Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сабинский детский сад общеразвивающего вида №5 "Бэлэкэч" п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422060,РТ,Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Пушкина д.15А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Belekech-5.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №5 "Бэлэкэч" |
| Руководитель: | Рамазанова Гульназ Хусаеновна |
| Год основания учреждения: | 2011 |
| У нас учатся: | 226 воспитанников |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сабинский детский сад общеразвивающего вида №5 "Бэлэкэч" п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 286 287 288 289 ( 290 ) >>
-
24.05.2013

Логопедик пунктка 2012-2013 уку елында 58 бала йөрде. Укытучы - логопед Алия Азатовна һәр бала белән индивидуаль эш алып барды. Иң беренче чиратта балага дөрес ишетү күнекмәләре бирелде. Телдәге кимчелекләр тиешенчә үзләштерелде.
-
"Олимпиадага безнең сәлам!" 23.05.2013

Башкалабыз Казанда
Универсиада узачак
Бик күп төрле спорт төре
Ярышлары булачак.
Без бит әле кечкенә
Бара алмыйбыз анда.
Кече Универсиада
Үткәрербез без монда!
Балалар иҗат үзәгендә узган "Олимпийский наш привет" конкурсында "Бәләкәч" балалар бакчасының чыгышы шушы шигырь юллары белән башланып китте. 7 минут эчендә балаларыбыз үзләренең җыр-биюгә, сәнгатьле итеп шигырь сөйләүгә осталыкларын жюри әгъзаларына күрсәттеләр. Без үзебездә тәрбияләнүче балалар белән горурланабыз. Молодцы!
-
23.05.2013

Менә шулай шау-гөр килеп,
Яшибез "Бәләкәч"тә
Зур җиңүләр яуларбыз без,
Алдагы киләчәктә.
Шушы конкурсны әзерләүдә үзләренең барлык һөнәри осталыкларын куйган музыка җитәкчеләребез Айгөл Ямнихановна һәм Ләйлә Валинуровнага зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Иҗатларының бер дә савыкмавын, алга таба да бергә булып, бердәм булып озын-озак эшләсәк иде.
-
Универсиаданы каршылап 16.05.2013

Без Саба балалары дип
Горурланып әйтәбез.
Универсиада сезне көтә,
Соңармагыз, әйдәгез!!!
Бу атналык бакчабызда балаларны 2013 елны башкалабыз Казанда узачак бөтен дөнья студентларының олимпиада уеннары - универсиада белән таныштыруга багышлана. Әлеге атнада балалар төрле спорт уеннары белән, төрле илләрнең универсиада символлары белән таныштылар. Әти - әниләр һәм балалар өчен күргәзмә оештырылды.
-
"Табигатьне саклаган-үз яшәвен аклаган"
15.05.2013
Бакчабызда әхлак, эстетик тәрбия,хезмәт, патриотик тәрбия, хокук тәрбиясе белән беррәттән экологик тәрбиягә дә зур игътибар бирелә. Балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү төп бурычларыбызның берсе булып тора. Республика буенча игълан ителгән экологик айлыкта да балалар белән берлектә төркемнәрдә шушы тема астында әңгәмәләр, презентацияләр карау, якын тирә полосаларга экскурсиягә бару оештырылды. Җиңүнең 55 еллыгына багышланган аллеяга балалар белән берлектә эленгән сыерчык ояларына оялаган сыерчыкларны күзәттеләр. Төркемдә урнаштырылган танып - белү почмакларында даими эшчәнлек алып барыла. Үсентеләр утыртыла, гөлләр яңартыла.
-
13.05.2013

-
Җиңү алып килгән яз. 07.05.2013

Җиңү көне!
Халык бәйрәм итә.
Яз төренгән янар комачка.
Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,
Йөз балкытып карый кояш та.
Бу көн халкыбыз күңелендә мәңге онытылмас көн булып уелып кала. Хәзерге вакытта да 9 нчы Май Җиңү көне буларак билгеләп үтелә.
Тик шулай да, күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр, һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр.
Без ел саен 9 нчы Май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадын карарга барабыз. Анда күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт хисе уяна. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аларга! -
"Россия - Родина моя" 30.04.2013

Сегодня в детском саду мы провели праздник "Россия - Родина моя". В нем приняли участие ребята средней, старшей и подготовительной группы. Воспитатель по обучению русскому языку Назмиева Любовь Викторовна постаралась расширить представление детей о России, русском народе, его истории и традициях, народных промыслах.
-
30.04.2013

Благодаря таким мероприятиям воспитываем у ребят бережное отношение к русскому языку и культуре русского народа.
-
Россия башкаласы – Мәскәү. Рус теле, рус милләте атналыгы. 29.04.2013

Бу атналык бакчабызда Россия башкаласы – Мәскәү, рус теле, рус милләте темасы белән үтәчәк.
Атна дәвамында балалар рус халкының сәнгате, киемнәре, аларның бию элеменлары, гореф – гадәтләре белән танышачаклар. Мәсәлән бүген уртанчылар төркемендә үткән эшчәнлектә балалар хохлома, гжель, дымков уенчыклары белән таныштылар. Үзләре дә тозлы камырдан хохлома савытын әвәләп ясадылар.








