Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 144 |
| У нас учат: | педагоги - 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 201 ) 202 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Наша лаборатория 11.02.2016

В рамках недели «Всё хочу знать» воспитатель старшей группы Гараева Мадина Мансуровна провела эксперименты и опыты для детей средней, старшей и подготовительной групп. Перед воспитателем стояла задача воспользоваться тягой детей к познанию мира, дать им знания с помощью экспериментального метода, т.е. на собственном опыте.
Вода известна детям с детства, но качественно оценивать её можно только на практических занятиях в ДОУ. С водой можно проводить десятки и сотни экспериментов – опыты с водой не несут никакой опасности для детей. Одним словом, для исследования вода в детском саду подходит идеально по всем параметрам.
На этом мероприятии были проведены опыты на определение прозрачности воды, способности отражения, растворимости и различное состояние воды. С помощью опытов дети получили знания о неживой природе – воде, сумели сделать самостоятельные выводы, развивали мыслительную активность, смогли выдвинуть свои предположения.
-
"Әй, суганкай ничек үсәсең шулай?" 10.02.2016

Әйләнә-тирә белән аралашу һәм аның белән элемтәгә керү, яңадан-яңа максатлар куеп аларга ирешү кешенең яхшы сыйфатлары. Бала тууының беренче көненнән алып үзен әйләндереп алган дөньяны ача һәм өйрәнә.Кытай халык мәкале болай ди:"Сөйлә- мин онытырмын, күрсәт-мин истә калдырырмын, үземә эшләтсәң-мин аңлармын" ди .Балалар да үзләре күргән, ишеткән һәм тотып караган әйберләрне генә истә калдыралар.Шуңа күрә күзәтү эшчәнлеге безнең балалар бакчасында ныклы урын алып тора.Бу һәркем өчен дә бик кызык һәм мавыктыргыч күренеш. Яңа кичерешләргә ,экспериментларга омтылу ,яңа мәгълүматлар эзләү балаларның үз-үзләрен тотышының гадәти күренеше. Тәҗрибә ясаунын төп үзенчәлеге шунда ,аның асылында баланың иҗади эшчәнлеге ,тикшеренү ята. Шушыларны күздә тотып без бүген икенче кечкенәләр төркеме балалары (тәрбиячеләре Шарипова Ф. М.) белән суганның ничек үсүен күзәттек. Беренче эш итеп суганны утырткан вакытта нинди булуын ,бер атна узгач аның кыяклары барлыкка килүен, күпме үсүен ачыкладык. Аннары балалар аларга су сиптеләр. "Сабырлык һәм тырышлык алынган белем , хәтер белән бирелгән белемгә караганда артыграк" дип яза Л.Н.Толстой. Шуңа күрә бары тик сабырлык белән тырышып эшләгәндә генә эшнең нәтиҗәсен күрергә мөмкин .
-
" Сихри кар бөртекләре" 09.02.2016

Туган ягыбызда кыш хакимлек итә.Бар дөньяны ап-ак итеп карлар ява. Кармы? Кар! Без өлкәннәр шулай дип кенә карыйбыз, ә менә яңа гына аякка басып дөньяга чыккан сабыйлар алай дип кенә белмиләр шул. Алар өчен бу ак дөнья яңа бер ачыш һәм яңалык булып тора. Аларның бу ак могҗиза турында барысын да беләселәре килә һәм алар без өлкәннәргә үзләренең сорауларын яудыралар:"ни өчен ак", "ни өчен күп"," ни өчен салкын?" Кечкенә баланың бу мәһабәт дөньяны үз күңеле аша үткәреп танып беләсе ,тотып һәм эшләп карыйсы килә. Бакчабызда үтә торган "Күп беләсем килә"атналыгы кысаларында без балалар белән күп төрле тәҗрибәләр,экспериментлар үткәрәбез.Бүген безнең беренче кечкенәләр төркемендә (тәрбиячеләре Шарипова Ф.М, Хайрутдинова Г.М.) "Сихри кар бөртекләре" исеме астында танып белү эшчәнлеге үтте.Без яңа яуган карны савытка салып группага алып кердек һәм ялангач кул белән тиеп, йомарлап, уч төпләренә куеп карадык. Аннары без карны лупа аша карап аның бик вак кисәкләрдән торганлыгын ачыкладык.Карның салкын булуын һәм җылыда эрегәнлеген балалар бик кызыксынып күзәттеләр. Эшчәнлек ахырында без түбәндәге нәтиҗәне ясадык: безнең кар бөртекләребез бары тик кыш көне салкын вакытта гына күп итеп ява ала. Ә көннәр җылыткач алар эреп бетәчәк сулар, гөрләвекләр булып агачак.
-
Единый диктант. 09.02.2016

