Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сабинский детский сад общеразвивающего вида №5 "Бэлэкэч" п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422060,РТ,Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Пушкина д.15А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Belekech-5.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №5 "Бэлэкэч" |
| Руководитель: | Рамазанова Гульназ Хусаеновна |
| Год основания учреждения: | 2011 |
| У нас учатся: | 226 воспитанников |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сабинский детский сад общеразвивающего вида №5 "Бэлэкэч" п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 281 282 283 ( 284 ) 285 286 287 288 289 290 >>
-
Безгә 2 яшь! 03.10.2013

Бүген безнең бакчабызның туган көне. “Бэлэкэч” балалар бакчасы ачылып үзенең эшчәнлеген башлаганга 2 ел. Бакчабыз яшь булуына карамастан, безнең коллектив үз алдына зур максатлар куеп аларга ирешер өчен бар көчен биреп эшли. Бакчабызда балалар тәрбияләр өчен барлык шартлар тудырылган: бакчабыз зур, якты, чиста, җылы, зәвык белән җиһазландырылган һәм бизәлгән. Хәзерге вакытта, бакчада барлыгы 12 группада 225 балага белем һәм тәрбия бирәбез. Яшь буынга тәрбия бирүдә тәрбияче генә түгел, ә һәрбер хезмәткәрнең дә өлеше керә. Безгә тормышны балалар бакчасыннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Алар ата-аналарга тынычлап эшләргә, укырга гына түгел, ә балаларга комплекслы тәрбия һәм белем бирергә дә зур ярдәм итә. “Бәләкәч” балалар бакчасының төп максаты булып, ата-аналар белән тыгыз элемтәдә торып, бергәләп балалар тәрбияләү. Бары тик кулга кул тотынышып эшләгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешә алабыз. Һәр елны уку елы башыннан киләчәккә планнар төзибез, үткәреләчәк мероприятияләребезне барлыйбыз. Күп чараларда, ачык шөгыльләрдә әти-әниләрнең катнашуы безнең өчен куаныч булып тора. Шушы 2 ел эчендә бакчабыз бик күп конкурсларда катнашып, зур нәтиҗәләргә иреште. Хәттә үзебезнең “Бәләкәч” –бәхет өебез!” дип исемләнгән гимныбыз да булдырылды.
-
"Бәләкәч" гимны 03.10.2013

1.Безнең бакча әкият иле
Син дә килеп күр әле
Иң бәхетле балаларның
Кем икәнен бел әле.
Уенчыклар безнең белән
Сөйләшеп шатланалар
Безне сөя иң-иң әйбәт
Тәрбияче апалар.
Кушымта:
Бәләкәч, Бәләкәч,
Әкият дөньясына юл.
Бәләкәч, Бәләкәч,
Тотынышыйк кулга- кул...
-
02.10.2013

В нашем детском учреждении охвачено плаванием 40 детей в возрасте от 5 до 6 лет. Занятия начались с сентября месяца, проходят 1 раз в неделю.
Группа делится на подгруппы по 6—8 человек. Дети плавают 25—30 мин. Наши воспитанники с большим удовольствием посещают эти занятия.
-
02.10.2013

Плавание способствует укреплению здоровья, привитию жизненно-важных навыков, воспитанию морально-волевых качеств. Оно имеет большое воспитательное, оздоровительно-гигиеническое, лечебное, эмоциональное и прикладное значение. Современные программы по обучению плаванию в детском саду предполагают гармоничное сочетание решения задач оздоровления и обучения ребенка спортивным способам плавания. Умение передвигаться в воде, используя наиболее рациональные движения, дает возможность ребенку повысить функциональные возможности организма. Здоровый активный ребенок с удовольствием познает мир, хорошо обучается, быстро восстанавливается. Занятия в бассейне для плавания имеют большие возможности для оздоровления и укрепления детского организма.
-
Бәйрәм белән! 27.09.2013

Хөрмәтле хезмәттәшләребез!
Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез -Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз! Тәрбияче хезмәте – авыр һәм фидакарь хезмәт. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Тәрбиячегә беркайчан да җиңел булмады. Тормыш сезгә һәрвакыт югары таләпләр куйды. Бүген алар күп тапкыр артты. Без яңалыкка омтыла торган гасырда яшибез һәм бүген искечә эшли алмыйбыз: заман үзгәрә, яңа мәгариф стандартлары кертелә. Хөрмәтле тәрбиячеләр, һөнәри бурычыгызга тугъры калуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт. Хөрмәтле тәрбиячеләр! Көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, балалар белән үзара аңлашу һәм һөнәрегезгә тугрылык телибез. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын!Тәрбиячем, җанга якын кешем
Кыласыз сез бары изгелек.
Гамәл, киңәшегез үзегезгә
Бирсен иде бары игелек!
Без телибез сезгә олы бәхет,
Озын гомер, бетмәс шатлыклар.
Барыр юлларыгыз озын булсын,
Ашыкмасын килер картлыклар.
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр
Күңелләрдә булган саф хисләр,
Озын гомер, якты тыныч тормыш –
Безнең сезгә әйтер теләкләр.
-
Бәйрәм белән! 27.09.2013

Тәрбиячеләр көне уңаеннан "Бәләкәч" балалар бакчасында Саба дулкыннары телевидениясе кунакта булды. Тәрбиячеләргә һәм балалар бакчасы хезмәткәрләренә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары үзләренең шигырләре, җыр-биюләре аша котлауларын җиткерделәр. Әти-әниләр дә бик матур теләкләр әйтеп, алдагы эшебездә дә уңышларга ирешүебезне теләп калдылар. Бәйрәм бик җанлы һәм күңелле узды.
-
"Кросс Татарстана - 2013" 23.09.2013

22 сентябрь көнне Сабада республика күләмендә оештырылган “Кросс Татарстана -2013” ярышы үтте.
Әлеге спорт чарасында безнең балалар бакчасыннан 22 бала катнашты һәм аларның тырышлыклары юкка китмәде: беренче урынны Хузин Ильзат, икенче урынны Ахметов Рөстәм, өченче урынны Гаффаров Рим яуладылар. Сезне чын күңелдән котлыйбыз!
-
23.09.2013

Барлык катнашкан балаларга да оештыручылар тарафыннан бүләкләр тапшырылды. Алдагы ярышларда да катнашып нәтиҗәләргә ирешербез дип ышанып калабыз.
-
Здравствуй, Осень! 20.09.2013

Осень невидимкой
На землю сошла,
Сизо – серой дымкой
Небо облекла…
Эта неделя в детском саду была посвящена осени. Воспитатели рассказывали детям о характерных признаках этого времени года, об осенних изменениях в природе, создавали положительный эмоциональный настрой. Заключительным мероприятием стала постановка украинской народной сказки «Колосок».
-
Родительские собрания 16.09.2013

13 сентября в детском саду прошли родительские собрания. Воспитатели наметили цели и задачи на новый учебный год, совместно с родителями приняли решения, касающиеся вопросов воспитания и образования детей дошкольного возраста.








