Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 ( 186 ) 187 188 189 190 >>
-
Сугыш чоры кайтавазы 30.01.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан уздырылучы чаралар укучыларда патриотик хисләрне ныгытуга, сугыш һәм тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына, гомумән, өлкән буын кешеләренә хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Бүген 7,8 класста узган “Сугыш чоры кайтавазы” исемле очрашуга сугыш чоры балалары, укучыларның әби-бабайлары чакырылган иде. Укучыларның сугышның никадәр дәһшәтле һәм рәхимсез булуын чагылдырган чыгышларыннан соң сүз килгән кунакларга бирелде. Сугышка әтиләрен озатып калып, бу елларда барлык авырлыкларны күргән Язилә, Разия апаларның сүзләрен балалар тетрәнеп тыңладылар. Гилван абый, Рузалия апа, Фаягөл апалар сугыштан соң туган буын булсалар да, ул авырлыкларның берничә елларга сузылуы, бүгенге матур тормыш белән ул чор арасында бик зур аерма булуы турында сөйләделәр. Гилван абый башкаруындагы “Кайту” җыры йөрәкләрне тетрәндерде. Ике буын арасындагы бу очрашу укучыларның күңелләрендә эзсез калмас. Очрашуны оештыручы класс җитәкчеләре-Вилданова Ә.Г., Исмагилова Ч.Р.
-
Талантлар йолдызлыгы 30.01.2015

30 январь көнне 1 класс укучылары район күләмендә уздырылган "Талантлар йолдызлыгы" театр сәнгате конкурсында катнаштылар. Алар Бари Рәхмәтнең "Курчак батыр" шигырен сәхнәләштерделәр. Касс җитәкчеләре-Давлиева В.Н.
-
Бадминтон түгәрәге 28.01.2015

Мәктәбебездә эшләүче “Бадминтон” түгәрәгенә укучылар бик теләп йөриләр. Бадминтон уены элементлары ярдәмендә хәрәкәт активлыгын арттыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау юнәлешендә эшләүче әлеге түгәрәкнең бүгенге шөгыле дә “Высокодалекий и нападающий удар над головой” темасына бик нәтиҗәле узды. Түгәрәк җитәкчесе-Мубаракзянов Р.Р.
-
"Конфликт" темасына проект эше 26.01.2015

26 январь көнне 9 класста узган инглиз теле дәресендә укучылар, укытучы Исмагилова Чулпан Рафиковна җитәкчелегендә, “Конфликт” темасына проект эше башкардылар. Мондый эш төре укучыларны тормыштан алынган төрле мәсьәләләрне хәл итәргә, аларга карата үз фикереңне белдерергә, башкарган эшкә җаваплы карарга өйрәтә.
-
"Мәктәбем тарихы" темасына класс сәгате 23.01.2015

23 январь көнне 8 класста “Мәктәбем тарихы” темасына класс сәгате узды. Туган якны өйрәнү музеенда узган сөйләшүдә укучылар мәктәп тарихын, ветеран укытучылар тормышы һәм эшчәнлеген чыгылдырган материаллар, музей экспонатлары белән таныштылар. Класс җитәкчесе-Исмагилова Чулпан Рафиковна.
-
"Робототехника" түгәрәгендә 20.01.2015

Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә заманча информацион җәмгыятьтә яшәргә әзер буын тәрбияләү максатын күздә тотып эшләүче “Робототехника” түгәрәгенә укучылар бик теләп йөриләр. Бүген әлеге түгәрәк шөгылендә укучылар “Футболист” роботын программалаштырдылар. Түгәрәк җитәкчесе-Камалов Р.В.
-
Тимурчылар эшчәнлеге 19.01.2015

19 январьда тимурчылык отряды членнары, педагог-оештыручы Газизова Г.Р. җитәкчелегендә ветеран укытучы Җәләлова Тамара апаның ишегалдындагы, капка төбендәге карны көрәделәр.
-
Чишмә юлын чистарту 17.01.2015

17 январьда Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбенең волонтерлык отряды членнары, педагог-оештыручы Газизова Г.Р. җитәкчелегендә “Зөлхиҗә чишмәсе” тирәсен кардан чистарттылар.
-
Брейн-ринг 16.01.2015

16 январь көнне 7,8 класс укучыларыннан “Өчпочмак” һәм укытучылардан “Остаз” командалары арасында “Брейн-ринг” интеллектуаль уены узды. Командалар “Хәтереңне тикшер”, “Уңыш тәгәрмәче”, “Танграмм уены”, “Кызыклы исәпләү”, “5ле цифрыннан рәсем” турларында көч сынаштылар. Логик фикерләү дәрәҗәсен, тизлекне, хәтерне, игътибарлылыкны тикшергән биремнәрдә ике команда да сынатмады. 29:29исәбе белән дуслык җиңде. Чараны 7 класс җитәкчесе, математика укытучысы Вилданова Ә.Г. үткәрде.
-
"Саба дулкыннары" радиосында чыгыш 15.01.2015

15 январь көнне Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбенең бер төркем укучылары “Саба дулкыннары” радиосында “Мәктәпләр тормышыннан” тапшыруында чыгыш ясады. Мәктәпнең укыту-тәрбия өлкәсендә ирешкән уңышларын, мәктәп эшчәнлеген чагылдырган чыгышлар җырлар, шигырьләр белән чиратлаштырылды.








