Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
Карьера. Образование 14.10.2021

Буген 9, 11 сыйныф укучылары Казан Ярминкәсендә уздырылган "Карьера. Образование" дип исемләнгән күргәзмәдә булып кайттылар. Укучылар үзләре өчен күп кенә кызыклы яңа һөнәрләр белделәр
-
саннар дәресе 14.10.2021

14-15 октябрь 1-11 сыйныфларда мәгълүмати технологияләр өлкәсендә бөтенроссия мәгариф проекты үткәрелде
-
Ком белән рәсем ясау 12.10.2021

12 октябрь 3А сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчесе Резеда Фатых кызы белән ком белән рәсем ясау остаханәсендә булдылар
-
Кариев театрына сәяхәт 09.10.2021

1в сыйныфы Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры "Кәҗүл читек" дип исемләнгән спектакльдә булып кайтты.
Кәҗүл читек” спектакле – татар авылы тормышыннан матур күренешләр. Мәдрәсәдә әйбәт балалар, яхшы күңелле хәлфә, юмарт мулла белән аның чибәр абыстае, аның берсеннән берсе акыллы өч баласы, килене белән чөкердәшеп яшәүче карт абыстай, авыл көтүендәге тәртипле сыерлар... Бөтенесе шулкадәр тәмле итеп ясалган. Бер тискәре герой да юк. Гаилә белән бергә карарга менә дигән спектакль. Бала тәрбияләү өчен дини кулланма, вәгазь китабы. Күзне рәхәтләндерә торган эстетикасы бар. -
Иске татар бистәсендә кунакта 08.10.2021

4 А сыйныфы бүген Иске татар бистәсендә сәяхәттә булып кайтты. Экскурсиядән һәр бала үзенә күп мәгълүмат алды. Иске татар бистәсендә туган як тарихы, борынгы яшәеш бик кызыклы итеп аңлатылды. Халкыбызның милли киемнәре, гореф гадәтләре балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килерлек дәрәҗәдә күрсәтеп аңлатылды. Музейның заманча оештырылуы балаларны кызыксындырды. Шулай ук милли ризыклардан авыз итеп, хуш исле чәй эчү бик тәмле һәм күңелле булды. Балалар рәхәтләнеп ял иттеләр. Соңыннан Кабан күле буендагы - сәяхәт балалар күңелендә якты истәлек булып калыр.
-
стартлы уеннар 07.10.2021

7А сыйныфы белән Горкий Эмэт паркында стартлы уеннарда да катнашып кайттык
-
эко-марафон 07.10.2021

Гимназиябездә яратып башкарыла торган чараларның бересе - агачларны саклап калу өчен макулатура тапшыру. Башлангыч сыйныфлар арасында беренче өчлекне яулаучылар: 1 урын - 3А сыйныфы, сыйныф җитәкчесе Резеда Фатых кызы, 2 урын - 1А сыйныфы, сыйныф җитәкчесе Фаягөл Нәрим кызы, 3 урын - 1В сыйныфы, сыйныф җитәкчесе Гөлчәчәк Мансур кызы. Югары сыйныфлар арасында: 1 урын - 5Б, сыйныф җитәкчесе Гөлназ Мәҗит кызы, 2 урын - 6Б, сыйныф җитәкчесе Лилия Камил кызы, 3 урын - 5А, сыйныф җитәкчесе Флүзә Рүзәл кызы. Әфәрин, укучылар! Барлык әти-әниләргә, укучыларга администрация исеменнән зур рәхмәт!
-
ККИ РУК вәкилләре белән очрашу 07.10.2021

Казан шәһәре кооператив институты белән гимназия күп еллар тыгыз бәйләнештә эшли. күп кенә укучыларыбыз элеге институтта гимназияне тәмамлагач белем ала. Булачак һөнәреңне алдан сайлау мөһим.
-
Укытучылар көне белән сезне!!! 05.10.2021

Хөрмәтле укытучылар!!! Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсихәтегез безгә бүгенге авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Үзегезгә дә укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, төннәрегез – тыныч, сәламәтлегегез нык булсын.
-
04.10.2021

4-10 октябрь көннәрендә Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан Бөтенроссия укытучылар атналыгы игълан ителде. Ул укытучының һөнәренә багышланган һәм аны популярлаштыруга юнәлтелгән чараларны үз эченә ала. Өлкәнең мәгариф министрлыгы укучыларга гына түгел, иртәгә, Укытучы көнендә дә, үзенең яраткан педагогын яки сыйныф җитәкчесен искә төшерергә һәм "Укытучы өчен шалтыратулар" акциясе кысаларында һөнәри бәйрәмнәре белән котларга тәкъдим итә. Яраткан укыөтучыларны котлар өчен аңа телефоннан шалтыратырга, социаль челтәрләрдә архив фотосурәтләрен, педагог белән видеороликларны бастырырга яки укытучы һәм сыйныф белән бәйле кызыклы вакыйга сөйләргә тәкъдим ителә.










