Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 181 182 183 184 ( 185 ) 186 187 188 189 190 >>
-
Әти, әни һәм мин-спорт гаиләсе 14.02.2015

Башлангыч классларда "Әти, әни һәм мин-спорт гаиләсе" исеме белән узган Гаилә бәйрәмендә укучылар арасыннан "Буратино", "Красная шапочка" һәм әти-әниләрдән "Смешарики", "Тынычлык" командалары катнашты. Бәйрәм 2 командага бүленеп киенгән укучыларның үз командаларын тәкъдим итүче бик матур чыгышлары белән башланып китте. Төрле күңелле эстафеталар белән дәвам иткән бәйрәмдә укучылар да, әти-әниләр дә бик актив булдылар. Чара 1 класс укучыларының "Балачак" җыры белән тәмамланды.
-
Иң шәп әйдәман 13.02.2015

Бүген Икшермә кадет-интернат мәктәбендә "Иң шәп әйдәман" бәйгесенең зона этабы үтте. Икшермә, Түбән Шытсу, Олы Арташ, Завод Нырты, Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары үзләренең чыгышларын тәкъдим иттеләр.Барысы да төрле яклап осталыкларын күрсәттеләр. Безнең мәктәптән 7 сыйныф укучысы Галиахметова Зәринә һәм "Дуслык" отряды варислары "Балачак" темасына чара үткәрделәр. Аларга алга таба да зур уңышлар телибез.
-
Психологик тренинглар 13.02.2015

13 февраль көнне Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә район психологик үзәге «Семицветик» психологлары эшләде. Алар 7-9 класс егетләре өчен “Агрессияләрне кисәтү”, шушы ук класс кызлары өчен кызлар гигиенасы буенча тренинг-дәресләр үткәрделәр. 5,6 класс укучылары “Эффектон” программасында диагностика уздылар.
-
70 еллыкка-70 әсәр 11.02.2015

11 февраль көнне Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбенең 3 класс укучылары класс җитәкчеләре Бикмиева Д.Н. белән Олы Кибәче авыл китапханәсендә булдылар. Китапханәче Фатихова Г.Р. укучыларны балалар әдәбияты яңалыклары белән таныштырды. “Бөек Җиңүнең 70 еллыгына-70 әсәр” акциясен башлап җибәрделәр.
-
Россия чаңгы юлы-2015
07.02.2015
7 февраль көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә "Россия чаңгы юлы-2015" чарасы узды. Безнең мәктәп коллективы да әлеге чарада бик актив булды. Барлык укучылар, укытучылар, хезмәткәрләр чаңгыда үзләренең яшьләренә туры килгән дистанцияне узды. Бик матур бу кышкы көндә коллектив белән чаңгыга басу һәркемнең кәефен күтәрде. Соңыннан ашханәдә кайнар чәй һәм тәмле коймак белән сыйландык.
-
Бер очрашу-бер гомер 07.02.2015

7 февраль көнне мәктәбебездә "Бер очрашу-бер гомер" дип исемләнгән студентлар белән очрашу кичәсе узды. Очрашуга мәктәпне төрле елларда тәмалаган югары һәм махсус урта уку йортларында белем алучы студентлар килде. "Башваткыч" уены формасында оештырылган чарада укытучылар, студентлар һәм укучылар командалары көч сынашты. Сорауларга җавап эзләп, ял иткән минутларда музыкаль паузалар булды, студентлар үзләренең уку йортлары, аларга керү шартлары, белгечлекләр, гомумән, студент тормышы турында сөйләделәр. Башваткычның барлык сорауларына җавап табып бетергәч, "Остазлар", ягъни укытучылар командасының җиңүче булуы ачыкланды. Очрашуны медицина көллиятенең 3 курс студенты Губаева Руфинә "Яшьлек учаклары" җыры белән тәмамлады. Чараны тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Измайлова Г.М. уздырды.
-
Сезнең тормыш - үзе батырлык 06.02.2015

Педагог-оештыручы Газизова Г.Р. "Сезнең тормыш - үзе батырлык" темасына 5,6 нчы класс укучылары белән сыйныфтан тыш чара үткәрде. Чарага сугыш чоры балалары:Сиразиева Саимә, Гатиатуллина Әлфинур, Шәрипова Суфия апалар килгән иде. Видео материал һәм презентация аша сугыш афәтләре искә төшерелде. Әбиләр үзләренең ятим һәм ачлык белән үткәргән балачакларын, әниләренең азаплы тормышларын, әтиләрен сагынып яшәүләрен күз яшьләре аша сөйләделәр. Инде кайберләре мәрхүм булган, кайберберләре авыру сәбәпле килә алмаган әбиләре турында балалар язмаларын укыдылар, килгән әбиләргә сорауларын бирделәр, җыр-биюләре белән күңелләрен күтәрделәр. Соңыннан бергәләшеп чәй эчтеләр. Хөрмәтле әбиләр оныкларының шундый матур тормышта яшәүләренә сөенеп, изге теләкләрен теләделәр.
-
Күңелле стартлар 06.02.2015

Бүген 7 класста узган класс сәгате "Күңелле стартлар" формасында узды. "Экстрим" һәм "Факел" командалары төрле күңелле эстафеталарда үзләренең җитезлекләрен, көчләрен сынадылар. Класс җитәкчесе-Вилданова Ә.Г.
-
Авыл китапханәсендә 05.02.2015

Башлангыч класс укучылары дәрестән соң вакытларын файдалы һәм мавыктыргыч итеп уздыралар. Бүген 2 класс укучылары класс җитәкчеләре Гыйлметдинова И.Г. белән “Җанга якын төбәк” дәрестән тыш эшчәнлегендә Олы Кибәче авыл китапханәсендә булдылар. Китапханәче Фатихова Г. аларны яңа кайткан балалар китаплары белән таныштырды. Китапханәнең иң актив укучылары булган өлкәннәр, мәктәп укучылары турында сөйләде.
-
ГТО нормативлары тапшыру 03.02.2015

2014-2015нче уку елы башыннан мәктәпләрдә “ГТО” нормативларын тапшыру башланып китте. Әлеге чараның максаты: укучыларда спорт белән шөгыльләнүгә кызыксыну уяту, физик тәрбия чараларын сәламәтлекне саклау һәм ныгыту юнәлешендә куллану. Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә, сәламәтлекләренә бәйле рәвештә, 74 укучы график нигезендә нормативлар тапшырып бара. Хәзергә вакытта укучылар кышкы сессия нормативларын үтиләр. 2,3 февраль көннәрендә 9-11 класс егетләре гер күтәрү буенча нормативлар тапшырдылар.








