Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << ( 181 ) 182 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Урок-пресс-конференция по химии 08.04.2015

В рамках Недели химии учитель Ибушева Ф.Н. в 10 классе провела урок-конференцию "Нефть: её состав, свойства и переработка". Учащиеся в ролях "директора завода", "начальника информационного отдела", "журналиста", "экскурсовода" и "эколога предприятия" выступали перед "прессой". В ходе мероприятия учащиеся ознакомились составом, свойствами и способами переработки нефти.
-
Сказка о курочке Рябе 07.04.2015

В школе продолжается Неделя химии. 7 апреля ученики 7,8 классов участвовали в сюжетно-ролевой игре "Сказка о курочке Рябе, которая снесла золотое яичко". Это мероприятие помогло осознать учащимся значение химии в жизни человека, раскрыть межпредметные связи химии и биологии. Учитель-Ибушева Ф.Н.
-
Бөре җыю нәтиҗәләре 06.04.2015

Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары бөре җыюда бик актив катнаштылар. Мәктәп күләмендә барлыгы 2,450 кг каен, 7,630 кг нарат бөресе җыелды. Иң актив укучылар билгеләнде: 1 урында Гильмутдинов Илнат 30 кап каен, 0,5 стакан нарат бөресе, Гатиатуллин Ильяс 25 кап каен, 4,5 стакан нарат бөресе, Гатиатуллина Гөлүсә 25 кап каен, 5 стакан нарат бөресе, 2нче урында Хабибуллина Тансылу 21 кап каен бөресе, Харисова Диләрә 16 кап каен, 4 стакан нарат бөресе, 3нче урында Хуснутдинов Альмир 19 кап каен бөресе җыйды.
-
Химиядән интеллектуаль уен 06.04.2015

6-10 апрель көннәрендә мәктәптә химия атналыгы уза. Бүген 9 класс укучылары "Неорганик матдәләрнең классларын беләсеңме?" дип исемләнгән интеллектуаль бәйгедә көч сынаштылар. Уенда 2 команда катнашты. "Сорау-җавап", "Өченчесе артык", "Син игътибарлымы?" турларын узып, уен 13:16 исәбе белән тәмамланды. Чараны химия укытучысы Ибушева Ф.Н. оештырды.
-
Бадминтон ярышы 03.04.2015

Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы "ГТО" ны пропагандалау максатыннан мәктәбебездә төрле чаралар уза. 2, 3, апрель көннәрендә башлангыч класс укучылары арасында узган бадминтон ярышларында Халиуллин Ә.-1нче, Шәрәфиев И.-2нче, Хисматов И.-3нче урын алды. Ярышларны бадминтон түгәрәге җитәкчесе Мубаракзянов Р.Р. оештырды.
-
ГТО. Элек һәм бүген 03.04.2015

9-11 классларда "ГТО.Элек һәм бүген" темасына узган класс сәгатендә укучыларга ГТО комплексы тарихы, значоклары, бу нормативларны элек нинди спорт төрләре буенча тапшырулары, хәзер нинди төрләр өстәлүе турында күп мәгълүмат бирелде.Спортның кеше сәламәтлегенә булган йогынтысы турында искәртелеп, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәлде.
-
Традицияләрне яңарту (ГТО) 02.04.2015

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының №09-718 боерыгы нигезендә мәктәбебездә "ГТО" физкультура-спорт комплексы кертелүнең 1 еллыгы уңаеннан чаралар уза. 6 класста "Традицияләрне яңарту" темасына узган әңгәмәдә класс җитәкчесе Ибушева Ф.Н. укучыларга "ГТО" комплексы, аның тарихы турында мәгълүмат бирде. Укучылар үзләренең әлгеге нормативларны ни дәрәҗәдә үтәүләре турында сөйләделәр.
-
Сугыш ветераны белән очрашу 02.04.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан мәктәбебездә төрле чаралар дәвам итә. Укучылар сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашалар, аларның сугышчан батырлыклары турында сорашалар. Төбәк авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, Сталинград сугышында катнашкан Альмиев Хаҗиәхмәт Галиәхмәт улы белән укучылар еш очрашалар. 95 яшьлек сугыш ветеранының зирәк акылына, яхшы хәтеренә сокланып туймаслык. Укучыларга үзенең сугышчан юлы, тыныч еллардагы хезмәте турында сөйләп, һәркөннең кадерен белеп яшәргә, хезмәт сөючән, максатчан булырга өнди ул укучыларыбызны.
-
Ә.Каримуллин конференциясе 25.03.2015

25 нче март көнне якташыбыз, күренекле галим, тел белгече Әбрар Кәримуллинның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Безнең мәктәптән "Татар филология"се секциясендә 11нче сыйныф укучысы Сабирова Гөлназ (җитәкчесе-Гафиятова Ә.Ф.) 3нче урынга лаек булды, 10 нчы сыйныф укучысы Гафиятова Илүзә (җитәкчесе Сафина С.З.) сертификатка лаек булды. Укучыларыбыз га һәм аларның җитәкчеләренә алга таба да уңышлар телибез.
-
Китапханә дәресе 24.03.2015

24 март көнне Олы Кибәче авыл китапханәсендә мәктәп китапханәчесе Башарова И, клуб мөдире Шакирова Ф. белән берлектә «Китапханә, яки синең дусларың шәһәрчеге» библиографик дәресе уздырылды. Китапханә мөдире Фатихова Г.Р. китапханә ,китап саклау урыны, абонемент, уку залы төшенчәләренә аңлатма бирде. Мәктәп китапханәчесе укучылар белән “Әкиятләрне беләсеңме?” викторинасы уздырды. Клуб мөдире әлеге әкиятләргә багышланган рәсем конкурсы үткәрде. Әлеге чара “Балалар китабы атналыгы” кысаларында узды.








