Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
| Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
| E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
| Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 794 учащихся |
| У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
Татар теленнән олимпиаданың муниципаль этабы 13.12.2023

Бүген гимназиядә шәhәрнең татар мәктәпләрендә белем алучы укучылар өчен татар теленнән олимпиаданың муниципаль этабы узды. Олимпиадада катнашучыларны гимназиянең җырчы кызлары Шәйморатова Гүзәл белән Ишалина Адилә сәламләделәр. Информацион - методик үзәк белгече Хисаметдинова Рәшидә Фидаил кызы, укучыларга уңышлар теләп: «Туган телебезне яратып өйрәнүче укучылар барында безнең киләчәк өметле»,- диде.
Фото1 Фото2 Фото3
-
Заман» яшьләр үзәгендә 12.12.2023

Бүген «Заман» яшьләр үзәгендә гимназиянең 7-8 сыйныф укучыларыннан торган 6 команда татар әдипләре М.Җәлил, Х.Туфан, Г.Тукай иҗатлары буенча белемнәрен сынадылар. Укучылар өчен сораулар, шагыйрьләрнең шигырьләреннән өзекләр, шигырьләрне анализлау өчен биремнәр әзерләнгән иде. Шунысы үзенчәлекле булды: укучыларга мәгьлүматлар рус телендә әзерләнгән иде. Әлеге чарада 8в сыйныф укучыларыннан торган «Энҗелэр» командасы-1 урын, 7б сыйныф укучыларыннан торган «Тургайлар» командасы-2 урын, 8б сыйныф укучыларыннан торган «Активистлар» командасы 3 урынга лаек дип табылды. Җаваплары белән аерылып торган Әхмәтҗанова Камиләгә, Җиhаншин Адельгә, Мөбәрәков Илданга жюринын махсус бүләкләре тапшырылды. Бик матур hәм эчтәлекле чара файдалы да, күңелле дә узды.
Фото1 Фото2 Фото3
-
Гимназиянең «Тылсым» театр студиясе 11.12.2023

Гимназиянең «Тылсым» театр студиясе « Сәйяр» балалар hәм яшүсмерләр нең республика театр фестивалендә катнашып беренче урын алдылар! Афәрин, тылсымчылар !
фото1 фото2 фото3
-
Неделя психологии 23.11.2023

В рамках Всероссийской "Недели психологии" в начальных классах прошли интерактивные мероприятия, которые способствуют установлению и поддержанию благоприятного психологического климата, а также повышению психологической компетентности участников образовательных отношений.
Фото1 Фото2 Фото3
-
“Мәрхәмәтлелек ярминкәсе” 23.11.2023

Бүген 22 ноябрь көнне гимназиябездә Укучылар советы белән берлектә “Мәрхәмәтлелек ярминкә”се булып узды. Анда төрледән-төрле кул эшләнмәләре сатуга куелды. Аларның бисердән үрелгәннәре дә, бәйләнгәннәре дә, чиккән-тегелгәннәре дә бар иде. Гимназиябез укучыларының, аларны үстерүче, тәрбия кылучы әти-әниләрнең осталыкларына, уңганлыкларына әлеге ярминкәдә тагын бер кат инанасың. Әлеге хәйрия чарасы оешкан төстә узды. Оештыручыларга, катнашучыларга бик зур рәхмәт!
Фотогалерея
-
"Татар кызы-2023" 22.11.2023

"Татар кызы-2023" Шәһәребездә эшләп килүче 1 нче санлы балалар һәм Яшьләр Иҗат йортында "Татар кызы-2023" бәйгесенең сайлап алу туры булып узды. Анда барлыгы 30 мәктәп катнашты. Шуларның 9ы финалга чыкты. Алар арасында гимназиябез данын яклаучы 4а сыйныфы укучысы Шәйморатова Гүзәл (сыйныф җиҗәкчесе Халитова Гөлшат Әхмәтнәҗиповна) дә бар. Афәрин, Гүзәл! 30нчы ноябрьдә узачак әлеге бәйгедә дә сынатмассың дип ышанып калабыз. Зур уңышлар насыйп булсын!.
Фото1 Фото2 Фото3
-
«Ак каурый» 21.11.2023

«Нур» яшьләр үзәгендә узган «Ак каурый» шәhәркүләм бәйгесендә «Мизаж» вокаль ансамле беренче урын алды. Аптырамагыз, әлеге ансамбльгә йөрүче кызлар үзләре җыр текстлары иҗат итәләр. Аларның репертуарларындагы үзләре иҗат иткән ике җырлары төрле бәйгеләрдә җиңүләр китерде. Шәп бит! Җитәкчеләре Вәлиев Марат Минсабировичның креативлыгы , тырышлыгы, профессиональлеге үрнәгендә яшь музыкантлар күзгә күренеп үсәләр, матур чыгышлары белән тамашачыларны сөендерәләр. Алга таба да уңышлар телибез!
Фото1 Фото2
-
Неделя психологии 21.11.2023

В рамках Всероссийской "Недели психологии" в старших классах прошли интерактивные мероприятия, которые способствуют созданию условий для формирования и поддержания устойчивых дружеских отношений на основе принятия и взаимоуважения.
Фото1 Фото2
-
Очрашу 20.11.2023

Сулыкларда куркынычсызлык айлыгы» кысаларында гимназия укучыларына лекция уку өчен МЧС хезмәткәре Мостафин Зиннур Хәзинур улы килде. Ул үзенең чыгышында укучыларга тиешенчә катмаган боз өстенә керүнең тормыш өчен никадәр куркыныч булуын аңлатты, көтелмәгән бәхетсезлек килеп чыккан очракта зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтү юлларын өйрәтте. «Көзге боз ястык калынлыгы булса да ышанма!» дигән татар халык мәкалендә хаклык бар. Көтмәгәндә яуган кар сулыкларны каплады, шуңа күрә саклык кагыйдәләрен үтәргә кирәк.
Фото1 Фото2
-
"Татар кызы-2023" 19.11.2023

Һәр елны, ноябрь аенда "Татар кызы" муниципаль бәйгенең мәктәп этабы уздырыла. Анда һәр сыйныфтан иң сәләтле укучылар катнаша. Әлеге бәйгедә быел да гимназиябезнең 1-4 нче сыйныф кызларыннан сайлап алынган 13 кыз чыгыш ясады. Кызларның, шигырләрне сәнгатьле итеп сөйләүләрен, моңлы итеп җырлауларын яшь тамашачылар да, жюри да бик җылы кабул итте. Конкурсантларның чыгышларын мәртәбәле кунаклар: шәһәребезнең күренекле җырчысы Сәрия Нәбиуллина, танылган журналист Резеда Ганиева, шулай ук педагог-оештыручы-Гөлсинә Билалова, гимназия Укучылар Советының культмасса секторы җитәкчесе Альбина Исламова бәяләде. Конкурсны - нәфис сүз остасы, 9В сыйныфы укучысы Ганиева Таңсылу алып барды. Балл исәпләгән арада Ишалинә Әдилә үзенең моңлы җырын тәкъдим итте. Бәйге тәмам. "Татар кызы-2023" мәктәпкүләм җиңүчеләре итеп 4а сыйныфы укучысы Шәйморатова Гүзәл һәм 4в сыйныфы укучысы Солтанова Сәфинә танылды. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр бирелде, дипломнар тапшырылды. Барлык катнашучыларга, аларны әзерләгән тырыш, зирәк класс җитәкчеләренә, әти-әниләренә бик зур рәхмәт.
Фотогалерея














