Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сабинский детский сад общеразвивающего вида №5 "Бэлэкэч" п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422060,РТ,Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Пушкина д.15А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Belekech-5.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №5 "Бэлэкэч" |
| Руководитель: | Рамазанова Гульназ Хусаеновна |
| Год основания учреждения: | 2011 |
| У нас учатся: | 226 воспитанников |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сабинский детский сад общеразвивающего вида №5 "Бэлэкэч" п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 286 ( 287 ) 288 289 290 >>
-
хезмәт тәрбиясе. 22.07.2013

В.А. Сухомлинский фикеренчә, бары тик хезмәт кенә кешене иҗади, акыллы, мәдәниятле һәм белемле итә алачак. Нәкъ менә хезмәт кенә баланың табигый үсешен билгели, тумыштан салынган сәләтен ача ала. Аны хезмәткә күнектергәндә һәм хезмәт итәргә әзерләнгәндә бер нәрсәне онытмаска кирәк: баланың җәмгыятькә нинди файда китерәчәклеге турында гына түгел, ә хезмәт аның үзенә дә нәрсә бирә алачыклыгы турында уйларга кирәк.
-
15.07.2013

Бакчабызда җылы як кунакларына аерым урын бирелгән. Озын муенлы жирафларны, ал төстәге фламинго кошларын күргәч, балалар үзләрен икенче бер дөньяда дип хис иттеләр.
-
Сәламәтлекне ныгыту. 11.07.2013

Бөтен кешегә дә үзе теләгән спорт төре белән шөгыльләнергә тиеш, чөнки спорт физик яктан гына түгел, ә рухи яктан да тәрбияли. Ихтыяр көчен дә ныгыта. Шуңа күрә безнең балалар бакчасында да спортка зур басым ясыйбыз.
-
"Юлда булсаң - бул өлгер, юл кагыйдәләрен бел!" 08.07.2013

Без мәктәпкә әзерлек төркеме белән "Юлда булсаң-бул өлгер,юл кагыйдәләрен бел!"-дигэн темага кичә үткәрдек. Татар халкын да борынгыдан ук килгән күркәм бер гадәт бар.Бездә юлчыларга юлга чыкканда: "Хәерле юл!"- дип озатып калу һәм "Исән-сау кайттыңмы?"- дип каршы алу гадәткә кергән.
Әйе шул, без яши торган заманада хәерле юллардан сән-сау әйләнеп кайту бик күп зиһен һәм тапкырлык сорый торган эш.
Менә шуңа күрә дә без кечкенәдән үк юлда исән- имин йөрү кагыйдәләрен белергә тиешбез.
Балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Урамда дөрес йөрергә өйрәтү; юл билгеләре турында белемнәрен ныгыту; балаларның бер-берсенә игътибарлы, ярдәмчел булуына ирешү; автомобильләр транспорты турында белемнәрен үстерү; юлда йөргәндә бозмаска, үз-үзеңне әдәпле тоту.
-
08.07.2013

Казанда узган XXVII Универсиада эмблемасы - Юни, безнең "Бәләкәч" бакчасында да лаеклы урынын тапты, һәр көнне сабыйларны иртән каршылап, кичен озатып кала...
-
05.07.2013

Гөрләшеп уйный сабыйлар
Бакча мәйданчыгында.
Бала чакның иң күңелле
Мизгеле үтә монда.
-
02.07.2013

Иртәнге таң нурында
Уянды ромашкалар.
Елмаеп, хәл сорашып,
Күзгә - күз караштылар.
Ромашкалар бар да ак,
Аерылмый бер - береннән:
Ничек болай берүзе
Ул кызылдан киенгән?
-
Россия! Казан! Универсиада! 28.06.2013

Кубарылды бөтен Җир шары,
Агыла дөнья Казан ягына-
Универсиадада катнашырга,
Бар гамәлен күреп калырга
-
Универсиада уты - Байлар Сабасында! 28.06.2013

Универсиада уты Сабадан да
Үтеп китте сирпеп ялкынын:
"Саба-Казан-
Универсида!"-
Күңелдә җыр булып кабындың.
-
27.06.2013

Тәрбиячеләребез ясаган кояштан,
бакчабыз тирә - юне тагында яктырак,
күңеллерәк җылырак булып китте.








