Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
| E-Mail: | SKurman.Nur@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
| Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1913 |
| У нас учатся: | 27/Бездә укыйлар 27 |
| У нас учат: | 11/Бездә укыталар 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119
-
Матәм көне 18.11.2013

18.11.13 – иртәсе Татарстанда игълан ителгән матәм көненә багышланган линейка белән башланды. Укучылар иртәнге яңалыклардан әлеге кайгылы хәбәрне ишетеп килгән иделәр. Алар йөзендәге җитдилек, уйчан күзләр балаларның бу вакыйгага битараф булмауларын күрсәтеп тора иде. Кайгы-хәсрәт килгән гаиләләрнең авыр хәсрәтен уртаклашабыз, алдагы гомерләрендә аларга сабырлык, сәламәтлек телибез. Бәла-казалардан имин булырга язсын!
-
Көндәлекләр күргәзмәсе 16.11.2013

Әти-әниләр җыелышка килүгә, укучыларның көндәлекләреннән күргәзмә әзерләнде. Һәр әни, һәр әти үз баласының уңышлары белән генә түгел, ә сыйныфташларның да көндәлек тотышы, өлгереше белән таныша алды.
-
Әти-әниләр җыелышы узды 16.11.2013

16 нчы ноябрь көнне мәктәбебездә “Хокук бозуларны профилактикалау” айлыгы кысаларында мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы узды. Әти-әниләр килүгә, укучыларның көндәлекләреннән күргәзмә әзерләнде. Һәр әни, һәр әти үз баласының уңышлары белән генә түгел, ә сыйныфташларның да көндәлек тотышы, өлгереше белән таныша алды.
Җыелыш барышында Рәхимова Таңсылу Атлас кызының “Хокукларны –белү, ә бурычларны үтәү кирәк” дигән доклады тыңланды, чыгышта хокук һәм бурыч төшенчәсенең гел янәшә йөрүе, бүгенге көндә үз хокукларын даулаучыларның бурычларын үтәүгә салкын каравы анык мисаллар белән күрсәтелде. Бала тәрбияләгәндә гаиләдә әти-әниләргә файдалы киңәшләр әйтелде. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Билданова Гөлнар Исмәгыйль кызы 1 нче чирек нәтиҗәләре белән таныштырды. Укучыларның өлгерешләре һәм тәртибе белән тулырак танышу өчен, җыелышның 3 нче өлешен сыйныф җитәкчеләре уздырды.
-
День народного единства
13.11.2013
Отчёт-информация о проведённых мероприятиях , посвящённых Дню народного единства
-
Егетләр призлы урыннар алдылар 11.11.2013

11.11.13- мәктәптә иң кыска, ләкин күңелле вакыйгаларга бай 2нче чирек башланды. Иртән мәктәпкүләм линейка узды. Каникул чорында уздырылган чараларның нәтиҗәләре укучыларга җиткерелде. Иң күңеллесе- 5.11.13 көнне Нурлат шәһәрендә ДЮСШ беренчелегенә уздырылган Самбо ярышында безнең мәктәп егетләре 9 призлы урынга лаек булган. Егетләребезне бу җиңүләре белән чын күңелдән тәбриклибез, җитәкчеләре Кабиров Әсләм Закирҗан улына әти-әниләр һәм укучылар исеменнән чын күңелдән рәхмәт җиткерәбез! Алга таба тагын да зуррак җиңүләр насыйп булсын безнең көрәшчеләргә!
-
Каникулда башлангыч сыйныф укучылары бик актив булды 09.11.2013

Каникул булуга карамастан, мәктәп коридорларында балаларның шат авазлары тынып тормады. Башлангыч сыйныф укучылары өчен табышмаклар кичәсе, “Тылсымнар илендә” дип аталган пластилин сыннар конкурсы, юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту буенча әңгәмә дәресләр, “Яхшы китап- яхшы дус” кичәләре уздырылды. Аларда каникул чорында авылдан читкә кунакка китмәгән барлык башлангыч сыйныф укучылары катнашты.
-
Каникулда да ГИА га әзерлек бара 08.11.2013

9 нчы сыйныф укучылары каникул дип тормадылар, һәр көнне иртәнге 10 га мәктәпкә җыелдылар. Алар өчен каникулның һәр көнендә ДЙА фәннәре буенча консультацияләр үткәрелде. Укучылар үз алларында нинди зур сынаулар торганны бик яхшы аңлыйлар, без аларга бары тик уңышлар гына телибез.
-
Стена газеталары конкурсы 02.11.2013

5-9 нчы сыйныф укучылары арасында «Алтын көз» темасына стена газеталары конкурсы узды. Конкурс нәтиҗәләре түбәндәгечә:
1 нче урын – “Алтын көз” стена газетасы өчен 8 нче сыйныфка (Укытучы Рәхимова Т.А.)
2 нче урын – “Көзге нигъмәтләр” стена газетасы өчен 9 нчы сыйныфка (Укытучы Гыймалетдинова Н.М.)
3 нче урын – “Көзге төсләр” стена газетасы өчен 5 нче сыйныфка (Укытучы Зарипова Г.М.)
Стена газеталарын бизәүгә һәм аны тематик яктан бербөтен итүгә иҗади якын килгән өчен сыйныф коллективларына, редколлегия членнарына зур рәхмәт. Иҗатка омтылыш Сезне бервакытта да ташламасын!
-
"Көзге бал" кичәсе 01.11.2013

01.11.13 көнне мәктәпнең бәйрәмчә бизәлгән актлар залында 5-9 сыйныфлар өчен Көзге бал кичәсе узды. Сценарий буенча, Мәскәү телевидениесеннән килгән репортер иң яхшы номерлырны җыеп, телеизион тапшыру әзерләргә яки кино төшерергә тиеш. Кичә ахырында кызларның күңелен яуларга өлгергән репортер егет татар мәктәбендә үсеп килүче талантлы укучыларның күплегенә соклану белдерә һәм киләчәктә барлык номерларның да үзәк телевидение аша эфирга чыгасын гарантияли.
Кичәдә һәр сыйныф тамашачыларга бию, җыр, скетч тәкъдим итте. Бәйрәм чарасы көзге уңыштан сыгылып торган өстәл артында сыйлану, уеннар һәм дискотека белән дәвам итте. Укучылар да, укытучылар да бу чараны бик ошатты. Катнашучыларга, чараны әзерләүдә, залны бәйрәмчә бизәүдә өлеш керткән һәркемгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
"Алтын көз-уңыш бәйрәме" рәсем конкурсы 01.11.2013

Күңелләрендә иҗат рухы дөрләүчеләр моңсу көздә дә күңел күтәренкелеге кичерә. Мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучылары арасында “Алтын көз-Уңыш бәйрәме” темасына багышланган рәсем конкурсына йомгак ясалды. Урыннар билгеләгәндә, балаларның мөстәкыйльлеге, теманы ни дәрәҗәдә ачуы, төсләрнең уңышлы сайлануы исәпкә алынды.
Рәсем конкурсы җиңүчеләре грамотасы белән 1нче сыйныф коллективы бүләкләнде. (Укытучы Ганиева Гүзәл Фәнил кызы)
II урынга 1 нче сыйныфлар лаек дип табылды. (Укытучы Хәсәншина Розалия Нәҗип кызы)
III урынны 4нче сыйныф коллективы яулады. (Укытучы Ганиева Иркәнур Исламнур кызы)
Конкурста катнашучыларга һәм аларны әзерләүче укытучыларга мәктәп администрациясе исеменнән рәхмәт белдерәбез һәм иҗади уңышлар телибез.







