Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 ( 218 ) 219 220 >>
-
Яңа уку елына әзерләнәбез 30.07.2013

Җәйге каникулның 2нче ае да тәмамланып килә. Бу көннәрдә мәктәбебездә яңа уку елына әзерлек эшләре бара: капка-коймалар буяла, кабинетларда, спорт залында буяу эшләре башкарыла. Укытучылар һәм техник хезмәткәрләр мәктәп 2013-2014нче уку елын башлап җибәрергә әзер булсын өчен бар көчләрен куеп эшлиләр.
-
Җәйге каникул дәвам итә 21.07.2013

Күңелле җәйге каникул дәвам итә. Бүгенге көндә 2 укучыбыз "Кояшкай" лагереның техник иҗат атнасында ял итә. Калган балалар да ялларын файдалы һәм кызыклы уздыралар.Җиләк җыеп ,су коенып көннәрнең узганы сизелми дә.
-
Мәктәп яны тәҗрибә участогында 18.07.2013

Мәктәп яны тәҗрибә участогында җәйге эшләр гөрли. Кура җиләге, карлыган җыябыз. Яшелчәләрнең аралары йомшартыла, чүп үләннәре утала. Укучыларыбызның тырыш хезмәте нәтиҗәсе көз көне мул уңышта күренер.
-
Хезмәт белән ялны бәйләп
01.07.2013
Җәйнең икенче ае башланып китте. Укучыларыбызның кайберләре мәктәп яны тәҗрибә участогында җәйге практикаларын уза. 14 яше тулган 9 укучыбыз июнь аенда төрле оешмаларда эшләде. Ә бүгеннән 18 укучыбыз эш башлап җибәрә.
-
"Дуслык" лагеренда соңгы көн 25.06.2013

Бүген "Дуслык" лагеренда соңгы көнебез. Күңелле экскурсияләр, төрле бәйгеләр, кызыклы һәм файдалы әңгәмәләр, очрашулар белән 21 көннең узганы сизелмәде дә. Бу көннәрдә мәктәбебез "Юни" һәм "Барс" отрядларына бүленеп үзара ярышучы балаларның шат авазларыннан яңгырап торды. Җәйге каникулның алдагы көннәре дә истә калырлык булып узсын иде.
-
Чыгарылыш кичәсе 25.06.2013

Бүген 9 укучыбыз кулларына аттестат алды. Мәктәп директоры, укытучылар, әти-әниләр аларга уңышлар теләп, иң изге теләкләрен җиткерделәр. Мәктәптә алган белем һәм тәрбия укучыларыбыз юлында маяк булсын, һәрберсенең хыяллары чынга ашсын иде. Хәерле юл сезгә, укучылар!!!
-
Без- спортсменнар
24.06.2013
20нче көнебез "Без-спортсменнар" дип аталды. "Минем яраткан спорт төрем" рәсемнәр конкурсы уздырылды. Һәр бала үз рәсемен яклап, чыгыш ясады. 2011, 2012, 2013нче елларда куелган сәламәтлек театрларының видеоязмаларын карадык. Спортзалда күңелле стартлар вакытында барыбыз да җитезлегебезне сынадык. Лагерь беренчелегенә бадминтон ярышы уздырдык. Кызлар арасынды Юзеева Нәркизә-1 урын, Каримова Руфинә- 2 урын, Шакирова Гөлназ- 3 урын, малайлар арасында Хөсәенов Рәсим -1 урын, Халиуллин Әмир -2 урын, Хөснетдинов Альмир -3 урын яулады. Көнебез бик нәтиҗәле узды.
-
Иң-иңнәр көне 22.06.2013

Бүген бездә "Иң-иңнәр көне". Барыбызда бер теләк :"Иң-иңнәр "арасында булу."Иң озын толым"иясе Гатиятуллина Гөлүсә."Иң оста җырчы"-Закирова Энҗе, "Иң оста биюче"- Шафиков Рүзәл,"Иң оста нәфис сүз остасы"-Кәримова Рүзинә,"Иң оста рәссам"-Шакирова Гөлназ,"Иң күп бантиклы"лар арасында- Шәрипова Инзилә җиңүче булдылар.
"Гиннес рекордлары белән танышканнан соң, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлгә бардык."Хәтер шәме" акциясе уздырдык.Һәйкәлгә чәчәкләр куйдык. Илебез азатлыгы өчен һәлак булганнарны искә алу максаты куелган бу көнебез дә бик файдалы узды.
-
Сәламәтлек һәм спорт көне 21.06.2013

Бүгенге көнебез "Сәламәтлек һәм спорт көне" дип аталды."Җәйге кәеф" темасына асфальтта рәсемнәр бәйгесе һәм "Взвейтесь кострами, синие ночи" җырын өйрәнүдән соң көндезге ашны ашадык та, районыбыз тарихы белән танышу максатыннан Өтернәс шәһәрчегенә юнәлдек. Аннан соң "Саба" бассейнына бардык.Бассейн безнең шат авазлардан яңгырап торды. Кызыклы бәйгеләр, күңелле экскурсияләр белән тагын бер көн артта калды.
-
Яхшы кәеф көне 20.06.2013

"Яхшы кәеф көне" дип исемләнгән бу көн чынлап та барыбызның да күңелне күтәрерлек булды. Нысы елгасы буендагы сәяхәт тә, елга буенда уйнаган хәрәкәтле уеннар да ошады. Аннан соң "Сәламәтлегең үз кулыңда" темасына сөйләштек. "Кызлар-малайлар, малайлар-кызлар" бәйгесе бик җанлы узды. "Иң матур кыз" бәйгесе җиңүчеләре: Гарипов Фәнзил, Гарипов Фәннур, Хөснетдинов Альмир, Шафиков Рүзәл, Халиуллин Әмир. Малайларыбызны кызлардан аерырлык та түгел иде. Бу көнебез дә бик күңелле узды.








