Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Галихузина Гульназ Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 144 |
| У нас учат: | педагоги - 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 ( 206 ) 207 208 209 210 >>
-
Әниемә бүләк 26.11.2015

"Мәхәббәте һичбер киртәләрне белми торган, күкрәк сөте белән хәят биргән әниләрне олылыйк! Дөньяның бөтен матурлыгы әниләрдә. Әниләрдән башка шагыйрь дә, әниләрдән башка батыр да булмый. Дан аналарга!" - дип башланып китте зурлар төркеменең Әниләр көненә карата үткәрелгән бәйрәм кичәсе.
Мәрхәмәтле безнен әниләр.
Жиргә матурлыкны, илгә батырлыкны
Сез бирәсез, гузәл әниләр.
Сездә яши сурелмәслек хисләр,
Йөзегездә шәфкать нурлары.
Сезнен жырлар аша кучә безгә
Туган халкыбызнын моннары.Зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар һәм тәрбиячеләр Гараева М.М. , Шакирова Э.А. әниләргә иң изге теләкләрен, җырларын, биюләрен җиткеделәр. Ә әниләр бу матур теләкләрне кабул итеп алып, рәхәтләнеп тыңлап, ял иттеләр.
-
Бәйрәм иртәсе "Әниемнең җылы кочагы" 25.11.2015

Әни кеше һәркем өчен дә иң кадерле, иң мәрхәмәтле, иң кирәкле зат ул. Без,уртанчылар төркеме балалары белән (тәрбиячеләре Сәйфетдинова Г.З.,Солтанова Г.Х.) әниләр көнен бәйрәм итеп уздык. Кичәбез бик күңелле һәм җанлы атмосферада узды.Балалар өйрәнгән шигырьләре, биюләре белән матур чыгыш ясап әниләрен сөендерделәр. Әниләр өчен балаларның чыгышлары иң кадерле бүләк булды. Алар кичәне бик ошаттылар һәм үзләре дә бәйрәмдә төрле уеннарда актив катнашып кәнагать калдылар.
-
"Әнием күз нурым" 24.11.2015

24 ноябрь көнне 2 кечкенәләр төркеме( тәрбиячеләре Ахтямова Р.М. һәм Шарипова Ф.М.) әниләрен бәйрәм уңаеннан бакчага чакырдык. Балалар күңелле җырлар, биюләр башкарып әниләрне котладылар. Сәхнәләштерелгән "Теремкәй", "Шалкан", "Йомры икмәк" әкиятләрен күрсәтеп сөендерделәр. Әниләр балаларының уңышларына сөенеп, рәхмәтләрен әйтеп таралыштылар.
-
"Әллүкидә" район семинары 21.11.2015

20 ноябрь көнне безнең "Әллуки" балалар бакчасында район семинары булып үтте. Аның темасы: "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга патриотик тәрбия бирү". Бу семинарда барлыгы 25 тәрбияче һәм Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе муниципаль казна учреждениясенең әйдәп баручы белгече Гумерова Л.М. катнашты.
Безнең төп бурычыбыз- үсеп килүче буында патриотик-гражданлык хисләре тәрбияләү. Бу тәрбияне мәктәпкәчә яшьтә башлау аеруча мөһим, чөнки әхлакый нигезләр кечкенәдән салынырга тиеш.
Яшь гражданин тәрбияләү- тулы бер комплекс бурычларны хәл итүче күпкырлы процесс. Ул гаиләдә бер-береңне яратудан башлап, үз йортыңны, урамыңны, балалар бакчасын, шәһәреңне, туган илеңне, табигатьне һәм андагы җан ияләрен яратуга барып тоташа.
Патриотик тәрбия бирү катлаулы һәм дәвамлы эш. Яшь буында гаиләне, мәдәниятне, телне, туган шәһәреңне ихтирам итү; халыкны, аның традицияләрен, батыр улларын олылау кебек хисләр тәрбияләүне билгеле бер эзлеклелектә алып барырга кирәк. Шуңа күрә һәрбер оештырылган чараларыбыз заман таләпләренә туры килерлек булырга тиеш.
-
20.11.2015

Тәрбиячеләр бирелгән сүзләрдән Габдулла Тукайның "Туган тел" җырының текстын төзеделәр һәм басып, җыр белән семинарны тәмамладылар.
-
20.11.2015

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары, тәрбияче Абубакирова Р.Г., музыка җитәкчеләре Валиева Л.И. һәм Канафиева Л.М. "Дәү әнидә кунакта" дигән күңел ачу чарасы күрсәттеләр.
-
20.11.2015

Тәрбияче Шакирова Э.А. синель чыбыклардан чәчәк ясау буенча мастер класс үткәрде.
-
20.11.2015

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары "Тамчы шоу" интеллектуаль уенында катнаштылар. Төрле-төрле кызыклы сорауларга җавап биреп, үзләренә смайликлар җыйдылар. Нәтиҗәдә дуслык җиңде. Соңыннан тәрбияче апалары Абубакирова Р.Г. балаларга тапкырлыклары һәм зирәклекләре өчен медальләр тапшырды.
-
20.11.2015

Килгән кунакларны балаларның каршылаулары.Семинар бишек җыры белән башланып китте. Балалар үзләренең гаиләләре, балалар бакчасы, Туган ил турында шигырьләр сөйләделәр.
-
Китапханәдә күңелле очрашу. 19.11.2015

Уртанчылар төркемендә балалар китапханәдә сәяхәттә булып Эльмира Василовна белән китапханәче һөнәре белән якыннанырак таныштылар.Газета-журнал,китапларны карап, китапны сакларга,кадерләргә өйрәнделәр.
Әниләр көненә багышланган әңгәмәдән соң, шигырь сөйләделәр.Татар халкының “Өч кыз” әкиятен карап балаларда әниләренә карата хөрмәт уянды.









