеннары уйнадылар, нәфис әдәбият укыдылар, әкиятләр һәм шигырьләр сәхнәләштерделәр. Безнең бурыч: балаларда телләргә карата кызыксыну үстерү, туган телгә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.
-
"Как по морю-океану..." "Диңгез-океан кебек..." 20.02.2023

Сегодня специалист ШДК Фатхуллина С.М. с детьми средней группы №1 провела развлекательную программу "Как по морю-океану...", посвященную Всемирному дню защиты океанских и морских млекопитающих. Мероприятие началось с экологической беседы на морскую тематику, воспитанники детского сада познакомились со многими обитателями морских просторов. Далее, разделившись на две команды, ребята приступили к конкурсным заданиям "Морские жители", "Ловись рыбка", "Капитаны вперед", "Собери картинку". В ходе мероприятия ребята поняли, что люди всей земли обязаны защищать и охранять морских животных.
Бүген Шәмәрдә мәдәният йорты белгече Фәтхуллина С. М. беренче номерлы уртанчылар төркеме балалары белән Бөтендөнья океан һәм диңгез имезүчеләрен саклау көненә багышланган "Диңгез-океан кебек..." дип исемләнгән күңел ачу чарасы оештырды. Чара диңгез тематикасына багышланган экологик әңгәмәдән башланды, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр диңгез киңлекләрендә яшәүчеләрнең күбесе белән таныштылар. Алга таба, ике командага бүленеп, "Диңгездә яшәүчеләр", "Балык тот", "Капитаннар, алга", "Рәсемне җый" конкурс биремнәренә керештеләр. Чара барышында балалар бөтен җир кешеләренең диңгез хайваннарын сакларга һәм якларга тиешлеген белделәр.
-
День спонтанного проявления доброты. Игелек күрсәтү көне. 17.02.2023

Международный День спонтанного проявления доброты не остался без внимания в нашем детском саду и прошёл под девизом «Дари добро». Во всех возрастных группах прошли беседы о добре и дружбе, игры, ситуативные разговоры. Дети с огромным удовольствием рассказали друг другу, какие добрые поступки они совершают дома, в детском саду, на улице. С воспитанниками средней группы №1 провели познавательное мероприятие «Добрые слова», а в средней группе №2 выросло волшебное "Дерево добрых пожеланий", где родители написали добрые пожелания и слова. Важно помнить, что такими делами, как проявление отзывчивости, дружелюбия, мы учим наших детей творить добро.
Халыкара игелек күрсәтү көне безнең балалар бакчасында игътибарсыз калмады һәм «Яхшылык бүләк ит» девизы астында үтте. Барлык төркемнәрдә дә игелек һәм дуслык турында әңгәмәләр, уеннар, ситуатив сөйләшүләр үтте. Балалар бер-берсенә өйдә, балалар бакчасында, урамда нинди игелекле гамәлләр кылулары турында бик теләп сөйләделәр. Беренче номерлы уртанчылар төркемендә тәрбияләнүчеләр белән "Игелекле сүзләр» танып белү чарасы үткәрделәр, ә икенче номерлы уртанчылар төркемендә тылсымлы "Игелекле теләкләр агачы" үсеп чыкты. Анда ата-аналар изге теләкләр һәм сүзләр яздылар. Шуны истә тотарга кирәк: ярдәмчел булу, дуслык күрсәтү кебек эшләр белән без балаларыбызны игелек эшләргә өйрәтәбез.
-
Онлайн рисование. Онлайн рәсем дәресе. 16.02.2023

Сегодня на уроке рисования, который проводится на платформе Zoom, приняла участие старшая группа. Совместно с сотрудниками мультимедийной школы "Ихлас" они создали рисунок синего кита методом нанесения отпечатков. Рисунки получились невероятно красивыми!
Бүген ZOOM платформасында уздырыла торган рәсем дәресендә өлкәннәр төркеме катнашты. Алар "Ихлас" мультимедиа мәктәбе хезмәткәрләре белән бергәләп эз калдыру алымы белән зәңгәр кит рәсемен ясадылар. Рәсемнәр искиткеч матур булып чыкты!
-
Участие в зональном семинаре-практикуме.Зона семинар-практикумында катнашу. 16.02.2023

Сегодня на базе МБДОУ "Арский детский сад №5 " Арского муниципального района РТ состоялся зональный семинар-практикум для педагогов и специалистов дошкольных учреждений "Нравственно-патриотическое воспитание детей дошкольного возраста". Наши коллеги, воспитатель Закиева Г.К. (тема: "Воспитание патриотических чувств дошкольников через ознакомление с природой родного края"), музыкальный руководитель Гарифуллина В.Н. (тема: "Народные игры и танцы как средство нравственно-патриотического воспитания в ДОУ) познакомили присутствующих с опытом работы по данной теме. Спасибо организаторам и педагогам за прекрасную атмосферу, созданную во время семинара, где обсуждалась важная и значимая тема.
Бүген Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының 5нче балалар бакчасында "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлакый-патриотик тәрбия бирү" темасына педагоглар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүче белгечләр өчен зона семинар-практикумы булып узды. Безнең хезмәттәшләребез, тәрбияче Зәкиева Г.К. (тема: "Туган як табигате белән танышу аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларда патриотик хисләр тәрбияләү"), музыка җитәкчесе Гарифуллина В. Н. (тема: "Балалар бакчасында әхлакый-патриотик тәрбия чарасы буларак халык уеннары һәм биюләре") семинарда катнашучыларны үзләренең эш тәҗрибәсе белән таныштырдылар. Бик мөһим һәм мәгънәле темага фикер алышуга багышланган семинарда тудырылган искиткеч атмосфера өчен оештыручыларга һәм педагогларга зур рәхмәт.
-
День рождения Мусы Джалиля. Муса Җәлилнең туган көне. 15.02.2023

В нашем ДОУ прошли мероприятия, посвященные памяти Мусы Джалиля. В наше время очень важно воспитание гражданина – патриота Родины. Воспитатели рассказали детям о жизни и творчестве поэта-героя, дети с удовольствием читали его стихотворения, играли в игры, выполнили творческую деятельность по мотивам произведений великого писателя.
Безнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә Муса Җәлил истәлегенә багышланган чаралар узды. Хәзерге вакытта Ватаныбызның патриот гражданнарын тәрбияләү бик мөһим. Тәрбиячеләр балаларга герой шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр, балалар аның шигырьләрен укыдылар, уеннар уйнадылар, бөек язучы әсәрләре буенча иҗади эшчәнлек башкардылар.










