Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
| Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
| E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
| Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 816 учащихся |
| У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
Ватанның мәгърур уллары 27.02.2024

үген шәһәребезнең Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82 нче кадетлар мәктәбендә юнармиялеләр арасында "Ватанның мәгърур уллары" дип аталган хәрбиләрчә атлап җыр башкару буенча шәһәркүләм финал ярышы булып узды. Анда гимназиябезнең 6А сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчесе Старовайтова Светлана Владимировна, юнармия җитәкчесе Мугинов Фаик Фоатович) 2 нче урынга лаек булдылар. Тырышкан таш ярыр, дигәннәр борынгылар. Булдыра торган егет -кызларга карап, кем генә сокланмый икән! Афәрин, без сезнең белән горурланабыз!
Фотогалерея
-
Очрашу 26.02.2024

Бүген гимназиянең 4а сыйныф укучылары язучы Марс Ягудин белән очраштылар. «Әлеге очрашу укучылар күңелендә, матур истәлек булып, озак еллар сакланачак, чөнки Марс Ягудин балаларны бик яратып аралышты»,- диде сыйныф житәкчеләре Флузә Габдулла кызы Фәйзуллина.
Фото1 Фото2
-
Очрашу 26.02.2024

Уку елы әйләнәсендә өлкән сыйныф укучылары белән һөнәри белем бирү йортлары хезмәткәрләре бәйләнештә торалар. Уку йортларының максаты - укучыларны үзләренә укырга чакыру, видеороликлар аша укучыларны үзләренең уку шартлары белән таныштыру. Бүген дә КамТЕКтан килгән хезмәткәр Чернова Ангелина Анатольевна гимназия укучыларына үзләренең уку йорты турында сөйләде, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. "100 һөнәр, шуның 1 сен сайла" дигән әйтемгә нигезләнеп , гимназистларның күңелләренә хуш килгән һөнәрне сайлыйсы гына кала.
Фото1 Фото2
-
Милли көрәш 22.02.2024

Милли көрәш буенча Татарстан беренчелегендә гимназиянең 9 сыйныф укучысы Давлетбаев Салават l урынны яулады hәм Россия беренчелегенә юллама алды. Легендар тренер Илгиз Вәгыйз улы Шәмсевәлиев тәрбияләгән спортчылар үр артыннан үр яулыйлар! Афәрин!
Фото
-
Ватанны саклаучылар көне 22.02.2024

Гимназия укытучылар коллективы , профком җитәкчесе Суфия Васил кызы Валеева, өстәмә белем бирү педагогы Марат Минсабир улы Валиев җитәкчелегендәге «Мизаж» hәм «Күңел» вокаль ансамбльләре Ватанны саклаучылар көне уңаеннан котлау концерты оештырдылар. Бик күңелле булды!
Фото
-
«Чаллы энҗеләре» 22.02.2024

Гимназиянең «Чаллы энҗеләре» командасы Халыкара Туган телләр көненә багышланган «Татар теле- туган телем» шәhәркүләм бәйгесенең финал этабында җиңделәр. Әлеге чара «Заман» Яшьләр үзәгендә узды. Укучылар өчен интеллектуаль бәйгене Алмаз Әсхәт улы Җамалиев оештырды. Финалга чыккан командаларга татар халык җырларын танырга, татар халык ашлары, киемнәре, савыт-сабалары буенча белемнәрен күрсәтергә, татар халык уеннарын уйнап күрсәтергә, театр өзекләрен карап, кызыклы сорауларга җавап табарга, бер татар халык бәйрәмен презентацияләргә кирәк иде. Абдуллина Инзилә, Валеева Наилә, Хаматшина Альзанадан торган команда җитәкчеләре Энҗе Әзhәм кызы Нурисламованың ышанычын акладылар, гимназия данын якладылар, афәрин, кызлар!
-
Ватанны яклаучылар көненэ 22.02.2024

