Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 181 182 183 ( 184 ) 185 186 187 188 189 190 >>
-
Белеме бар-меңне егар 24.02.2015

Бүген атналык линейкада мәктәп директоры Рәлиф Ринатович Мухаметзянов олимпиадаларның республика этабында җиңүче һәм призер булган укучыларга премияләр тапшырды.Белемнәренең ныклы булуын район күләмендә генә түгел, республика күләмендә дә раслаган укучыларыбыз Газизова Илүзә, Сабирова Гөлназ һәм Шакирова Гөлназга тырышлыклары өчен рәхмәт беледерелеп, иң матур теләкләр җиткерелде.
-
Ягез әле, егетләр! 21.02.2015

20 февраль көнне мәктәбебездә Ватанны саклаучылар көненә багышлап “Ягез әле, егетләр!” бәйгесе уздырылды. ВМФ һәм ВДВ команадалары граната ату, АК-74 сүтеп җыю, скакалкада сикерү, турникта күтәрелү, төз ату, идәннән этелү, ОЗК кию, кул көрәше, гер күтәрү, канат тарту ярышларында көч сынаштылар. Кызлар егетләргә бик матур концерт номерлары бүләк иттеләр. ВМФ командасы, 9 очко җыеп, җиңүче дип табылды. Бик оешкан төстә узган бу ярыш егетләрнең физик яктан әзерлеген генә түгел, бердәмлеген дә күрсәтте.
-
Фәнни-гамәли конференция 21.02.2015

20 нче февраль көнне Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Сабирова Гөлназ ( укытучысы – Гафиятова Әнисә Фәнил кызы ) Казан ( Идел буе) федераль университетында “Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар” дигән темага уздырылган VI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашып, Мактау грамотасына лаек булды.
-
Тел галимнәре белән очрашу 20.02.2015

20 февраль көнне Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә, Халыкара туган тел көненә багышлап, галимнәр белән очрашу булды. Очрашуда филология фәннәре докторы, профессор Рамеев Зөфәр Зәйни улы һәм филология фәннәре докторы, доцент Тимерханов Азат Әхәт улы катнашты. Алар укучыларга татар теленең чит илләрдә дә зур әһәмияте булуын сөйләделәр, үз телләре белән горурланып сөйләшергә, Тукай телен тирәнтен өйрәнергә өндәделәр. Кунаклар мәктәп китапханәсенә татар теле, аның тарихы, фольклорына багышланган, күренекле татар язучылары, галимнәре иҗатларын чагылдырган 25 китап бүләк иттеләр.Ә без аларга Олы Кибәче авылы тарихына багышлап авылдашыбыз Люция Шәрәфиева иҗат иткән “Эчәр суым синдә, Кибәчем” китабын бүләк иттек. Бу матур очрашу укучыларыбыз күңелендә онытылмас эз калдырды.
-
Урок мужества 19.02.2015

19 февраля 2015 года в МБОУ «Большекибячинская СОШ» проведен Урок мужества, посвященный Всероссийской общественно-государственной инициативе «Горячее сердце». Учащиеся ознакомлены электронной версией Почетной книги «Горячее сердце-2015". Урок провел преподаватель-организатор ОБЖ Камалов Р.В.
-
Фәнни-гамәли конференция 19.02.2015

19 февраль көнне мәктәбебездә “Математика-фәннәр патшасы” темасына фәнни-гамәли конференция узды. 12 укучы математика өлкәсенә бәйле булган эшләр тәкъдим итте. Һәр чыгыш кызыклы һәм үзенчәлекле булды. Жюри тарафыннан 3 укучыга җиңүче исеме бирелде: Шайхеразиева З., Хасанов А., Гараев Р.. Барлык катнашучыларга Сертификат тапшырылды. Фәнни җитәкче-математика укытучысы , “Эрудит “ түгәрәге җитәкчесе Вилданова Ә.Г.
-
Туган телем-иркә гөлем 19.02.2015

Бүген 2 класста Халыкара туган тел көне уңаеннан "Туган телем-иркә гөлем" темасына класс сәгате узды. Укучылар "Иң оста шигырь сөйләүче" бәйгесе, мәкальләрнең мәгънәләрен ачыклау, бишек җырлары җырлау кебек биремнәр башкарып, туган телнең әһәмиятенә төшенделәр. Класс җитәкчесе-Гыйлметдинова И.Г.
-
Викторина 19.02.2015

19 февраль көнне Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылар Думасының мәгариф комитеты членнары 3,4 класс укучыларының “Кызыл ромашка” һәм “Җырларым” команадалары арасында Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган викторина уздырдылар.
-
Скакалкада сикерү буенча ярышлар 18.02.2015

18 февраль көнне Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә 8-11 класс егетләре арасында скакалкада сикерү буенча мәктәп беренчелегенә ярышлар узды. 11 класс укучысы Ибушев Вадим, 1 минутка 210 тапкыр сикереп, 1нче урын алды
-
Муса Җәлил исемендәге фәнни-практик конференция 17.02.2015

17 февраль көнне Балтач районы Карадуган урта мәктәбендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Муса Җәлил исемендәге III республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбенең 9 класс укучысы Шайхеразиева Зөлфинә әлеге конференциядә "Бөек Ватан сугышы-саннар һәм фактлар" темасы буенча эзләнү эше белән чыгыш ясап II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде Җитәкчесе- математика укытучысы ВильдановаӘ.Г.








