Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Старые Карамалы, ул.Молодежная, д.28а |
| Телефон: | 88555635409, 89393948876 |
| E-Mail: | DStkar.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Гуссамова Дамира Дамировна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 14 детей |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89
-
Кечкенәләргә - бүләк 30.11.2016

Мәктәпкә әзерлек төркеме уртанчылар төркеме балаларына "Колобок" курчак театрын рус телендә уйнап күрсәтте.Кечкенә дуслары әкиятне тын да алмый карап утырдылар.Соңыннан әкиятнең эчтәлеге буенча әңгәмә узды.
-
Әниләргә - әкият 28.11.2016

Бүген уртанчылар төркеме әниләрне "Шалкан" әкияте күрсәтеп сөендерделәр. Балалар рольләрне бик оста башкардылар.Әниләр алдында чыгыш ясау өчен тәрбиячеләр Фатхутдинова Г.М. , Шайхайдарова Г.Д. һәм балалар зур җаваплылык тоеп әзерләнгәннәр.Костюмнарны әзерләргә әниләр дә булышты. Балаларның чыгышы әниләргә бик матур бүләк булды.
-
Әниләргә бүләк 26.11.2016

Мәктәпкә әзерлек төркеме әниләр көненә зур тырышлык белән әзерләнде: үз куллары белән бүләкләр ясадылар, эниләргә багышланган шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнделәр. Тәрбияче апалары белән әниләр турында әңгәмә уздырдылар.
-
Кечкенәләр төркемендә әниләр көне 25.11.2016

Бүген кечкенәләр төркеме балалары әниләрен котладылар.Балаларның "Әнием, бәйрәм белән котлыйм" дип кочаклап алулары әниләргә иң зур бүләк булгандыр, могаен...
-
Әти-әниләр җыелышы 23.11.2016

Мәктәпкә әзерлек төркемендә әти-әниләр җыелышы узды. Тәрбиячеләр Хаматшина Р.В., Гарипова А.А. балаларны мәктәпкә әзерләү буенча чыгыш ясадылар.Әти-әниләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.Медсестра Калимуллина Д.М. саф һаваның әһәмияте, балаларны чыныктыру турында сөйләде.Әти-әниләр белән кар сыннары ясау турында планнаштырылды.
-
Әти-әниләр җыелышы 22.11.2016

Уртанчылар төркемендә әти-әниләр җыелышы булды.Тәрбиячеләр Фәтхетдинова Г.М., Шайхайдарова Г.Д. 3-4 яшьлек балаларның психологик үзенчәлекләре, компьютер һәм бала дигән темага чыгыш ясадылар.Әти-әниләр белән анкета уздырылды.Булачак конкурсларның шартлары белән таныштылар. Балалар "Теремкәй" әкиятен сәхнәләштерделәр.
-
Әти-әниләр җыелышы 21.11.2016

Бүген кечкенәләр төркеменең әти-әниләр белән эш планы нигезендә төркем җыелышы узды.Тәрбиячеләр Тимеркаева Г.Т., Шайхайдарова Г.Д. 2-3 яшьлек балаларның психологик үзенчәлекләре, кул чуклары моторикасын үстерүнең әһәмияте турында чыгыш ясадылар. Медсестра Калимуллина Д.М. балаларның физик үсеше, культура-гигиена кагыйдәләрен формалаштыру буенча әңгәмә уздырды.Әти-әниләр белән уздырылачак конкурслар турында мәгълумат бирелде.
-
Әкияттә кунакта 10.11.2016

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары кечкенә дусларына бәйрәм ясадылар. Алар "Шалкан" әкиятен сәхнәләштерделәр. Балалар рольләрне бик оста башкардылар. Кечкенә артистларның чыгышы балаларга бик ошады.
-
Көзне озату бәйрәме 04.11.2016

Буген бакчада "Көзне озату" бәйрәме узды.Балалар көз турында җырлы-биюле уеннар уйнадылар, шигыръләр сөйләделәр.Бәйрәмгә көз кызы Сөмбелә тәмле күчтәнәчләр белән килгән иде.
-
Ачык ишекләр көне 02.11.2016

Бүген "Ачык ишекләр көне" кысаларында бакчада кунакта башлангыч класслар укытучылары булды. Алар ремонттан соң яңарган бакча буйлап экскурсия ясадылар, уртанчылар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә бердәм белем бирү эшчәнлеген карадылар. Соңыннан укытучылар, тәрбиячеләр белән берлектә киңәшмә узды.