Ватанны яклаучылар көне якынлаша. Шул унайдан Яр Чаллы шәhәренең Орловка бистәсендә урнашкан яу кырыннан кайтмый калган сугышчылар истәлегенә салынган hәйкәлгә чәчәкләр салу тантанасында гимназиянең 8в сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Гөлшат Рәзиф кызы Ризванова белән бергә катнаштылар.
Яшүсмерләр арасында тәртип бозу очракларын кисәту максатында уздырыла торган шәhәркүләм бәйгенең « Хәрби сафта йөрү» этабы ярышында гимназия укучылары икенче урын алдылар, җитәкчеләре Суфия Васил кызы Валеева. Афәрин!
-
Милли тәрбия бирү
21.02.2024
Татар халкы - үзенең кунакчыллыгы, тырышлыгы, тәмле аш -сулары белән данлыклы халык. Гимназиянең 2в сыйныф җитәкчесе Эльмира Инсаф кызы Харисова үз укучыларына милли тәрбия бирүнең төрле юлларын белә, тәҗрибәсендә куллана. Проект эше нәтиҗәсе буларак, әлеге сыйныфның үз рецептлары тупланган жыентыклары булдырылган! Иҗади, тынгы белмәс укытучы хезмәте генә шулай матур, файдалы була, афәрин! Туган телләр көне уңаеннан бер дигән эш башкарылган.
Видео
-
"Татар малае-2024" 20.02.2024

Бүген гимназиядә 1-4, 5-8 сыйныфлар арасында "Татар малае-2024" бәйгесе булып узды. Анда 16 укучы катнашты. Башлангыч сыйныфлвр арасында 1 нче урынга 2А сыйныфы укучысы Гыйлманов Сәит (сыйныф җитәкчесе Закирова Сания Маликовна), урта звенодан 6А сыйныфы укучысы Хәбриев Айбулат (сыйныф җитәкчесе Старовайтова Светлана Владимировна) лаек дип табылды. Алар февраль ахырында шәһәркүләм "Татар малае-2024" бәйгесендә гимназия данын яклап чыгыш ясаячаклар. Уңышлар юлдаш булсын, дигән теләктә калабыз. Укучыларны бәйгегә әзерләгәннәре өчен әти - әниләргә, сыйныф җитәкчеләренә бик зур рәхмәт!
Фотогалерея
-
Шахмат ярышы 20.02.2024

19нчы февраль көнне күп еллар буена гимназиябездә хезмәт иткән шахмат остазы Әлфирә Касыйм кызы Мостафина истәлегенә багышланган шахмат ярышлары уздырылды. Турирларның берсенә гимназия укучылары һәм аларның энеләре һәм сеңелләре катнашса, икенчесенә ата-аналар, әби-бабайлар һәм олы яшьтәге абыйлар һәм апалар, барысы 58 кеше катнашты.
Нәтиҗәдә ир-атлар арасында беренче урынны - Вәгыйзов Айзат, икенче урынны Мостафин Руслан, өченче урынны - Мостафин Марсель яуладылар. Хатын-кызлар арасында Талипова Гөлназ - беренче урында, Гарифҗанова Наилә апа - икенче, Сабирҗанова Лилия - өченче урында.
Укучыларыбызга килгәндә, урта һәм өлкән сыйныф укучылары арасында беренче урынны Хөснуллин Тимерхан (5А), икенче урынны Хәмитов Самир (6А), өченче урынны Билалов Сәид (8А) яуладылар. Кызлар арасында беренче урында - 6В сыйныф укучысы Әхмәдишина Илдинә.
2-4нче сыйныфлар категориясендә 1нче урынны Хәсәнов Марсель (3Б), 2нче урынны Вәлиев Равил (2А), 3нче урынны Бәйрәмов Динар (2Б) яуладылар. Бу категориядә кызлар арасында Ганиева Марьям (3В) беренче, Мостафина Элиза (4Б) - икенче, Шәехова Мәрьям (1А) - өченче урында.
Иң кечкенә призёрларыбызга килгәндә (1нче сыйныф укучылары һәм аларның энеләре һәм сеңелләре) , биредә Сабирҗанов Ислам - 1нче, Мостафин Марк - 2нче, Әхмәдуллин Сәет (1В) - 3нче урында. Бу категориядә кызлар арасында 1нче урынны Минеханова Әминә (1Б), 2нче урынны - Вәлиева Рәзилә (1В), 3нче урынны - Зарипова Айнель (1Б) яуладылар.
Гаилә командалары арасында беренче урында Әхмәдишиннар гаиләсе (Илдинә һәм әтисе Тәлгать) , икенче урында - Ризвановлар гаиләсе (Ранэль(3Б) һәм абыйсы Рүзәл), өченче урынны ике команда бүлеште - Мостафиннар гаиләсе (Элиза һәм әтисе Марсель) һәм Ганиевлар гаиләсе (Мәрьям һәм әтисе Марат). Җиңүче укучыларгә дипломнар, бүләкләр тапшырылды. Ярышны югары дәрәҗәдә оештырган "Этюд"шахмат мәктәбе тренеры Хөснуллин Рамил Таһирҗан улына гимназия администрациясе тарафыннан зур рәхмәт!
Фотогалерея