Обучать народ – значит делать его лучше;
просвещать народ – значит повышать его нравственность;
делать его грамотным – значит цивилизовать его»
Виктор Гюго
В нашем детском саду для воспитателей прошла акция «Единый диктант». Идея проведения подобного мероприятия возникла не случайно.
Последние годы Единый диктант проводится и в нашей республике. В акции принимают участие все желающие. В 2013 году диктант, автором которого стала писательница Дина Рубина, писали в 180 городах России, участие приняли 32 тысячи человек. В 2015 году жители уже 338 городов откликнулись на приглашение проверить свою грамотность.
Возрастающий интерес указывает на то, что люди стремятся к правильному, грамотному письму, значит, любовь к русскому слову не угасает.
Мы, организаторы первого диктанта ставили целью не просто активизировать пунктуационные и орфографические навыки, но и заставить задуматься воспитателей, насколько они грамотны, и привить желание эту грамотность повышать.
Задача педагогов была в том, чтобы разрушить сложившийся стереотип и распространить моду на безошибочное письмо, ведь в результате проведённой акции мы выявили самых грамотных.Мы благодарим всех участников, поздравляем и надеемся, что Единый диктант станет ежегодной акцией в нашем детском саду, ведь девиз диктанта: «Писать грамотно – это модно!»
Воспитатель русского языка
Широва Г.Г.
-
Конкурс "Бәхет иле-балачак" 08.02.2016

Сабаның Шәүкәт Биктимеров исемендәге мәдәният йортында "Бәхет иле-балачак" конкурсы булып үтте. Бу конкурста безнең "Әллүки" балалар бакчасының зурлар төркеменнән Руфинә Ярмухаметова катнашты (җитәкчеләре - Валиева Л. И., Канафиева Л.М.). Ул вокал номинациясендә чыгыш ясады. Һәм үзенең "Мин чикерткә" җыры белән өченче урынны яулады. "Әллүки" балалар бакчасы коллективы Руфинәне бу җиңүе белән тәбрик итә. Аның әти-әнисенә, музыка җитәкчеләре Лилия Илдаровнага, Ландыш Миннеракиповнага зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Иҗади уңышлар теләп калабыз!
-
Нанизывание колец на стержень 05.02.2016

Цель деятельности: Развивать у детей умение результативно действовать с игрушками, развивать координацию мелких движении кистей рук; учить понимать слово надень, сними, кольцо.
Детям выдаются кольца разного размера, при этом приговариваем « наденем колечко, еще колечко наденем, еще колечко наденем! А теперь снимем колечко, еще снимем колечко, все сняли»! Дети могут надевать и снимать столько раз сколько им захочется. После деятельности игрушки даются детям для самостоятельной игры.
Воспитатели Курбанова Н.Х., Ибатуллина И.С..
-
"Мин шофёр". 04.02.2016

