Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
"Әниемә бүләккә" 26.11.2022

Үз осталыкларын сынап, 1б һәм 4б сыйныфы укучылары "Әниемә бүләккә" дип исемләнгән мастер класс оештырды. Һәр бала үз открыткасын, букетын булдырды.
"Бүгенге көндә кулдан ясалган букетлар бик популяр. Мондый бүләкләрнең өстенлеге - аларны озак еллар саклап булуда"-ди, 4б сыйныф җитәкчесе, Рушания Мингазовна.
Чара балаларда әти-әниләргә рәхмәт хисләрен үстерүгә ярдәм итә" - дип өстәп куйды, 1б сыйныф җитәкчесе, Лилия Гансовна. -
"Сәламәт туклану " атналыгы 25.11.2022

21- 25 ноябрь көннәрендә гимназиябездә "Сәламәт туклану " атналыгы узды. Атна дәвамында укучылар белән сәламәт яшәү рәвеше һәм дөрес туклану турында уен формасында сыйныф сәгатьләре үткәрелде.
-
"Татарча диктант" 25.11.2022

Бүген, 25нче ноябрь көнне, безнең гимназия дөньякүләм "Татарча диктант" белем тикшерү акциясендә катнашты. Укучылар һәм укытучылар үзләренең белем дәрәҗәләрен күрсәттеләр. Акциянең максаты- татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, татар теле укытучыларын тагын да популярлаштыру.
-
"Әниемнең җылы кочагы" 25.11.2022

25 нче ноябрь көнне гимназиябезнең актлар залында, әниләр көненә багышланган - "Әниемнең җылы кочагы" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә уткәрелде. Кичә матур җыр, бию, шигъри юллары, сәхнәләштерелгән күренешләр белән бик куңелле үтте.
-
Оригиналь котлаулар 25.11.2022

Бәйрәм дәвам итә.
1а һәм 2а сыйныфы укучылары, әниләрен бәйрәм белән котлап, төрле оригиналь плакатлар ясап элгәннәр. Афәрин укучылар!

-
"Минем кече Ватаным" 24.11.2022

Бүген 1в сыйныфы укучылары "Минем кече Ватаным" темасына проект эшләрен якладылар. Һәрберсенең эше үзенчәлекле һәм кызыклы итеп эшләнгән. Афәрин балалар!
-
Онлайн дәрес 23.11.2022

8б сыйныфы белән "С деньгами на ты" дип исемләнгән, финансовая грамотность буенча онлайн дәрес.
-
Кызыл китап 23.11.2022

23 нче ноябрь көнне 2а сыйныфы укучылары әйләнә -тирә дөнья дәресендә, табигатьне саклау, аны пычратмау, чүп-чардан арындыру һәм Кызыл китап турында сүз алып барды. Ахырдан үзләре ясап килгән проект эшләрен якладылар.


-
Юл йөрү куркынычсызлыгы буенча викториналар, интеллектуаль уеннар 18.11.2022

18 нче ноябрь көнне шулай ук 5- 11 сыйныф укучылары белән дә юл йөрү куркынычсызлыгы буенча викториналар, интеллектуаль уеннар, тематик сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Әлеге чаралар укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыру, игътибарлыкларын үстерүгә юнәлтелгән иде.
-
Террорга - юл юк! 18.11.2022

18 нче ноябрь көнне гимназиябездә "Террорга - юл юк!" дип исемләнгән эвакуация булып узды. Бу эвакуациядә мөһим шарт буларак, укучыларның ничек дөрес итеп үз-үзләрен саклавы, яшеренүләре күздә тотылды.
Киләчәктә дә мондый эвакуацияләр, өйрәнү өчен генә булсын иде дигән теләктә калабыз! Илләребез, көннәребез тыныч булсын!










