Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
| Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
| E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
| Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 816 учащихся |
| У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
«Кайда үлем белән сәүдә итәләр, хәбәр ит!» декадасы 29.03.2024

«Кайда үлем белән сәүдә итәләр, хәбәр ит!» декадасы кысаларында гимназия укучылары табиб Илнар Сагиров белән бергәләп наркотиклар зыяны хакында фильм карап, соңыннан әңгәмә уздырдылар. Зыянлы гадәтләрнең ( исерткеч эчемлекләр, тәмәке, психотроплар куллануның) барлыкка килү сәбәпләре, организмга зыяны, наркотиклар тарату өчен җаваплылыкка тартылу очраклары турында мәгьлүматны укучылар игътибар белән тыңладылар. Бер уңайдан укучыларга каникул көннәрендә тормыш иминлеге кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеге дә искәртелде.
Фото1 Фото2
-
«Ачыш» фестивале 25.03.2024

Бүген шәhәребезнең 1 санлы балалар hәм яшьләр иҗат йортында мәктәп театрларының «Ачыш» фестивале узды. Гимназиянең «Тылсым» театр студиясе өч тамаша әзерләделәр:
1.В.Катаевның «Тылсымлы чәчәк» әсәре буенча;
2.Т.Миңнуллинның «Саташу»
3. "Сугыш" темасына хәрби- патриотик композиция. Үз эшләренә гашыйк , тынгы белмәс Энҗе Шиhапова белән Чулпан Әскарова яшь тылсымчыларны театр дөньясында иҗат итәргә, сәхнә серләренә төшенергә өйрәтеп кенә калмыйлар, ә туган телгә, әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбиялиләр. Әлеге театр студиясендә шөгыльләнүче балаларның ата- аналары «Мондый остазларыбыз булганга, без язмышка бик рәхмәтле!»- диләр.
Фото1 Фото2
-
«Илhам» яшь әдипләр бәйгесене 23.03.2024

Бүген «Илhам» яшь әдипләр бәйгесенең зона этабы шәhәребезнең 52 санлы мәктәбендә узды. Әлеге бәйгедә гимназиянең өч укучысы -Айзат Гайнетдинов, Адель Жиhаншин, Әмир Хәбибуллин катнашты. Алар әдәбиятның проза, поэзия, драматургия төрләренә караган әсәрләр иҗат иткәннәр. Афәрин, димәк, кулына каләм алган егетләрнең замандашларына җиткерер фикерләре бар! Шәп бит!
Фото
-
Саклык кагыйдәләре 21.03.2024

Быел яз шаулап килә. Явым- төшем мулдан булган кыштан сон өелеп торган кар өемнәре көннән-көн кечерәя, кояш нурларында кызынган кебек каралана бара. Кояш, мут елмаеп, безне урамга чакыра. Көтеп алган каникуллар да җитте. Менә шушы вакытта сулыкларда , боз катламы астында тормыш уяна да инде. «Язгы боз ястык хәтле булса да, ышанма»,- дип, халык юкка гына әйтмәгән. Укучыларның тормыш иминлеген кайгыртып, язгы кар эрү вакытында саклык кагыйдәләрен искәртү максатыннан, декада игълан ителде . Бүген гимназия укучылары МЧС хезмәткәре Мостафин Зиннур Хазинурович белән очраштылар. Үз эшенә тугры хезмәткәр ике сәгать дәвамында гимназия укучылары алдында чыгыш ясады. «Әйткән белән әйтмәгән бер булмас»,- дигәндәй, без гимназия укучыларын суга бату кебек бәхетсезлектән кисәттек. Укучылар аңлылык күрсәтеп, үз тормышларын куркыныч астына куймаслар, сулыклар янында саклык кагыйдәләрен сакларлар дигән теләктә калабыз.
Фото1 Фото2
-
"ШТК клубы" 21.03.2024

Бүген 54 нче гимназиядә "ШТК клубы"ның өченче ярымфинал уены булып узды. Анда 5 команда катнашты. Гимназиябезнең 7Б сыйныф укучылары - Шәйхетдинов Рәсим(капитан), Хафизов Альмир, Ахкиямов Тимур, Нуретдинов Раил, 8А сыйныф укучысы Хәкимуллина Кадрия, 8Б сыйныф укучысы Хәйретдинова Самиралар күп көч куеп җиңү яуладылар, I нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр һәм 16 нчы апрельдә узачак финал ярышында катнашу хокукына ия булдылар. Афәрин, укучылар. Финал уенында да сынатмассыз дигән теләктә калабыз.
Фото1 Фото2 Фото3
-
«Минем файдалы иртәнге ашым» 19.03.2024