Соңгы елларда районыбызда автотранспорт саны артканнан арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл - транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә үз чиратында балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый. Балачакта алган белем һәм күнекмә-ләр яхшы үзләштепелә, тиз генә онытылмый, гомер буена саклана. Балаларга кечкенәдән үк "юл әлифбасы"н өйрәтү, аларда юлда йөрү,транспортта үзеңне тоту күнекмәләре формалаштыру без тәрбиячеләрнең ,барлык педагогларның изге бурычы булып тора. Шушыларны күздә тотып бүген беренче кечкенәләр төркемендә (тәрбиячеләре Шарипова Ф.М.) " Мин шофёр" исеме астында күңел ачу чарасы булып үтте.Без балалар белән автобуска утырып сәяхәткә бардык. Юлда барганда машинаның нинди өлешләрдән торуын ачыкладык, юлда, транспортта үзеңне ничек тотарга кирәклеген искә төшереп белгәннәребезне ныгыттык. Сәяхәт күңелле уеннар белән үрелеп барды. Ахырдан "Мин шофёр"җырын тыңлап сәяхәтебезне тәмамладык.
-
Игра «Шароброс» 04.02.2016

Цель игры: Учить детей различать форму шара, круга и размера «большой» и «маленький», вывести названия «большой» и «маленький».Дети получают шары 2- х размеров. Воспитатель показывает, как пользоваться игрушкой приговаривая:вот большой шар (дает детям подержать его), это маленький шарик (дает детям подержать). Вот они покатились. К большой кукле большой шар, к маленькой кукле маленький шарик.
Воспитатели: Курбанова Н.Х. Ибатуллина И.С.
-
"Светофор минем дустым". 03.02.2016

Бу атна бакчабыздагы эшчәнлек "Юл лабиринты" темасы астында үтә. Әлеге тема бик актуаль мәсьәләләрнең берсе булып торганлыктан балаларга кечкенәдән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү һәркемнең зур бурычы булып санала. Шушы максаттан чыгып атна дәвамында төрле әңгәмәләр, күзәтүләр, уеннар үткәрәбез. Ә бүген безнең икенче кечкенәләр төркеме балалары белән (тәрбиячеләре Шарипова Ф.М.) "Минем дустым светофор" исеме астында иҗади - сәнгать эшчәнлеге үткәрелде. Эшчәнлекнең беренче өлешендә юл йөрү кагыйдәләрен искә төшердек, светофорның ни өчен кирәк булуын, төсләренең ни аңлатуы турында сөйләшү алып барсак, икенче өлештә светофорны әвәләп ясадык. Эшчәнлек Шәүкәт Галиевның "Светофорның өч күзе" шигыренә нигезләп "Светофор" уенын уйнау белән тәмамланды.
-
"Бездә бүген - КВН!" 01.02.2016

Бүген мәктәпкә хәзерлек төркеме әти-әниләренә балалар белән үзенчәлекле уен - КВН тәкъдим ителде. Уен туган телгә, логик фикерләүгә, математик табышмаклар, төрле кызыклы биремнәр чишүгә, рус һәм инглиз телләренә, яраткан әкиятләргә багышланган иде. Тел дигән дәрья бар, дәрья төбендә мәрҗән бар, Белгәннәр чумып алыр, белмәгәннәр коры калыр... Балалар шул дәрьяның хәзинәләрен барладылар. "Лунтики" һәм "Бурундуки" командаларына бүленеп, ике команда да үзләре белән таныштыргач, биремнәрне дөрес итеп чиштеләр, рус һәм инглиз телләрендә өйрәнгәннәрен күрсәттеләр.Болар барысы да музыкаль паузалар белән үрелеп барды. Һәр дөрес эшләгән биремнән соң, командаларга очколар - смайликлар куелды. Уен ахырында ике команданың да тигез санда очко җыйганлыклары ачыкланды. Шулай итеп, КВН дуслык җиңүе белән тәмамланды! Уеннан соң сүз сәләтле балалар мәктәп-интернаты директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызына бирелде. Ул мәктәпкә балаларны кабул итү тәртибе, укучыларның төрле конкурслардагы, олимпиадалардагы җиңүләре турында сөйләп үтте, әти-әниләргә киңәшләрен җиткерде. Мәктәпкә килеп, танышырга, балалар белән тест үтәргә мөмкин булуы турында да әйтте. Әти-әниләр үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы, аңлаешлы җаваплар алдылар.









