Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Хайваннарны яклау атналыгы 19.04.2022

18 нче апрельдән Гимназиябездә хайваннарны яклау атналыгы башланып китте.Хайваннарның табигатьтә әһәмияте искиткеч зур.
Шул уңайдан, укучыларыбыз катнашында күргәзмә оештырылды. Күргәзмәгә, укучылар үзләренең йорт хайваннарына багышлап ясалган рәсем, плакатларын алып килделәр.
Әйдәгез, әле, бырыбыз да бу акциягә кушылыйк! Йортсыз калган кечкенә дусларыбызга ярдәм итик! Аларны саклыйк, яклыйк! -
Җиңел атлетика 18.04.2022

18 апрель көнне Гимназиябезнең малайлары һәм кызлары Үзәк Стадионның футбол-җиңел атлетика манежында узган, җиңел атлетика йөгерешендә катнаштылар. Алар 200 м, 300 м, 400 м, 500 м кебек дистанцияләр булган эстафетаны йөгереп үттеләр. Афәрин укучылар!
-
Космик хыяллар 12.04.2022

Космонавтика көненә карата өлкән сыйныф укучылары "Космик хыяллар" дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе оештырды.
-
Космонавтика көне 12.04.2022

Башлангыч сыйныф укучылары күргәзмәгә үзләренең кулдан ясалган поделкаларын тәкъдим иттеләр.
-
Форум классных руководителей 10.04.2022

10 нчы апрель көнне Уникс бинасында сыйныф җитәкчеләре өчен форум булып узды. Бу форумда 6б сыйныфы җитәкчесе Абдуллина Лилия Камилевна да катнашып кайтты.
-
Тоталь диктант 2022 09.04.2022

9 апрель көнне гимназиябездә рус теленнән укучылар һәм укытучылар катнашында тоталь диктант булып узды.
-
Сәламәтлек көне. 07.04.2022

7 апрель – Бөтендөнья Сәламәтлекне саклау көне. Сәламәтлек – ул кешегә табигать биргән иң зур байлык. Бу көн сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен билгеләп үтелә.
Шушы исәптән безнең гимназиябездә дә "Сәламәтлек утравына сәяхәт" дип исемләнгән акция булып узды. Иң элек иртәне һәрбер сыйныф физкультминуткадан башлады. Дәресләрдән соң сыйныф сәгатьләрендә сәламәтлек темасына кагылышлы сорауларга җавап бирделәр, мәкальләр, әйтемнәр әйтештеләр, сәламәтлек турында кроссвордлар чиштеләр.
Сәламәт булыйк! Юкка гына әйтмиләр бит "Сәламәт тәндә, сәламәт акыл" дип. -
Туган авылым ресторанында 05.04.2022

4 А сыйныфы каникулларны бушка уздырмады, "Туган авылым" ресторанында өчпочмак пешерергә өйрәнделәр. Соңыннан, рәхәтләнеп үзләре ясаган өчпочмак белән сыйландылар.



-
КидСпейс шәһәрчендә 05.04.2022

2 апрель көнне 4 в хэм 4 б сыйныфы укучылары КидСпейс дип исемләнгән балалар шәһәрчегендә кунакта булып кайттылар. КидСпейс - балалар шәһәрчеге 20 дән артык уен станциясе мәйданчыгын: хастаханә, банк, коткару хезмәте, ферма, автосервис, супермаркет, кондитер, төзелеш һәм башкаларны үз эченә алып тора.
-
Эх, күңелле дә чак! 05.04.2022

4 нче апрель көнне 6б сыйныфы лазертаг уенына барып кайтты. "Укучылар ике командага бүленеп рәхәтләнеп уйнап һәм ял итеп кайттылар. Бу уен бик күнелле һәм истә калырлык булды" ди сыйныф җитәкчеләре Лилия Камилевна.










