Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
"Секреты дружного класса" 20.03.2017

5нче сыйныфның әти-әниләр комитеты бүген Тимершык зонасында узган "Секреты дружного класса" республика бәйгесенең район этабында катнашып, уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Катнашкан барлык әти-әниләргә чын күңелдән рәхмәтебезне әйтеп, алга таба да шундый актив булуларын теләп калабыз.
-
Волейбол ярышы
20.03.2017
Мәктәбебез укытучылары Явлаштау зонасында уздырылган мәгариф хезмәткәрләре арасындагы волейбол ярышында катнашып, 1нче урын яуладылар. Чын күңелдән котлыйбыз!
-
Хуш киләсең, Нәүрүз! 18.03.2017

Элек заманнарда безнен бабаларыбыз, бабаларыбызның бабалары Яна ел бәйрәмен 21 мартта уздырганнар. Аны «Нәүрүз» бәйрәме диеп атаганнар.Бу көнне бар кеше дә бәйрәмчә киенгән, бер-берсен котлаган. Олыларга бүләкләр биргәннәр. Без дә бүген мәдәният йортында «Нәүрүз» бәйрәмен үткәрдек.Бәйрәм укучылар чыгышы белән башланды. Күңелле итеп бирнә җыйганнан соң, төрле уеннар, җыр-биюләр оештырылды. Килгән авыл халкы һәм укучыларыбыз нәүрүз коймагы һәм боткадан да авыз иттеләр. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
Интеллектуаль бәйге 16.03.2017

Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында әти-әниләр һәм укучылар арасында интеллектуаль бәйге үткәрелеп, "Иң зирәк әти-әни" һәм "Иң зирәк укучы" билгеләнде. Әти-әниләр арасында бу исемгә Хафизов Рамиль, ә укучылар арасында 8нче сыйныф укучысы Галимова Эльвина лаек булды.
-
Парламент дәресе 14.03.2017

Бүген мәктәбебездә ООО "Сабагро" җитәкчесе Нигматзянов Фәрит Әлфәтович катнашында "Татарстан -2030: республикабыз киләчәгендә минем өлешем" дигән тема буенча Парламент дәресе үткәрелде. Эшмәкәр югары сыйныф укучыларына мәктәп елларында алган белемнәренең безнең районыбыз, республикабыз, хәтта илебезнең киләчәген үстерүдә мөһим роль уйнаганын,киләчәгебезне үстерүче яшьләрнең нинди сыйфатларга ия булырга тиеш икәнлеген аңлатты. Шулай ук 2030нчы елларда әлеге яшьләребезгә зур өметләр баглауларын ассызыклап үтте.
-
"Без бергә" фестиваль-бәйге 10.03.2017

Бүген 3а сыйныф укучысы Рамазанова Алсу (җитәкчесе Ахатова Л.Ф.) республикакүләм "Без бергә" фестиваль-бәйгесенең "Нәфис сүз" номинациясендә катнашып, уңышлы чыгыш ясап кайтты.
-
Фәнни-практик конференция 10.03.2017

Бүген 3-6нчы сыйныф укучылары өчен районкүләм фәнни-практик конференция үткәрелде.
-
"Лыжня Здоровья" 08.03.2017

Укучыларыбыздан торган команда (җитәкчеләре А.Г.Галиев) Сочида үткән Паралимпия уеннары чемпионы, райондашыбыз Рушан Миннегулов призына үткәрелгән чаңгы ярышында актив катнашып, призлы урыннар яулап кайттылар.
-
Бәйрәм белән! 07.03.2017

Бүген мәктәбебездәге ир-егетләребез 8 Март бәйрәме уңаеннан барлык хатын-кызларыбызны котлап, матур теләкләрен җыр, бию, нәфис сүз, күңелле күренешләр аша җиткерделәр. Бәйрәм концерты бик күңелле, матур булды.
-
Чаңгы буенча ГТО 06.03.2017

Бүген 1-10нчы сыйныф укучылары чаңгыда шуу буенча ГТО нормативларын тапшырдылар.