Гимназиянең 6 нчы сыйныф укучысы Ермаков Тимур «Минем файдалы иртәнге ашым» республикакүләм фотоконкурсында « Тамашачылар симпатиясе» номинациясендә җиңүче дип табылды. Тимурны Чаллы шәhәре Роспотребнадзор идарәсе баш белгече Ордина Татьяна Васильевна котлады. Җиңүче хөрмәтенә гимназия сандугачы Адилә Ишалина җыр башкарды. Сыйныфташлары, укытучысы Светлана Старовайтова Тимурның шатлыгын ихлас уртаклаштылар.
Фото
-
«823нче километр» 18.03.2024

Мөгаллимнәр һәм укучылар Әмирхан Еникинең «Матурлык», «Бер генә сәгатькә», «Кем җырлады?» хикәяләре мотивлары нигезендә төшерелгән «823нче километр» кинофильмын (cценарий авторы Валерия Байкеева, режиссерлары Ирек Хафизов, Әмир Галиәскәров) карадылар. Бик эчтәлекле, зәвыклы, заманча, мәгьнәле нәфис фильм безгә бик ошады.
-
«Хәл бу ки…Муса Җәлил» 15.03.2024

Бүген гимназиянең 8 нче сыйныф укучылары Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар драма театрында булдылар. Алар Айгөл Әхмәтгалиева сценарийсы буенча куелган «Хәл бу ки…Муса Җәлил» спектаклен карадылар. Татар халкының бөек шагыйре, батыр улы Муса Җәлил образы тормышындагы бөтен сикәлтәләре, кайгы- шатлыклары, ярсу тойгылары белән шундый итеп ачылган, артистлар уйнавы шул дәрәҗәдә табигый югарылыкта, тамашачы хәйран калып йотлыгып карар дәрәҗәдә. Укучылар өчен театр бинасында «Президент марштруты» буенча экскурсия уздырылды. Бүген караган спектакль укучылар күңелен патриотик яктан да рухи кыйммәтләр белән баетты. Төп рольне уйнаучы Илфат Әскаровның шагыйрь шигырьләрен җанга үтеп керерлек уку осталыгына, мәгьрур татар шагыйре образын тудыруына сокланмый мөмкин түгел! Бу спектакльне hәркемгә барып карарга кирәк. Тамашачы белән артистларны аерып торган «тимер рәшәткә» , артистларның уен коралларында уйнаулары, богауларны сүтүче Ана образы, сатлыкҗаннарга карата нәфрәт хисе- болар әлеге спектакльнең тәэсир итү көчен тәшкил итүче , тамашачыга психологик йогынты ясаучы чаралар. «Спектакль безгә бик ошады»,- диде укучылар. «Эчендә җаны булган кешегә ошарга тиеш спектакль»,- дип өстәде укучыларның сыйныф җитәкчесе Сәвия Өлфәт кызы Шайхаттарова.
Фото1 Фото2
-
Без театр яратабыз.
14.03.2024
Шәhәргә гастрольләр белән К. Тинчурин театры килә дигәч, репертуарларында Г.Исхакыйнын «Җан Баевич» спектакле булуын белгәч, Пушкин картасы белән 8б, 8в сыйныф укучылары бердәм рәвештә билетлар алдылар. Монда , әлбәттә, әлеге сыйныфта татар әдәбияты укытучыларының, сыйныф җитәкчеләренең роле зур. «Ай, былбылым» спектакленә 10 сыйныф укучылары барды. Мәдәният дөньясы, халыкның сүз сәнгатен җиткерүче театр эшчәнлеге, үз тамырларыңны барлау мөмкинлекләреннән файдалана белү укучының үзүсеше өчен кирәкле шартларның берсе. Шунысы әhәмиятле: укучылар, мөгаллимнәрнең асыл максатларын аңлап, әлеге чараларны ошатып кабул итәләр.
Фотогалерея
-
«Бер булганнан бар да була!» 07.03.2024

Гимназия укучылары замана белән бергә атлыйлар. Үзе белем алган гимназияне яңа үрләргә күтәрүче Вәлиев Марат Минсабир улы - иң хөрмәтле остаз. Бер карасаң, нәни курайчыларны тезеп уйната, икенче карасаң, югары класс укучылары белән музыка коралларында уйный, өченче караганда, укытучыларга видеосюжет ясый. Бәяләп бетермәслек мәрхәмәтлелек, компетентлылык, тәрбиялелек бөркелеп торган Марат Минсабир улын хезмәттәшләре дә, укучылар да, ата-аналар да хөрмәт итә. Әле уку елы башында гына оешкан яңа төркем инде уңышлы чыгыш ясаган! Ничек моңа сокланмыйсын! «Бер булганнан бар да була!»- ди халык. Гимназия үзе тәрбияләгән укучысы, бүгенге көндә зыялы укытучысы белән чиксез горурлана.
Фото1 фото2














