Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
Әлифба бәйрәме 03.03.2017

Әлифба, син алып кердең,
Безне белем иленә.
Ялкаулык та, тырышлык та,
Шушы илдә беленә.
Бүген мәктәбебездә 1 нче сыйныфта укучы 25 бала өчен балачакның иң күңелле бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә укучыларның әти-әниләре дә чакырылган иде. Кичә ахырында алар да балаларына иң матур теләкләрен җиткерделәр.
-
"Без бергә" конкурсы 03.03.2017

Мәктәбебезнең "Алтын куллар" түгәрәгенә йөрүче 3б сыйныф укучылары Вахитова Алия, Закарова Нәргизә, Шәйхетдинова Азалия (түгәрәк җитәкчесе Закарова Г.Р.) "Без бергә" республика конкурсының муниципаль этабында коллектив эш белән катнашып, үз төркемнәрендә 1нче урын яуладылар. Без аларны чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар телибез.
-
Бозлыкларда сак бул! 02.03.2017

Татар халкында шундый мәкаль бар: язгы бозга ястык калынлыгы булса да, ышанма. Шунлыктан, укучылар белән бозлыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм боз астына китүчене коткару буенча сыйныфларда татар һәм рус телләрендә видеороликлар карау оештырылды.
-
"Секреты дружного класса" 28.02.2017

Бүген мәктәбебездә "Тату сыйныф серләре" дип аталучы республикакүләм бәйгенең мәктәп туры үтте. 5-9нчы сыйныфларның әти-әниләр комитеты дүрт турда көч сынашты. Жюри нәтиҗә ясаганнан соң, иң күп балл җыеп, Тимершыкта узачак зона этабында 5нче сыйныфның әти-әниләр комитеты катнашачагы билгеле булды. Бәйге үтте, ә күңелдә якты хатирәләр сакланып калды. Без чын күңелебездән шушы бәйгедә катнашкан әти-әниләргә, аларны әзерләгән сыйныф җитәкчеләренә, бәйге барышында концерт номерлары белән чыгыш ясаган укучыларыбызга, гомумән, кемнең шушы бәйгене үткәрүгә көче, ярдәме кергән- һәммәсенә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Аҗаган - 2017 25.02.2017

Мәктәптә хәрби-патриотик тәрбия бирү айлыгы кысаларында "Аҗаган" уены үткәрелде. Ике команда укучылары маршрутлар буенча йөреп, флаг эзләделәр. Яшерелгән флагны "Кызыллар" командасы укучылары тапты.
-
Иң күп "5"ле алучы
25.02.2017
Һәр сыйныфтан иң күп "5"ле алучы укучылар барланып, атналык йомгаклау линейкасында тәбрикләнделәр.
-
Стройда җыр белән бару конкурсы 22.02.2017

Бүген мәктәбебездә стройда җыр белән атлап йөрү бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә ике команда укучылары да актив катнашты. Бәйге барышында һәр сыйныфның стройда атлап йөрешенә, киемнәренә һәм командаларны төгәл үтәүләренә игътибар ителде.
-
Бәйрәм белән! 22.02.2017

Мәктәбебездә укучы кызлар бүген барлык ир-ат укытучыларны, укучы малайлар һәм егетләрне, хезмәткәрләрне Ватанны саклаучылар көне уңаеннан котлап, концерт номерлары бүләк иттеләр.
-
Котлыйбыз! 22.02.2017

Бүген 10нчы сыйныф укучысы Гыйльманова Чулпан (җитәкчесе Хадиева Г.Ә.) КФУ үткәргән "Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар" дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашып, дипломга ия булды. Без аларны чын күңелебездән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар теләп калабыз.
-
Котлыйбыз!
22.02.2017
11нче сыйныф укучысы Юсупова Ризәлә рус теленнән республика олимпиадасында катнашып, призер булды. Ризәләне чын күңелебездән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.







