Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
Котлыйбыз! 08.02.2017

Бүген үзенең бөтен гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мифтахова Вәсилә Хәмит кызының олы юбилее.
Хөрмәтле Вәсилә Хәмитовна!
Сезне ихлас күңелдән шушы матур юбилеегыз белән чын күңелдән тәбриклибез. Ихтирамлы һәм игътибарлы булганыгыз, хезмәтегезне намуслы башкарганыгыз, тырыш һәм ярдәмчел булуыгыз өчен Сез хезмәттәшләрегез арасында да, әти-әниләр, укучылар арасында да хөрмәткә ия булдыгыз. Гомер үткән саен тормыш сынауларына бирешмичә, хезмәтегезгә гашыйк булып, саулыкта, сәламәтлектә, гаиләгезнең горурлыгы, якыннарыгызның таяначы булып, яшәгез, эшләгез.
-
Иң яхшы әйдаман - 2017 08.02.2017

Балалар иҗат үзәгендә бүген отряд әйдаманнары өчен "Иң яхшы әйдаман" Республика конкурсының муниципаль этабы узды. Мәктәбебез укучысы Галиева Әдилә әлеге бәйгедә 1нче урын яулады. Әдилә үзен актив, иҗади, кыскасы, бар яктан да килгән әйдаман итеп күрсәтте. Аңа зона этабында да зур уңышлар теләп калабыз.
-
Котлыйбыз! 06.02.2017

Мәктәбебезнең 9нчы сыйныф укучысы Закарова Нәргизә (укытучысы Закарова Г.Р.) МХК фәненнән Бөтенроссия олимпиадаларының республика этабында призер булды. Нәргизәне чын күңелебездән котлыйбыз, алга таба да зур уңышларга ирешүен теләп калабыз.
-
Мәктәпкә әзерлек 04.02.2017

Бүген 2017-2018нче уку елында укырга керүче балалар өчен мәктәп алды әзерлек курслары башланды.
-
Кызыклы шигырьләр 03.02.2017

"Эзтабарлар" атналыгы кысаларында укучыларда шигырь укуга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан "Кызыклы шигырьләр" дигән кичә үткәрелде.
-
Әти-әниләр җыелышы 02.02.2017

9, 11нче сыйныф укучыларын дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү буенча әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Җыелышта:
-укучыларның мәктәптә биреп караган ОГЭ,ЕГЭ нәтиҗәләре;
-имтихан бирү пунктына алып керергә тыелган һәм ярый торган предметлар;
-резерв көннәрдә йомгаклау аттесттациясенә кертү шартлары;
-апелляциягә бирү тәртибе;
-дәүләт йомгаклау аттестациясенең расписаниесе;
-аттестат алу өчен һәм югары уку йортларына керү өчен баллар, кабул итү тәртипләре аңлатылды, әти-әниләрнең сорауларына җаваплар бирелде.
-
"Серле каләм" бәйгесе җиңүчеләре 02.02.2017

Мәктәбебез укучылары Шайхуллина Эльвина 3нче урын), Гарифуллин Айнур, Нәгыймова Әдилә, Гыйльманова Чулпан Васыйл Гарифуллин исемендәге "Серле каләм - 2017" конкурсында катнашып, грамоталарга ия булдылар.
-
Матбугатта кунакта 02.02.2017

Бүген башлангыч сыйныф укучылары белән "Матбугатта кунакта" дигән сбор үткәрелде. Сборда педагог-оештыручы Зиганшина Н.С. газета-журналларның әһәмияте, аларның кайда нәшер ителүләре, мөхәррирләре белән таныштырды. "Көмеш кыңгырау" газетасына күзәтү ясалды, викторина сорауларына җавап бирелде.
-
Күңелле стартлар 01.02.2017

"Эзтабарлар" атналыгы кысаларында физкультура укытучысы Вафин А.В. һәм педагог-оештыручы Зиганшина Н.С. "Күңелле стартлар" оештырды.
-
Тапкырга-табышмак 30.01.2017

Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында педагог-оештыручы Зиганшина Н.С. 1-4нче сыйныф укучылары белән "Тапкырларга-табышмак" дигән кичә оештырды. Кичәдә укучылар төркемнәргә бүленеп Тапкырҗан, Шаянҗан,Айзирәк алып килгән табышмакларга җаваплар таптылар, үзләре дә бирелгән җавап буенча табышмаклар иҗат иттеләр. Җюри һәр турга нәтиҗә ясап, җиңүче команданы билгеләде.







