Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 209 ( 210 ) >>
-
on-lin тестирование 13.12.2013

Бүген 9 класс укучылары рус теле, татар теле, инглиз теле һәм математикадан on-lin тестированиедә катнаштылар.
-
Шашка ярышында 12.12.2013

12 декбрьдә район күләмендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында узган шашка ярышында 11 класс укучысы Маннанова Гөлчәчәк 2 урын яулады. "Как прекрасен этот мир" рәсем бәйгесендә Маннанова Гөлчәчәкнең рәсеме 2 урынга, ә Хузиахметов Ирекнең рәсеме 1 урынга лаек булды. Котлыйбыз аларны!
-
10 класс укучылары белемнәрен сынады 11.12.2013

Бүген 10 класс укучылары төрле фәннәрдән белемнәрен сынадылар: on-lin тестированиеда катнаштылар.
-
Галәмдә -хатын-кыз 10.12.2013

Бүген 5-8 классларда Валентина Терешкованың Космоска очуына 50 еллык уңаеннан "Галәмдә хатын-кыз" дигән темага класс сәгате узды. Укучыларга беренче космонавт хатын-кызның балачагы, яшьлеге, аэроклубта шөгыльләнүе, космонавтлар отрядындагы тренировкалары, Космоска очуы, хәрби дәрәҗәләре, уңышлары турында бай мәгълүмат бирелде. Дәресне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Измайлова Г.М. уздырды.
-
Бадминтон ярышы 07.12.2013

7 ноябрьдә Килдебәк урта мәктәбендә узган "Татарстан Республикасы бадминтон Федерациясе" Кубогына узган ярышларда безнең мәктәптән 8 кешелек команда катнашты. Алар 5нче урын яулап, республикакүләм ярышта катнашу хокукына ия булдылар. Бадминтончыларыбызга уңышлар телибез.
-
Дума утырышы
06.12.2013
Бүген мәктәп укучылар думасы утырышы узды. Утырышта алдагы атнада эшләнгән эшләргә йомгак ясалды.Яңа ел бәйрәмнәрен нинди формада үткәрү турында сөйләшенде, тимурчылык эшен җанландырырга кирәклеге әйтелде.
-
Волейбол ярышы 04.12.2013

Бүген мәктәбебездә волейбол буенча зона ярышы узды. Ярышларда 6 мәктәп командасы катнашты. 1 урында Завод-Нырты урта мәктәбе, 2 урында Арташ төп мәктәбе, 3 урында Шытсу урта мәктәбе командалары. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
-
Инвалидлар декадасы 04.12.2013

Инвалидлар декадасы уңаеннан барлык классларда класс сәгатьләре узды. "Яхшы эшләр генә кылыйк", "Игътибарлы һәм ихтирамлы булыйк!" девизы астында узган бу әңгәмәләрдә укучылар мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә һәрвакыт игътибарлы булырга, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә сүз бирделәр. Ялгыз яшәүче өлкән кешеләргә тимурчылык ярдәме күрсәтелде.
-
Инвалидлар декадасы 03.12.2013

1-10 декабрь көннәрендә мәктәбебездә инвалидлар декадасы уңаеннан төрле чаралар планлаштырылган. Бүген барлык классларда "Яхшы эшләр генә кылыйк"
(1-7 класс), "Игътибарлы һәм ихтирамлы булырга кирәк" (8-11 класс) дигән темаларга класс сәгатьәре узды.
-
Хореография түгәрәгендә 29.11.2013

Дәресләрдән соң да мәктәптә тормыш кайнап тора. Түгәрәкләр, консультацияләр уза. Хореография түгәрәгенә йөрүче укучылар Яңа ел бәйрәме өчен яңа бию өйрәнә башладылар. Җитәкчеләре Гөлсу Рафикҗановнаның һәр хәрәкәтен яхшылап үзләштерсәң, күнегүләрне кат-кат кабатласаң, матур бию килеп чыгасын белгәнгә күрә, һәркем бик тырышып шөгыльләнә.








