Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
Лагерьның 4нче көне 28.12.2016

Бүген лагерьның 4нче көне бик кызыклы, файдалы узды. Иртәнге аштан соң лагерьга йөрүче балалар район үзәгенә экскурсиягә бардылар. Туган якны өйрәнү музеенда, китапханәдә булдылар. Шулай ук үзәк чыршы янында күңел ачтылар, кар сыннары карадылар, чанада шудылар. Балаларга әлеге экскурсия бик ошады. Ә төшке аштан соң химия укытучысы Арстамбекова Г.З. балаларга молекула модельләре төзергә өйрәтте, кызыклы тәҗрибәләр күрсәтте. Шулай ук бию түгәрәге оештырылды.
-
Лагерьның 3нче көне 27.12.2016

Лагерьга йөрүче укучыларыбыз иртәнге аштан соң хореография түгәрәгендә шөгыльләнделәр. Аннан соң Иләбәр авыл китапханәсенә экскурсия оештырылды. Ә төшке аштан соң Эзмә мәдәният йортында күңел ачу программасында катнаштылар. Көн бик күңелле һәм файдалы узды.
-
Лагерьның 2нче көне 26.12.2016

Бүген лагерьның икенче көне. Иртәнге аштан соң лагерь ачылышына багышланган "Йолдызлар фабрикасы" булды. Шулай ук күңелле биюләр дә балалар күңеленә хуш килде. Ә төшке аштан соң әкиятләр иленә сәяхәт оештырылды.
-
Яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә. 25.12.2016

Бүген мәктәбебез Яңа ел бәйрәмнәреннән гөрләп торды. Беренче сменада 1-3нче сыйныфлар өчен, ә икенче сменада 4-7 сыйныфлар өчен Яңа ел тамашалары үткәрелде.
-
Лагерьның 1нче көне
25.12.2016
Бүген мәктәбебезнең "Ак каен" лагеры үз эшен башлап җибәрде. Укучыларыбыз Яңа ел тамашаларында катнаштылар.Көн күңелле үтте, барыбызда да бәйрәм рухы иде.
-
Яңа ел белән! 24.12.2016

Бүген мәктәбебездә 8-11 сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм тамашасы җыр-биюләр, күңелле күренешләр белән үрелеп барды. Лотерея уены да әлеге бәйрәмнең бер матур мизгеле булды.
-
Кар сыннары
24.12.2016
Мәктәп территориясен Яңа елга әзерләү, кар сыннары ясау буенча мәктәбебез 3нче урынга лаек булды. Бу эштә катнашкан һәркемгә: укучыларыбызга, укытучыларга, барлык хезмәткәрләргә зур рәхмәт!
-
Cпонсорлар белән очрашу 20.12.2016

Бүген мәктәбебезгә игелекле ярдәм күрсәткән спонсорларыбыз белән очрашу үткәрелде. Әлеге очрашуда ООО “Сабинская ПМП “Мелиорация” җитәкчелеге исеменнән Габдрахманов Р.В. катнашты. Расил Василович “Техник иҗат” түгәрәгендә эшләнгән әйберләрдән оештырылган күргәзмә һәм Шайхлисламов Б.Ф. алып баручы түгәрәк эшчәнлеге белән танышты. Шулай ук чаңгы базасында булып, Галиев А.Г. үткәргән түгәрәккә йөрүче укучылар белән дә очрашты. Эзмә урта мәктәбе укытучылар һәм укучылар коллективы, күрсәткән ярдәмнәре өчен спонсорларыбызга зур рәхмәтләрен белдерде, Рәхмәт хатлары тапшырылды.
-
20.12.2016
Бүген районның балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы Сибагатов А.А. һәм участок уполномоченные Мубараков Ф.Р. экстремизм, терроризм темасы буенча, шулай ук пиротехника куллану, кышкы каникулдагы куркынычсызлык кагыйдәләре буенча гомуммәктәп линейкасында чыгыш ясадылар.
- Яңа елга әзерлек. 19.12.2016







